7 августта Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегендә күренекле башкорт Россия сатиригы, Башкортстанның халык язучысы, Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, «Дуслык» ордены кавалеры Марсель Сәлимовның иҗат кичәсе була.

Очрашу барышында хөрмәтле кунагыбыз – «Һәнәк» журналының 1980-2010 еллардагы мәшһүр баш мөхәррире Марсель Сәлим агаебыз Татарстан, Башкортстан һәм Санкт-Петербургка бәйле истәлекләре белән уртаклашачак, Казанда чыккан «Мар. Сәлим камчысы» исемле яңа китабындагы шигырьләрен укыячак һәм чарада катнашучылар белән кызыклы вә фәһемле әңгәмә корачак.

Күңелле кичә 15 сәгатьтә башлана.

Рәхим итегез, дуслар!

Җавап калдыру

Похожие новости