14 августтан 16 августка кадәр Ленинград өлкәсе Дуслык йортында Милли мөнәсәбәтләр өлкәсендәге Ресурслар үзәгенең бөтенроссия “ЭтНик: кадры решают” проекты округлар семинарлары булып узды. Бу семинарларда “Питер.Татар” порталы корреспонденты Максим Кузнецов да катнашты, сезнең игътибарыгызга аның мәкаләсен тәкъдим итәбез.

Бөтенроссия “ЭтНик: кадры решают” проекты этномәдәни проектлар белән шөгыльләнүче яшьләр эзләп табуга, аларга ярдәм итүгә, аларның белемнәрен арттыруга юнәлдерелгән. Аны Милли мөнәсәбәтләр өлкәсендәге Ресурслар үзәге диелгән оешма уздыра. Бу зур проект өч өлешкә бүленә: беренчесенең кысаларында (2024 елның декабре – 2025 елның марты) 21–35 яшьтәге яшьләргә, махсус платформада онлайн-дәресләр карап, тестлар үтәргә кирәк иде (дәресләр Россиянең күпмилләтле дәүләт буларак формалашуының тарихына, Россиянең дәүләти милли сәясәтенә, иҗтимагый оешмаларының эшчәнлегенең юридик аспектларына һәм башка этномәдәни эш белән бәйләнгән темаларга багышланган иде), дәресләр үтү нәтиҗәләренә караган онлайн-очрашуларга да катнашырга кирәк иде. Онлайн рәвештә үткән беренче этап беткәч, бөтен Россиядән иң яхшы һәм перспективалы 80 катнашучы икенче этапта катнашу өчен сайланды, аларга төрле шәһәрләрдәге семинарларда үз этномәдәни проектын хупларга бурыч куелган иде.

Евгения Михалёва, кадрлар хәл итә, дип белә

14 августта Ленинград өлкәсе Дуслык йорты “ЭтНик: кадры решают” проекты катнашучыларын каршы алды. Төньяк-Көнчыгыш һәм Үзәк федерал округлары өчен уздырылган семинарларда Санкт-Петербург шәһәреннән, Ленинград, Архангельск, Воронеж, Мәскәү, Ростов, Чиләбе өлкәләреннән, Мордовиядән һәм Коми Республикасыннан яшьләр катнашты. Аларны семинарлар тантаналы ачуында хөрмәтле кунаклар: Ленинград өлкәсе җирле үзидарә, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр комитеты рәисе урынбасары Андрей Панов, Ленинград өлкәсе Дуслык йорты җитәкчесе Юрий Паламарчук, Ленинград өлкәсе Дуслык йорты җитәкчесе урынбасары, “Россия халыклары ассамблеясы” иҗтимагый-дәүләти оешмасы Ленинград өлкәсе төбәк бүлеге җитәкчесе Елена Ермолина һәм проект экспертлары: “Милли мөнәсәбәтләр өлкәсендәге Ресурслар үзәге” автономияле коммерцияле булмаган оешмасы директоры, “ЭтНик: кадры решают” проекты җитәкчесе Евгения Михалёва, Патрис Лумумба исемендәге Россия халыклар дуслыгы университеты Халыкара яшьләр үзәге хезмәткәре, М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты этносара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр өлкәсендә идарә итү кафедрасы аспиранты Дмитрий Погорельский, Сарытау өлкәсе Төбәк яһүд милли-мәдәни автономиясе рәисе җитәкчесе Ирина Вейсман, Ленинград өлкәсе Дуслык йорты милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр бүлеге баш белгече, Төньяк-Көнчыгыш федерал округы Ресурслар мәгълүмати үзәге җитәкчесе Анна Мельникова, “Россия халыклар ассамблеясы” иҗтимагый-дәүләти оешмасы Мәскәү өлкәсе төбәк бүлеге рәисе, Мәскәү өлкәсе Пушкино шәһәре Интернациональ дуслык йорты мөдире Татьяна Ключникова сәламләделәр һәм уңышлар теләделәр.

Хөрмәтле кунаклар: Евгения Михалёва, Андрей Панов, Юрий Паламарчук, Елена Ермолина

Семинарлар өч көн дәвамында сузыла иде. Алар катнашучыларның проектларын хуплауны, проект экспертларыннан лекцияләрне, этновикториналарны һәм башканы үз эченә алдылар. Мәсәлән, икенче көнне проект катнашучылары, Ленинград өлкәсендә этномәдәни өлкә белән эшләүче вазифаи затлар һәм милли-мәдәни оешмалар вәкилләре “Яшьләр сәясәте һәм этномәдәни сектордагы кадрлар потенциалы” түгәрәк өстәлендә чыгышлар тыңладылар. Түгәрәк өстәл төп спикеры буларак Мәскәүдән видеоэлемтә буенча танылган сәясәтче, Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы милләтара, динара мөнәсәбәтләр һәм миграция комиссиясе рәисе Владимир Зорин чыгыш ясады. Шул ук көннең ахырында яшьләр Конная ур., 10 адресында урнашкан Хәтер дивары янына экскурсиягә бардылар. Анда Ленинград камалышы вакытында һәлак булган кешеләрнең исемнәре һичтуктаусыз зур экраннарда күрсәтелә икән; моның өчен Камалыш корбаннары исемнәрен хәтерләү фонды рәисенә Юрий Вульфка чиксез рәхмәтләр белдерергә кирәк.

