Ә сез дөньяда беренче татар газетасының нәкъ бездә Санкт-Петербургта нәшер ителгәнен беләсезме, кадерле язылучылар?
2025 елның сентябрь аенда “Нур” газетасының 120 еллыгы билгеләп үтелә. Бу юбилейның хөрмәтенә Россия милли китапханәсе Милли әдәбиятлар бүлегендә “Нур” газетасына һәм аның нигез салучысына Гатаулла Баязитовка багышланган “На севере сверкнул молниеносный луч…” дигән күргәзмә ачылган иде. Аны бүләк хезмәткәрләреннән берсе Азия Нигъмәтуллина әзерләгән иде.
“Нур” газетасы 1905 елда, Россия җәмгыятенә демократизация алып килгән Беренче рус инкыйлабтан соң, Санкт-Петербург имамы, хөрмәтле татар һәм мөселман җәмәгать эшлеклесе, мөгаллим Гатаулла Баязитов тарафыннан чыгарыла башлый. Беренче татар газетасының (дөресрәк әйткәндә, ул вакытта әйтелгәнчә, Казан татарлары шивәсендәге газетаның) беренче номерының чыгу көне – 2 сентябрь (яңа стиль буенча – 15 сентябрь). Нәкъ ул көндә шәһәребездә татар вакытлы матбугаты тарихы башланды. Газетаның беренче номерлары Петроград ягы Зур проспекты, 45 адресында урнашкан Ильяс Бораганский басмаханәсендә бастырыла иде. 2003 елда анда Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев катнашуында мемориаль такта ачылды.


Татар газетасының басылып чыга башлавы татар дөньясы өчен бик зур вакыйга булды. Газетада актуаль сәяси материаллар, мөселманнарның хәятына багышланган мәкаләләр, шигырьләр үз урынын таба иделәр. Газетаның баш мөхәррире Гатаулла Баязитов булганда, ул либераль дип саналса, 1911 елда аның вафат булганыннан соң мөхәррирлек Гатаулла хәзрәтнең улы Мөхәммәтсафа Баязитовка күчкәч, газетаның мәсләге консервативлыкка үзгәрде. Бары 310 номер басылып чыкты, соңгысы – 1914 елның 22 июнендә.
Хәзер “Нур” газетасының номерлары Санкт-Петербургтагы Россия милли китапханәсенең Мәскәү проспектында урнашкан Яңа бинасындагы Милли әдәбиятлар бүлегендә саклана. Алар белән электрон рәвештә дә танышырга мөмкинлек бар: https://primo.nlr.ru/primo-explore/search?query=any,contains,%D0%9D%D1%83%D1%80&tab=default_tab&vid=07NLR_VU1&facet=rtype,include,newspaper_issues&facet=searchcreationdate,include,1905%7C,%7C1914&offset=0&came_from=pagination_2_1. Ләкин безнең өчен махсус рәвештә Милли әдәбиятлар бүлегендә эшләүче китапханәчеләр үзләренең гаять зур фондларыннан “Нур” газетасының беренче номерлары булган төпләмәсен эзләп табып алып килделәр, һәм мин беренче татар газетасының беренче номерын үз күзләрем белән күрдем. Менә мин бу номерны телеграм-каналыбыздан шул видеода күрсәтәм: https://t.me/piter_tatar/6443. Үзем татар телендә шул елларда кулланылган гарәп хәрефләрен укый белмәсәм дә, татар булган үземнең әбиемнең әнисе Асиянең аларны укый белгәнен беләм.



22 сентябрьдә мин үземә күптән инде таныш Милли әдәбиятлар бүлегенә килеп, Азия Нигъмәтуллина мине “Нур” газетасына багышланган кечкенә күргәзмә белән таныштырды. Анда Гатаулла Баязитов бюстын, ул еллардагы татар матбугатын яктыртучы мәкаләләр булган журналларның номерларын, Баязитовның китапларын күреп була иде. Ул вакытта япь-яшь шагыйрь Габдулла Тукай “Нур” газетасының барлыкка килгәненә багышлап, шигырь язган икән; аның русчага тәрҗемәсеннән беренче юл (“На севере сверкнул молниеносный луч”) күргәзмәгә исем биргән дә.






“Нур”дан соң Россия күп шәһәрләрендә башка татар газеталары барлыкка килсә дә (кызганычка каршы, барысының да гомере озын булмаган), татар матбугаты тарихы башлавы нәкъ шәһәребез Санкт-Петербург белән тыгыз бәйләнгән, һәм Петербург татарлары бу хакта белсеннәр иде. Хәзер шәһәребездә татар телендәге газета чыкмаса да, бездә “Питер.Татар” порталы бар, һәм аны хөрмәтле “Нур” газетасының заманча дәвамчысы булып санарга мөмкиндер.
Максим Кузнецов,
КФҮ фәнни хезмәткәре.






229

