Бүген, 5 октябрьдә, Санкт-Петербург татар милли-мәдәни автономиясе Татар мәдәни үзәге каршында эшләүче Санкт-Петербург КФУ Каюм Насыйри институты мәгариф һәм мәдәният үзәгендә (Чайковский ур., 24, 6 кат) татар теле курсларының яңа уку елы башланды. Беренче дәрескә 40ка якын кеше килде, укучылар арасында яшьләр бик күп иде.
Курслар укытучысы – татар теле методисты, Санкт-Петербург «Ак калфак – Нева» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Фирая Рәшитова бүген татар телен өйрәнергә килгән иске һәм яңа укучыларны шатланып каршы алды. Яңа уку елының беренче дәресендә үк аншлаг булды: курсларга килүчеләр саны шулкадәр күп булып чыкты – алар барысы да Татар мәдәни үзәге камин залындагы озын өстәл артына да сыймады; өстәмә өстәлләр куярга туры килде.

Дәрес Фирая Илгизәр кызының сәламләү сүзләре белән башланды, ул Каюм Насыйри үзәгендә татар теле курсларының Казан (Идел буе) федераль университеты җитәкчелегендә уздырылуын билгеләп үтте һәм укытуда кулланылган төп дәреслекләр – К. С. Фәтхуллова, Ә. Ш. Йосыпова, Э. Н. Денмөхәммәтованың «Татарча сөйләшәбез, укыйбыз язабыз. Башлангыч дәрәҗә» китабы һәм М. Ю. Кузнецовның «Татарский язык с нуля: самоучитель для начинающих» китабы турында сөйләде. Максим Юрьевич, Казан фәнни үзәге күпфакторлы гуманитар анализ һәм когнитив филология лабораториясе фәнни хезмәткәре, үзе дә кереш дәрестә катнашты; 2024 елда ул үзе Фирая Илгизәр кызы белән бергә аның чакыруы буенча әлеге курсларда укыткан, ә хәзер чираттагы үзөйрәткечне – эрзя теленнән үзөйрәткечне язуга игътибарын юнәлдерде.
Беренче дәрескә 40ка якын кеше килде, укучылар арасында яшьләр бик күп иде.
Максим Кузнецов җыелганнарга үзенең 2025 елда чыккан яңа “Эпӗ чӑвашла калаҫатӑп. Чувашский язык с нуля: самоучитель для начинающих” дигән китабын күрсәтте, аннары курс укучыларына экспромт рәвештә татар теленең ике төп үзенчәлеге – агглютинативлык һәм сингармонизм турында сөйләде. Агглютинативлык татар телендә аффиксларның бер-берсенә тезелүендә тора, бу үзенчәлекне Максим Юрьевич түбәндәге мисалда күрсәтте:
бала
балалар
балаларыбыз
балаларыбызда
Аффиксларны кушу шуның белән тәмамлана кебек тоела, ләкин чынбарлыкта аны тагын да алга таба дәвам итәргә мөмкин:
балаларыбыздагы
балаларыбыздагылар
балаларыбыздагылардан
Сингармонизм исә аффикслар сузыкларының тамыр сузыкларына рәте буенча (арткы яки алгы рәт буенча) яраклашуында тора. Әйтик, балаларыбызда формасында арткы рәт сузыклары кулланылса, әниләребездә формасында шундый ук мәгънәле аффиксларда алгы рәт сузыклары кулланыла.


Курсларда шулай ук аларның һәрвакыттагы катнашучылары, укытучыга оештыру мәсьәләләрендә даими рәвештә ярдәм итеп торучы Артём Кураев һәм Алла Панова чыгыш ясадылар. Артём Михайлович узган уку еллары дәвамында берничә уку таблицасын ясап туплаганын, аларны тыңлаучылар белән уртаклашырга әзер булуын белдерде, шулай ук Максим Кузнецов дәреслегенең мөһим өстенлеген – анда татар телен яхшы сыйфатлы үзләштерү аннан башка алга бармыйча торган татар фигыленең нигезен аның инфинитивы буенча табу алгоритмы булуын билгеләп үтте. Ул шулай ук Максим Кузнецов дәреслеге нигезендә элеккеге Каюм Насыйри үзәге курслары тыңлаучысы, хәзер исә татар җәмгыяте активисты Ася-Августа Никифорованың һәркем өчен ачык электрон карточкалар сериясен булдырганы турында сөйләде.

Татар телен өйрәнергә килгән кешеләрнең, бигрәк тә яшьләрнең күп булганы сөендерә. Димәк, кешеләр үз тамырлары белән кызыксына башлыйлар, туган мәдәниятенә чумарга телиләр, аның төп өлеше нәкъ татар теленең булып торуын аңлыйлар.


Татар теле курслары тыңлаучысы Людмила Яһүдина порталыбыз белән үз фикерләре, тәэсирләре уртаклашты. “Мин артистка, җыр башкаручы. Яңа программамны Рөстәм Яхин романсларыннан ясарга ниятлим, әмма моның өчен миңа татар телен белергә кирәк, миңа дөрес әйтелеш куясы иде. Татарча минем әбием һәм әтием сөйләшәләр иде, балачакта мин телне үзем дә аңлый идем. Хәзер онытылганымны искә төшереп, яңадан татарча сөйләшә башлыйсым килә”.

Татар теле курсларының уку елы 2026 елның май аена кадәр дәвам ителәчәк. Курсларга кушылырга теләүчеләргә +7-911-255-52-26 телефоны буенча Фирая Илгизәр кызы Рәшитовага мөрәҗәгать итәргә кирәк. Курслар бушлай. Фирая Илгизәр кызы шулай ук гарәп теле дәресләрен дә үткәрә.
Текст: Максим Кузнецов,
КазФҮ фәнни хезмәткәре.






614

