Бүген, 1 октябрьдә, мәшһүр галим, тарихчы һәм этнолог Лев Гумилёвның (1912 – 1992) туган көне. Гадәт буенча бу көнне Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасының даими вәкиллеге хезмәткәрләре һәм Лев Гумилёв танышлары галимне хөрмәтләп искә алдылар.

Шамил Шәяхмәтов чәчәк куя

Этногенез пассионар теориясен булдыручы Лев Гумилёв Петербург татар җәмгыятенең зур дусты иде, татарлар аны бик хөрмәтлиләр. Татарстан Республикасының элеккеге даими вәкиле Шамил Әхмәтшин Гумилёв турында зур китап бастырган, Санкт-Петербург дәүләт университетында һәм Гумилёв яшәгән йорт диварында Татарстан Республикасы хакимияте тарафыннан бүләк ителгән галимгә багышланган мемориаль такталар эленеп тора. Һәр ел шәһәребезнең татар җәмгыяте вәкилләре Александр Невский лаврасындагы галим һәм аның хатынының кабере өстенә чәчәк куялар, шулай быел да булды.

Лев Гумилёвның лекцияләренә рәхәтләнеп йөргән Ольга Новикова

Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасының даими вәкиле Шамил Шәяхмәтов, вәкиллектә күп еллар буе эшләгән аның урынбасары Дамир Сабиров, вәкиллек консультанты Таһир Вәлиуллин, “Питер.Татар” порталы журналисты Максим Кузнецов һәм Лев Гумилёв укучылары: техник фәннәр кандидаты, Эрмитаж экспертиза бүлеге физик-химик тикшеренүләр лабораториясе олы фәнни хезмәткәре Ольга Новикова һәм география фәннәре кандидаты Сергей Хрущёв мәшһүр галимне хөрмәтләп искә алырга җыелдылар. Алар Лев Гумилёв һәм аның хатыны Наталия Гумилёваның каберенә гадәт буенча канәфер чәчәкләрен куйдылар. Шуннан соң Ольга Новикова җыелганнар белән үзенең Лев Гумилёв белән бәйләнгән хатирәләрен уртаклашты.

Текст: Максим Кузнецов,
КФҮ фәнни хезмәткәре.

Добавить комментарий

, , , , , , , , , , ,
Похожие новости