27 июль көнне, Балтач районының Бөрбаш Сәрдегәне авылында бишенче тапкыр Чишмә көне – «Нурзидә» бәйрәме узды. Туган якка мәхәббәт, табигатькә ихтирам хисләрен үзәккә алган бу матур чара ел саен авыл халкын һәм килгән кунакларны берләштерә.

Бәйрәмдә мәртәбәле кунак – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров. Ул чыгышында чараның әһәмиятен билгеләп үтте һәм килгән халыкныбәйрәм белән котлады.

Шулай ук чарада Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрид Мифтахов, Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов, Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәсе ректоры Ильясхәзрәт Җиһаншин һәм башкалар катнашты.

Чишмә бәйрәме үткәрелә торган урын 2016 елдаэшмәкәр, туган авылына тугры йөрәк белән хезмәт итүче Габделнур Хөсәенов тарафыннан ачыла. Ул, авылдан читтә яшәсә дә, туган нигезенә хөрмәтен эш-гамәлләре белән күрсәтә: җиде чишмә арасыннан иң мул сулы булганын яңартып, «Нурзидә» дип әнисе истәлегенә исем куштыра. Габделнур әфәнде тырышлыгы белән чишмәләр кое рәвешендә эшләнгән, янында намаз уку өчен махсус чатыр куелган – болар барысы да авылхалкына зур бүләк. 

Бәйрәм барышында Нүрзидә ханымга — Габделнур әфәнденең әнисенә — Бөтендөнья татар конгрессының күкрәк билгесе дә тапшырылды. 

Бәйрәм программасы да бай һәм күңелле үтә. Чарада Татарстанның танылган артистлары – Вадим Захаров, Алинә Давыдова, Лилия Хаснулова, Ильяс Халиков һәм Фирүзә чыгышясый. Бәйрәмне оста итеп Фәннүр Фатыйхов алыпбара. Тамашачылар җыр-моң тыңлап, милли рухны, туган як җылысын тоеп, күңелле мохиттә бәйрәм итә.

Добавить комментарий

,
Похожие новости