“ЭтНик: кадры решают” проекты катнашучылары Ленинград өлкәсе Дуслык йорты каршындагы Рөстәм Хөчәшев исемендәге татар мәдәнияте музеена да килеп чыктылар

Семинарларга килгән яшьләрнең проектларына кайтсак, мин үземнең проектымны беренче булып хупладым. Үземнең проекты удмурт теле видеокурсларына багышланган, шундый курслар оештыру турында мин күптән хыялланам инде, ләкин мөстәкыйль рәвештә моны оештырып булмый. Төбәгебезнең вәкилләре буларак бу семинарларга тагын өч кеше катнашты: Ленинград өлкәсе дәүләт бюджет учреждениесе “Молодёжный” үзәге филиалы булып торучы Ленинград өлкәсе Арт-резиденциясе иҗади яшьләр үстерү һәм хуплау бүлеге башлыгы, Ленинград өлкәсе чуваш мәдәни җәмгыяте әгъзасы Марина Кириллова Идел буе халыклары мәдәниятләре фестивален оештыру фикерен тәкъдим итте, К. Д. Ушинский исемендәге Санкт-Петербург дипломнан соңгы педагогик белем бирү филологик мәгариф кафедрасы укытучысы, Новогорелово мәктәбе рус теле һәм әдәбияты укытучысы Константин Манерко исә башка телләрдә сөйләшүче мәктәп укучыларын адаптацияләү белән бәйле проекты турында сөйләде, ә “Кириши” телерадиокомпаниясе җаваплы мөхәррире Виктория Ковенькова радио өчен төрле халыкларның мәдәниятләрендә коймак пешерү гадәтләре турында аудиоязмалар булдыру проектын уртаклашты. Ленинград өлкәсе Дуслык йортында татар яшьләре дә чыгыш ясадылар: Мәскәүдән Тимур Сәлимов татар, якут һәм авар телләрендә аудиоформаттагы уку диалоглар ясарга тәкъдим итте, ә Чиләбедән Аделина Бакыева татар, башкорт һәм казакъ мәдәниятләренә өлеш керткән шагыйрь Мифтахетдин Акмулланың иҗаты белән таныштыру проекты турында сөйләде.

Әлбәттә, этномәдәни өлкәгә күмелгән сәләтле яшьләргә бер-берсе белән җитәрлек дәрәҗәдә сөйләшү өчен өч көн җитмәде. Ләкин бәйләнешләр урнаштырылган, һәм бу яшьләр алда да бер-берсе өчен дә, җәмгыять өчен дә файда китерә алырлар дип өметләнеп була.

Мине Евгения Михалёва блокнотлар белән бүләкли

Тиздән “ЭтНик: кадры решают” проекты буенча семинарлар башка шәһәрләрдә дә: Казанда, Әстерханда һәм Новосибирскида булып узачаклар. Һәм алар тәмамлангач, бар икенче этап катнашучылары арасыннан өченче этапта катнашыр өчен 32 кеше сайланачак. Өченче этап Мәскәүдә булып узачак һәм өч көнлек белем бирү курсын, профиль оешмаларда стажировканы һәм Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасында “Этномәдәни секторны тотрыклы үстерү” конференциясендә катнашуны үз эченә алачак.

Ленинград өлкәсе Дуслык йортында булып узган “ЭтНик: кадры решают” проекты семинарлары катнашучылары, экспертлары һәм ярдәмчеләре

“ЭтНик: кадры решают” проекты Милли мөнәсәбәтләр өлкәсендәге Ресурслар үзәге тарафыннан Президент грантлары фонды һәм Россия Милләтләр эшләре буенча федерал агентлыгы ярдәмендә М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты дәүләти идарә факультеты этносара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр өлкәсендә идарә итү кафедрасы, Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы милләтара, динара мөнәсәбәтләр һәм миграция комиссиясе һәм Россия халыклар йорты белән хезмәттәшлектә гамәлгә ашырыла дип билгеләп үтик.

Максим Кузнецов,
КФҮ фәнни хезмәткәре.

, , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , ,

Җавап калдыру

, , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , ,
Похожие новости