23 августта Ленинград өлкәсе Кировск шәһәрендә XI “Россия – созвучие культур” этномәдәни фестивале булып узды. Анда, гадәттәгечә, татарлар да катнашты.

“Россия – созвучие культур” фестивале Ленинград өлкәсе җирле үзидарә, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр комитеты һәм Ленинград өлкәсе Дуслык йорты тарафыннан оештырыла. Аның максаты – төбәктә яшәүчеләргә этномәдәни гореф-гадәтләрнең, халык җырларын һәм биюләрен байлыгын күрсәтү. Беренче тапкыр ул 2014 елда Тосно шәһәрендә булып узган булса, быел ул унберенче тапкыр инде уздырылды. Һәр ел бу бәйрәмне төрле шәһәрләр кабул итә. Сәхнәдән игълан ителгәнчә, киләсе елда ул Подпорожьега күчә.

Янифә Федосова һәм Диләрә Йосыпова фестивальнең “зур сәхнәсендә”

Татар мәдәнияте белән тамашачыларны быелгы фестивальдә “Файда” ансамбле вәкилләре – Эльнара Хөсәенова, Айгөл Селезнёва, Роза Дмитриева, Янифә Федосова һәм Диләрә Йосыпова таныштылар (хатын-кызларны хупларга бәйрәмгә Ленинград өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Айрат Маннанов, аның урынбасары Руслан Камартдинов һәм “Файда” татар мәдәни җәмгыяте рәисе Илнур Гарифуллин да килделәр). Алар “кече сәхнәдә” татарларның күбесе яраткан “Бөрлегән” җырын башкардылар (видео). Ә җыр беткеч, алар татар җәмгыяте активисткасын, Диләрәнең әнисе Рушания Йосыпованы туган көне белән котладылар. Өстәргә кирәк: Янифә һәм Диләрә “зур сәхнәдә” дә булдылар – алар төрле халыклар вәкилләре катнашкан бәйрәмнең тантаналы ачуында татар биюеннән өзек күрсәттеләр (видео). Ә тагын бу фестивальдә кызыклы гореф бар – милләтара гаиләләр олылау. Быел, башка гаиләләр белән, сәхнәгә ире һәм балалары белән Айгөл Селезнёваны чакырдылар. Бу зур намус!

Тиздән, август ахырында, Ленинград өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе һәм “Файда” татар мәдәни җәмгыяте Ленинград өлкәсе Дуслык йортында Җыен уздырачаклар. Анонсларны күзәтеп торыгыз!

Максим Кузнецов,
КФҮ фәнни хезмәткәре.

Җавап калдыру

, , , , , , , , , , , , , , ,
Похожие новости