26-28 август көннәрендә Казанда “Татарстан – рухи Ватаным” шигар астында узган “Милләт Җыены”нда 68 төбәктән, 27 чит илдән (шулар арасында Тайланд, Мисыр, Малайзия, Катар, Алжир һ.б.) 1000 делегат катнашты. Аралашу, тәҗрибә уртаклашу өчен моннан да саллырак мәйданчык булу мөмкинме?!

“Милләт Җыены” кысаларында бер үк вакытта IX Бөтендөнья татар яшьләре; VII Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумнары; Бөтенроссия татар Туган якны өйрәнүчеләр конференциясе узды.
“Милләт Җыены”на килүчеләр эшне Г.Камалисемендәге академия театры бинасында Бөтендөнья татар конгрессының 33 еллыгына багышланган фотокүргәзмә белән танышудан башладылар. Җыенның тантаналы ачылышы да шунда – Камал театрының элеккеге бинасын даузды.

“Милләт Җыены” кунакларын Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде. Сүз башлыча Бөтендөнья татар конгрессының ике корылтае арасындагы мөһим мәсьәләләрне тормышка ашыруһәм милли үсеш юнәлешләрен билгеләү, татар теленең бүгенгесе һәм киләчәге хакында барды. Бер-бер артлы Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров; “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Альберт Борһанов сүз алдылар.

-Максатыбыз – тәрбияле, намуслы, әхлаклы, эшчән татар әниләре үстерү. Шулай булганда гына ныклы гаиләләр төзи алачакбыз. Ныклы гаилә ул – дәүләтнең көче, – диде Кадрия Рәис кызы.
Татар яшьләре форумына килсәк, бүгенге көндә 24 илдә, Россиянең 30 төбәгендә барлыгы 116 оешма эшләп килә, дип белдерде Райнур Хәсәнов.
Альберт Борһанов әйтүенчә, хәзерге вакытта республикада төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең 62 бүлеге эшләп килә. Россия күләмендә барласак, 116 бүлек икән. Тарихчылар тырышлыгы белән елның-елында 300ләп китапның дөнья күрүе шулай ук зур күрсәткеч.
Форум кунаклары елдагыча “Печән базары” – шәһәр татар мәдәнияте һәм дизайны фестиваленең дә рухын тоймый калмадылар. “Корстон”да узган кичке аш аралашу, танышу һәм дә мәшһүр артистлар Венера Ганиева, Зәйнәп Фәрхетдинова, Дамира Сәитова, Идрис Калимуллин, Сөмбел Билалова, Илһам Валиевларның җырлары белән үрелеп барды.

Әлифба музее
Икенче көнне IX Бөтендөнья татар яшьләре Бәшир Рәмиев исемендәге IT – паркына, VII Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы делегатлары Тәтеш муниципаль районына; Бөтенроссия татар Туган якны өйрәнүчеләр Биектау муниципаль районына юл тотсалар, без – иҗтимагый оешма активистлары, җитәкчеләре Арча муниципаль районына кузгалдык. Район чигендә зур кунакчыллык күрсәтеп, безне милли ризык – чәк-чәкләр белән каршы алдылар. Җыен кунакларын Арча педагогия көллиятендә аның директоры Гөлнара Гарипова һәм бу данлыклы уку йортының җыр-моңга гашыйк талантлары көтә иде. “Казан арты” тарих-этнография музее филиалы – дөньяда бердәнбер булган “Әлифба музее” белән дә шунда таныштык. Инде чирек гасыр эшләп килүче әлеге музей чыннан да бик уникаль. Мәйданы зур булмаса да, фондында дөнья халыкларының уку-язу тарихынчагылдырган меңнән артык экспонат тупланган. Әлифбаларның да ниндиләре генә юк. Музейдакайчандыр биредә укыткан ирле-хатынлы СәләйГатат улы Вәгыйзов һәм Рәмзия Гыйләҗ кызы Вәлитованың педагогик һәм фәнни эзләнүләренә(43 төрле дәреслекләр, китаплар, методик әсбабларһ. б.) зур урын бирелгән. Монда бернинди дәочраклылык юк, чөнки бөтен татар дөньясы 50 ел (!) буе алар төзегән “Әлифба” китабыннан белемала.

Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл –
Кырлай диләр…
Кырлайдагы Габдулла Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы янына килептуктаганчы Тукайның балачактан таныш”Шүрәле”сен янә бер кат күңелдән уздырдым. Шуңа күрә дә Кырлай үтә дә якындыр… “Урманында кып-кызыл, кура җиләк тә, җирҗиләк”... икәнен дә беләм… Бөек Тукай Кырлайныюкка гына “дөньяга иң элек күзем ачылган урын” димәгән инде. Белем алган, укырга-язаргаөйрәнгән, шагыйрь буларак та ул нәкъ биредәформалашкан. Кызганыч, реставрация эшләре бару сәбәпле, музейны тулысынча карый алмадык, вакытлыча куелган экспозиция карау беләнчикләндек.

Сәгъди абзый утарында, Кушлавычтагы Тукаевлар музей-йортында булу Тукай эзләренә басып йөрүбелән бер иде…
Кичен Арча мәдәният йортында узган пленарутырышта кызыклы гына фикерләр яңгырады.
Өченче көн
Казан шәһәренең М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында пленарутырышы белән истә калды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев алып барды. Мәртәбәле кунаклар арасында Татарстан Республикасы РәисеРөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясенең ХезмәтГерое Минтимер Шәймиев, 1945 елгы Җиңүпарадында катнашкан, 97 яшьлек Өмет Гобәев, Бөтендөнья татар конгрессының беренче җитәкчеләре булган Индус Таһиров һәм Ринат Закиров, мәшһүр әдәбият-сәнгать әһелләре һ.б. бар иде.
Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев һәртатарның уртак Ватаны булган Татарстаныбызның тарту көченә, халкыбызның бердәмлегенә, дөньябуйлап сибелеп яшәгән милләттәшләребезнең кайда да сынатмавына, уңыш казанып гомеритүләренә басым ясады. Бөтендөнья татар конгрессының 33 еллык эшчәнлегендәге төпюнәлешләргә аерым тукталды. Тагын бер мөһимәйбер – җыенның Татарстан Рәисен сайлауалдыннан узуын да әйтергә кирәк.
Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлегенә зур бәя биреп, аныңтатарларны берләштерүдә мөһим мәйдан булуынассызыклады. Ана теленең, милли гореф-гадәтләрнең, рухи кыйммәтләрнең гаиләдәсакланырга тиешлегенә басым ясады. “Сез -милләтебез патриотлары, без сезгә таянабыз”, – дипул җыен делегатларына зур өмет-ышанычларбаглавын белдерде.
Татарстан Республикасы Дәүләт КиңәшчесеМинтимер Шәймиев тә: “Менә без нинди икән дип, чын күңелдән куанып утырам. Шундый дәрәҗәдәбулуыбыз, шундый республикада яшәвебез – зургорурлык. Республикабызны, халкыбызны яратып, җыелышып, кызыксынып, мәсьәләләрне уртагасалып сөйләшәсез. “Без булдырабыз!”, – дипәйтәбез бит, “Милләт җыены”нда яңгыраганчыгышлар шуны раслый”, -диде.
2025 елгы “Милләт Җыены”, һичшиксез, татарныңбердәмлеген күрсәтүче масштаблы чара буларактарихка кереп калачак. 2030 елда Россиядә узачакхалык санын алу да шуны расласа икән. Ә моныңөчен В. Шәйхразыев әйткәнчә халык санын алуга”биш ел яки ике ел калгач чабып йөрергә түгел, ә һәр көн саен хезмәт итәргә тиешбез”.
“Милләт Җыены” кысаларында Бөтендөнья татар яшьләре форумында катнашкан Санкт-Петербург кызы Диләрә Йосыпова да әнә шундый фикер белән кайтты Казаннан.
-Туган телне, халкыңның гореф-гадәтләрен белү, аны саклау өчен үз өлешеңне кертү – зур бәхет. Әлеге форум минем өчен аеруча истәлекле булды – форум әгъзасы итеп сайландым. Димәк, киләчәктә тагын да тырышыбрак эшләргә тиешмен,- ди ул.
**
“Милләт Җыены” эшен төгәлләгәч, җыен делегатларын Татарстан Республикасы һәм шәһәр көненә багышланган бәйрәм чараларында да күрергә була иде.
Гүзәл ИСМӘГЫЙЛЕВА,
Питер татар театры җитәкчесе, “МилләтҖыены” делегаты






79

