26 нчыдан 28 нче августка кадәр Казанда Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан уздырылган Милләт Җыены дигән зур чара булып үтте. Анда Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе делегатлары да катнашты.
Милләт Җыены – бөтен дөньядан актив татарлар, татар иҗтимагый оешмалары рәисләре һәм вәкилләре килеп җыелган форум бу. Быел аның кысаларында – 27 августта – өч тематик форум да: IX Бөтендөнья татар яшьләре форумы, VII Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы һәм Бөтенроссия Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумы да булып уздылар. Милләт Җыены дигән конгрессның эшендә якынча 1000 делегат катнашты: кунаклар Россиянең 68 төбәгеннән һәм 27 чит илдән килделәр. Безнең төбәгебездән – Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсеннән – конгресска күп делегат юлланды, шул исәптән Ленинград өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Айрат Маннанов, Санкт-Петербург татар милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Шамил Алюшев, Санкт-Петербург “Питер буйлары” татар һәм башкорт яшьләре оешмасы рәисе Юлия Хөчәшева, Питер татар театры җитәкчесе һәм шул ук оешманың активисты Гүзәл Исмәгыйлева, Санкт-Петербургтагы Каюм Насыйри институты мәгариф һәм мәдәният үзәге татар теле методисты, Санкт-Петербург “Ак калфак – Нева” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы рәисе Фирая Рәшитова, шул ук оешманың активисты Диләфрүз Мангушева, төбәк өйрәнүче Рәхим Теләшов, татар теле укытучысы, җырчы, “Тамга” татар яшьләре җәмгыяте рәисе Альбина Ишмурзина, “Мирас” татар яшьләре мәдәни үзәге татар теле укытучысы Әлфия Мәүлетова, шул ук үзәкнең вәкилләре Руслан Манаев һәм Шамил Исмәгыйлев, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар җәмгыяте активисты Диләрә Йосыпова, Санкт-Петербургта “Татар кызы – 2025” конкурсында катнашкан Лина Хәбирьялова һәм Алия Мортазина, Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасының даими вәкиллегенең белгече Диана Шәкертҗанова, “Питер.Татар” порталы журналистлары Ася-Августа Никифорова һәм мин, Максим Кузнецов, форумнар эшендә катнаштылар.

Үзем Бөтендөнья татар яшьләре форумы делегаты буларак Казанга юнәлдем. Шул форумның кунаклары “Универсиада авылы” дигән комплексның биналарының берсендә яши иделәр; бу комплекс Казанда 2013 елда булып узган Универсиада (ягъни студентлар өчен Олимпия уеннары, шулай дип әйтеп була) катнашучылары өчен төзелде, хәзер исә анда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты общежитиеләре урнашкан. Яшәү шартлары яхшы иде, яшь делегатларның бергә яшәгәне аларга кичләрен танышу, сөйләшү, күңел ачу өчен җыенырга мөмкинлек тә бирде – шуны да телгә алырга кирәк. Яшьләрнең татарча үзара аралашуы – бик мөһим әйбер бит.

Милләт Җыены һәм аның кысаларындагы үзем катнашкан Бөтендөнья татар яшьләре форумының бөтен эше татарча алып барылды диярлек. Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында булып узган беренче пленар утырыш, яшьләр форумының секцияләре һәм үз пленар утырышы һәм соңгы көнендәге М. Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында булып узган йомгаклау пленар утырышы – барысы да татарча иде. Минем өчен бу конгресста катнашу чын татар дөньясына, яки татар теле дөньясына, чумуга әверелде. Үземне ул өч көндә бәхетле кеше булып тойдым, дип әйтсәм, ялганламам: кызганычка каршы, мин үз фикердәшләрем арасында беркайчан да булмый идем диярлек. 2014 елда Бөтенроссия мәктәп укучылары рус теле олимпиадасы йомгаклау этабында һәм 2015 елда Удмурт дәүләт университетында удмурт теле җәйге мәктәбендә катнашканда, яшь фикердәшләрем арасында булып, үземне бәхетле булып тоя идем, 2025 елдагы Милләт Җыены да миңа, кыска вакытка булса да, бәхет табу мөмкинлеген бүләк итте.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы эше алты секциядә: “Медиа”, “Заманча татар мәдәнияте”, “Цифрлаштыру”, “Татарлар тарихы”, “Мәгариф һәм тәрбия”, “Татар эшмәкәрлеге” дигәннәрдә бара иде. Мин хәтта ике секциядә татарча чыгыш ясарга чакырылдым: “Медиа” секциясендә үзебезнең “Питер.Татар” порталыбызны тәкъдим итеп, аның яшьләр белән эшләвенә, онлайн-квизлар үткәрүенә, сайтка керүләр буенча статистикасына басым ясадым, “Мәгариф һәм тәрбия” секциясендә исә үземнең Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә Казанда басылып чыккан татар һәм чуваш үзөйрәткечләрем турында сөйләдем. Ике докладым да зур кызыксыну уятты.


Яшьләр форумы Б. Рәмиев исемендәге IT-паркта булып уза иде, шундагы ук “Түбәтәй” ресторанында катнашучыларны татар милли ризыклары булган аш белән ашаттылар. Аннары яшьләр форумының пленар утырышы башланды, төрле төбәкләрдән килгән яшь активистлар үз эше турында сөйләделәр. Шул вакытта ук Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисен Райнур Хәсәновны яңа срокка сайлап расладылар, Бөтендөнья татар яшьләре форумы Советы да сайланды. Аңа активисткабыз Диләрә Йосыпова да керде, дип әйтмичә булмый. Шул ук көнне иртән ул Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашуында Бөтендөнья татар конгрессы бинасында аерым утырышта да катнашкан, дип тә өстик.

Рөстәм Миңнеханов форумның өченче көнендә, М. Җәлил исемендәге театрдагы йомгаклау утырышта, үзе дә чыгыш ясады. Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең дә чыгышы җыелганнарны бик кызыксындырды. Аны телеграм-каналыбызда карап була.


Милләт Җыены узган көннәрне үземнең татар телендә аралашу күнекмәләрем күпкә яхшырды, үзем бик тиз татарча сөйләшә башладым (һәм хәтта ТНВ телеканалына интервью бирергә насыйп булды, аны “Татарлар” тапшыруының Милләт Җыены турындагы 29 августтан чыгышында күреп була). Гомеремдә шулкадәр күп татарча сөйләшкәнем һич юк иде. Үзебезнең шәһәребездә миңа шундый татар телле мохит җитмәс.
Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасының даими вәкиллегенә, аеруча даими вәкилнең урынбасары Дамир Сабировка, һәм “Питер.Татар” порталы баш мөхәррире Равил Закировка Милләт Җыенында катнашу мөмкинлеген биргәне өчен ихлас күңелдән зур рәхмәт белдерәм.
P. S. Дуслар, нигә без, татар телен белсәк тә, үзара татарча сөйләшмибез? Әйдәгез бер-беребез белән татарча сөйләшик!
P. P. S. Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар иҗтимагый оешмаларының күпчелеген берләштерү кирәклеге турында сөйләшүләр күптән инде йөри. Нигә безгә үзебезгә, шундый татар телле форум үткәреп, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарлары иҗтимагый советын сайламаска? “Без бергә, безнең көч бердәмлектә”, – дисәк, шулай чынбарлыкта да булсын иде.
Максим Кузнецов,
КФҮ фәнни хезмәткәре.
Фотолар авторныкы, “Татар-информ”нан Салават Камалетдиновныкы һәм ТР Рәисе матбугат хезмәтенеке.






118

