Июль аенда “Питер.Татар” порталы корреспонденты Максим Кузнецов, Казанда үзенең яңа чуваш теле үзөйрәткеченең презентациясен үткәргәч, аның әбисе яшәгән Ижау шәһәренә барды. Анда ул, һәрвакыттагыча, татар телендәге “Яңарыш” газетасы редакциясенә килеп чыкты. Аның баш мөхәррире – Рәмзия Илдус кызы Габбасова – төбәк татар автономиясе рәисе дә була. Удмуртиянең кайсы районнарында татарларның күпчелеге яши, татар телен мәктәпләрдә ничә бала өйрәнә, бу республикада нинди татар бәйрәмнәре-фестивальләре уздырыла һәм Удмуртиядә татар газетасы ничек яши – бу хакта Рәмзия ханым белән зур әңгәмәдән укыгыз.
— Сезнең оешмагызның рәсми исеме ничек?
— Безнең оешма – Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе.
— Ул нинди елда барлыкка килгән?
— Күптән түгел егерме еллыгын билгеләп үттек. Ул 2004 елның 12 декабрендә оешкан.
— Ә Сез аның беренче рәисеме?
— Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясенә нигезне Ирек Илдусович Шәрипов салды. Аннан соң аның җитәкчесе Нәзирә Сәлихҗановна Касыймова булды (кызганыч, ул арабызда юк инде). 2012–2014 елларда Равил Гыйльмуллович Шәрифуллин җитәкчелек итте. Мин 2014 елдан бирле бу эшне алып барам.
— Ә сез бу оешмада нишлисез? Нинди проектларыгыз бар?
— Без устав нигезендә эшлибез. Милли-мәдәни оешма булгач, безнең күп эшләребез мәдәниятебезне торгызуга, гореф-гадәтләребезне саклауга багышланган. Бик күп проектларыбыз яшь буынны милли рухта тәрбияләүгә багышлана. Без балалар һәм яшүсмерләр белән эшлибез. Автономиянең эшен балалар өчен “Туган телем – иркә гөлем” шигырь укучылары конкурсы, “Йолдызлар яңгыры” җыр-бию конкурсыннан башка күз алдына китереп булмый. Конкурсларга төрле номинацияләрне кертәбез: балалар татар телендә иншалар (сочинениеләр) язалар, танылган язучылар һәм шагыйрьләр иҗатына багышлап, рәсем ясыйлар. Ел саен конкурсларны берәр шагыйрьнең юбилеена багышлыйбыз, һәм ул конкурслар рәсми рәвештә игълан ителгән ел темасы кысаларында уза. Мәсәлән, быел Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы, һәм конкурсыбыз шул юнәлешкә юнәлдерелгән иде. “Ижау моңнары” дигән фестиваль-конкурсыбыз өлкәнрәк яшьтәге милләттәшләребез өчен оештырыла. Ул ике елга бер үтә, быел без аны “Туган телем – ирке гөлем” конкурсы белән бергә уздырдык. Ике конкурсны да Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышладык. Ике буынны берләштереп, бер көнне уздыруыбыз аеруча отышлы булды, чөнки балалар үзләренең чыгышларын өлкәннәргә күрсәтә алдылар, ә өлкәннәр балаларның осталыкларын күрделәр. Сәхнәгә төрле буын вәкилләре менү аеруча күңелле булды. Бу гына да түгел, гала-концерт вакытында без Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарыбызны да кунакка чакырган идек. Алар сәхнәгә менделәр, балалар белән әңгәмәләр кордылар, без аларга бүләкләр бирдек, шундый җылы, матур очрашу килеп чыкты. Һәм аның нәтиҗәсе дә күпкә файдалырак булгандыр, дип ышанабыз, чөнки башка елларны балалар фестивалендә күбрәк балалар катнаша, үзара гына аралашалар иде, ә монда төрле буын вәкилләре дә катнаштылар. Балалар төрле номинацияләрдә көч сынаштылар: рәсемнәр ясадылар, иншалар яздылар, Ватанны саклаучылар елына, Бөтендөнья сугышы тематикасына шигырьләр сөйләделәр, төрле композицияләр күрсәттеләр. “Чулпан” театрының Муса Җәлилнең “Вәхшәт” шигыре буенча әзерләнгән композициясе күңелләрне тетрәндерде. Тамашачылар күз яшьләре белән карадылар. Бик матур, эчтәлекле бәйрәм булып чыкты.
Без Удмуртиядә яшәүче татарлар саны 90 меңнән дә ким түгел дип ышанабыз.
Рәмзия Габбасова
— Хәзер Удмуртиядә ничә татар яши? Сез ничек уйлыйсыз?
— 2010 нчы елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча 98 мең татар яши дип йөри идек. Ә 2020 елгы җанисәптән соң безнең 30 меңләп татар юкка чыкты. Бик сәер күренеш. Без инде бу саннар белән килешмибез. Бу бит – үзе бер шәһәр халкы дигән сүз. Күчеп китүчеләр, үлүчеләр булса да, моның хәтле кимү булырга тиеш түгел. Шуңа күрә без Удмуртиядә яшәүче татарлар саны 90 меңнән дә ким түгел дип ышанабыз.
— Алардан татар телендә сөйләшүчеләр күпме?
— Кызганыч, менә татар телендә аралашучылар саны көннән-көн кими. Өлкән һәм урта буын татар телен яхшы беләләр, алар безнең газетабызны да укыйлар, ләкин телне камил белүче яшьләр, яшүсмерләр, балалар әкренләп кимеп бара. Алар күбрәк русча сөйләшәләр. Гаиләдә булсынмы, мәктәптә булсынмы, урамдамы – балалар рус телендә аралашалар.
— Минем дә Ижауда яшәүче кардәшләрем татар телен белсә дә, аны кулланмыйлар. Аларга русча сөйләшергә җиңелрәк, алар татарча үзләреннән олырак кардәшләре белән сөйләшә иделәр, һәм хәзер аларның шул кардәшләре вафат инде, татар теле кулланудан чыкты. Санкт-Петербургта башка вазгыять дип әйтер идем. Анда (җанисәп буенча) якынча 20 мең татар яши…
— Халык санын алу нәтиҗәләреннән күренгәнчә, бөтен җирдә дә татарлар саны кимеде нишләптер. Ул татарларга гына түгел, башка милләтләргә дә, шул исәптән удмуртларга да кагыла.
— Санкт-Петербургта татар телен күп кеше белә, алар арасында яшьләр дә бар, ләкин алар да үзара татар телен кулланмыйлар диярлек.
— Бездә дә шул ук хәл инде. Ләкин мин балалар, яшүсмерләр арасында татар телен бик яхшы белүчеләр бар дип әйтмәс идем, алар әле татар телен аңлыйлар, ләкин әдәби, матур тел белән җавап бирүчеләр сирәк. Алар гади генә җөмләләр белән җавап бирә алалар, “әйе/юк” дип әйтергә мөмкиннәр, ә инде әдәби тел белән үз фикерләрен матур иттереп әйтә белмиләр.
Бүгенге көндә 500 дән чак кына артыграк бала безнең телебезне мәктәпләрдә өйрәнә.
Рәмзия Габбасова
— