7 августта танылган язучы, Башкортстанның халык язучысы, РФ һәм Башкорт ССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Марсель Сәлимов Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасының даими вәкиллегендә иҗади очрашуны уздырды.
Бу очрашуга Санкт-Петербург татар һәм башкорт җәмгыятьләре әгъзалары килделәр. Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасының даими вәкиле Шамил Шәяхмәтов Марсель Сәлимов белән иҗади очрашуны татарча сөйләве белән ачты, аннары Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе башкортлары корылтае рәисе Гөлназ Ибраһимова башкортча хөрмәтле кунакка һәм җыелганнарга эндәште. Чара кунаклары үзара татарча һәм башкортча сөйләшә иделәр, барысы да бер-берсен бик яхшы аңлый иделәр. Марсель Сәлимов иҗади очрашуын тулысынча татарча уздырды – мондыен Төньяк башкалада еш күрмәссең.
Марсель Сәлимов иҗади очрашуын тулысынча татарча уздырды – мондыен Төньяк башкалада еш күрмәссең.

Марсель Сәлимов Уфада башкорт телендә нәшер ителүче “Һәнәк” сатира һәм юмор журналы баш мөхәррире утыз ел дәвамында (1980–2010) булган, башкорт, татар һәм рус телләрендә берничә китап язып бастырып чыгарган, шуңа күрә аны Башкортстанда яшәүче, анда туып үскән башкорт һәм татар зыялылары яхшы беләләр. Санкт-Петербургта Башкортстаннан килгән татарлар күп, шуңа күрә очрашу зур кызыксыну уятты да. Башкортстан татарлары башкорт телен яхшы аңлыйлар, башкортлар да татарча беләләр – ике халык арасында мөнәсәбәтләр бик тыгыз. Шундый җылы чаралар бу милләтара дуслыкны тагын да ныгыталар дип әйтеп була.

Иҗади очрашу бик күңелле үтте. Марсель Сәлимов күп шаяртты, үз шигырьләрен укыды, гомер юлы турында сөйләде, кунаклар белән җылы итеп сөйләште. Кызык: аның китапларының берсе Бөекбритания патшабикәсе Елизавета II гә бүләк ителгән икән. Башкортстан Республикасы Рәисе Радий Хәбиров та аның казанышларын билгеләгән. Әле мәктәп елларында башланган иҗади юлында Марсель Сәлимов бик күп уңышларга ирешкән, бик күп бүләккә, премияләргә ия булган, моңа сокланырга гына кала. Чара кунакларының күбесе хөрмәтле әдипкә дигән бүләкләр белән килде, үзе дә үз китапларын даими вәкиллекнең китапханәсенә тапшырган. Очрашу ахырында үзешчән татар артисты, “Нур” ансамбль солисты Мансур Аббазов бар җыелганнар өчен Рәхимә Моисеева тарафыннан татарчага тәрҗемә ителгән “Если б я был султан” җырын башкарды, аннары “Агыйдел каты ага” җыры да яңгырады.






Ә моннан ике көн элек, 5 августта, Марсель Сәлимов Россия язучылары “Невский альманах” журналы каршындагы “Здоровый смех” халык юморы клубында очрашу уздырган, ул очрашу да күп кунак җыйган. Бу хәл сүз сәнгатенең хәзерге вакытта да популяр калуын исбатлый.

Максим Кузнецов,
КФҮ фәнни хезмәткәре.
Фотолар авторныкы һәм Алинә Җиһаншинаныкы.






167

