Шәһәребезнең Калинин районында 146 гомуми белем бирү мәктәбе бар. 2023 елда аңа Муса Җәлил исеме бирелсә, бу елның сентябрендә анда бөек татар каһарман шагыйренә багышланган бюст ачылды.
24 сентябрьдә Советлар Союзы Каһарманы Муса Җәлил исемендәге Санкт-Петербург Калинин районы 146 гомуми белем бирү мәктәбе актлар залында күп кеше: укучылар, кунаклар, шәһәребезнең татар җәмгыяте вәкилләре җыелды. Алар барысы да тантаналы чарада – Муса Җәлилгә багышланган кичәдә катнашырга килделәр. Тантаналы кичәне мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Юрий Викторов алып барды.
Балалар һәм яшүсмерләрне патриотик рухта тәрбияләү – бүгенге көндә дәүләтнең иң мөһим бурычларының берсе. Мәктәпләрдә дә патриотик эш алып барыла: укучыларны каһарманнар, үз Ватанына хезмәт иткән мәдәният һәм җәмәгать эшлеклеләр белән танышу – шундый эшнең бер төре. 146 мәктәптә укучыларны Муса Җәлилнең тормышы, шигырьләре, хәрби батырлыгы белән таныштыралар. Моның белән бәйле рәвештә балалар татар мәдәниятенә дә кагылырга мөмкинлек алалар.
Хәтер – бу кешеләрне кешеләр ясаучы нәрсә.
Ирина Остроумова
Ул кичәдә 146 мәктәпнең директоры Олег Зарин, Калинин районы администрациясе белем бирү бүлеге белгече Наталья Бородина, “Финляндский округ” муниципаль берәмлеге башлыгы Игорь Кудинов, Калинин районы үзәк китапханә системасы 1 нче китапханә-филиалы элеккеге хезмәткәре Ирина Остроумова һәм шул китапханәдәге сектор мөдире Наталья Толкачёва чыгыш ясадылар. “Хәтер – бу кешеләрне кешеләр ясаучы нәрсә”, – диде үз сөйләмендә Ирина Остроумова.




Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасының даими вәкиле Шамил Шәяхмәтов үз чыгышында балалар белән эшләүдә хезмәттәшлекнең мөһимлеген ассызыклап, мәктәп укучыларына, Олег Заринга, Юрий Викторовка һәм җырчы Альбина Ишмурзинага рәхмәт хатларын тапшырды. Альбина Ишмурзина балалар өчен татарча ике җыр башкарды – аларның, мөгаен, элек татар җырларын ишеткәне һич юк иде. Санкт-Петербург татар милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Шамил Алюшев үз чыгышында кешеләр татарларның тарихын белергә тиешләр дип әйтте.

Бар җыелганнарның да күңелләрен Муса Җәлилнең оныгы – актриса Лилиан Наврозашвилиның чыгышы тетрәндерде. Ул: “Каһарманнар да куркалар, каһарманлык куркуны җиңүдә тора”, – дип әйткәч, бөек бабасының рәсеменә карап, күзләре яшьләнеп, аның “Палачу” шигырен яттан укыды. Альбина Ишмурзина Лилиан белән танышуының кызык тарихын сөйләде: алар 2005 елда ниндидер театрда яки концертта очраклы рәвештә очрашып, Альбина үзенең Лилианны белгәнен кебек тойды. Татар гимназиясендә укыган кыз Муса Җәлилнең оныгын бабасыннан мираска калган күзләреннән таныган икән.
Каһарманнар да куркалар, каһарманлык куркуны җиңүдә тора.
Лилиан Наврозашвили
Бу мәктәпнең укучылары да шигырьләр укыдылар: Дарья Дружино – русча “Мой пёс”ны, ә Дамир Җавадов – татарча “Беренче дәрес”не. Малайның татарча шигырьне укыганы татар җәмгыяте вәкилләрен бик шатландырды.

(авторы – Винера Абдуллина)
Ә аннары инде кунаклар актлар залыннан чыгып, холлга күчеп, җәймә белән капланган Муса Җәлил бюсты янына килделәр (бюстның авторы – Петербург татар сынчысы Винера Абдуллина). Олег Зарин, Шамил Алюшев һәм Шамил Шәяхмәтов кызыл тасманы кисеп өзгәч, бюст ниһаять ачылды (моны телеграм-каналыбыздан видеода карагыз).

Шуннан соң тагын бер мөһим вакыйга булды: “Вечно живые” патриотик хәрәкәте активисты Николай Кудряшов Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар җәмгыяте аксакалына, 80 яшьлек Мансур Аббазовка “Җиңүгә 80 ел” медален тапшырды (моны да телеграм-каналыбыздан видеода карагыз).
Санкт-Петербург 146 мәктәбендә булып узган чара исбатлады: каһарманнар алар турында хәтерләгәндә исән, һәм без алар турында хәтерләргә меңгә тиешбез.
Максим Кузнецов,
КФҮ фәнни хезмәткәре.
(Төп фото – мәктәпнең ВКонтакте сәхифәсеннән, калганнары – авторныкы.)






138

