17 августта татар җәмгыятебездән һәр кешегә таныш үзешчән артист, Ленинград өлкәсе “Файда” татар мәдәни җәмгыяте әгъзасы һәм Красное Село шәһәре “Нур” ансамбле солисты Мансур Аббазов үз олы юбилеен билгеләп үтте. Аңа 80 яшь тулды.

Бу бер минут та урынында утырып тормаучы, җырларга, биергә яратучы кешегә карасаң, аңа 80 яшь тууына ышанып һич булмый. Ул һичтуктаусыз егет кебек йөгерә, ә яшьләрнең күбесе аның кебек бии алмастыр да. Кем ул? Әлбәттә, барыбыз да яраткан Мансур абыебыз!

Менә ул, безнең юбилярыбыз!

Аның юбилеен бәйрәм итү Красное Селодагы “Алимов йорты” дигән дини-мәдәни үзәге каршындагы кафеда булып үтте. Мансур абыйны котлар өчен аның күпсанлы туганнары (хәтта Италиядән дә!) һәм татар җәмгыятеннән дуслар килде. Бәйрәм кичен Рәхимә Моисеева һәм Эльнара Хөсәенова алып бардылар. Алар юбилярга килгән Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасының даими вәкилегеннән, “Ак калфак – Нева” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасыннан, Санкт-Петербург Каюм Насыйри институты мәгариф һәм мәдәният үзәгеннән һәм “Питер.Татар” порталыннан рәсми котлаулар ишеттерерлек укыдылар. Ленинград өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Айрат Маннанов Мансур абыйны шәхсән котларга килде.

Диләрә Йосыпова Мансур Аббазовка юбилей медален тапшыра

Ул юбилей кичәсендә Мансур абыйны үз җырлары белән үзе чыгыш ясаган “Нур” ансамбленнән Рәхимә Моисеева, Сәбилә Сөнгатова һәм Резидә Мөнәсыйпова, “Файда” ансамбленнән Эльнара Хөсәенова, Янифә Федосова, Диләрә Йосыпова һәм Айгөл Селезнёва котладылар. Мансур абый үзе дә бурычлы булып калмады һәм кунаклары өчен үз яраткан “Әгәр дә, мәгәр дә мин булсам солтан” җырын “Нур” ансамбленнән ханымнары белән башкарды (моны телеграм-каналыбыздан видеодан карый аласыз).

Үзем дә, Мансур абыйдан чакыру алгач, аны җыр белән котларга булдым. Үзем татарчага тәрҗемә иткән Алексей Чумаковның “Бәхет” җырын сайлап, юбилярга бүләк тапшыргач (беркемгә дә моның электрочәйнек булганын әйтмәм), аның белән чыгыш ясадым бу бәйрәмдә. Мансур абыйга бу җыр ошаган, ул: “Син хәзер татарча да җырлый беләсең”, – дип әйтте. Рәхмәт!

Аббазовлар гаиләсе

Мансур абый – бәхетле кеше. Аның шундый зур гаиләсе, шулкадәр дуслары бар! Аның ачык күңелле холкы, һәр чарада катнашырга әзерлеге өчен аны барысы да яраталар. Юбилейдан берничә көн үтсә дә инде, барыбер Мансур абыйга һәрвакыт шундый ук бәхетле, күңелле, тормыш сөючән кеше булырга телибез!

Шундый күп дуслар һәм туганнар!

Былтыр язылган Мансур Аббазов турындагы мәкаләне шунда укыгыз: https://piter.tatar/2024/09/03/mansur-abbazov-elekkege-fin-avylynnan-tatar-artisty/

Яшьтә бик зур аерма булса да, без яхшы дуслар булабыз

Максим Кузнецов,
КФҮ фәнни хезмәткәре.

Фотолар авторныкы һәм Янифә Федосованыкы.

Юбилейдан мизгелләр:

Добавить комментарий

, , , , , , , , , , , , , , , , , , , , ,
Похожие новости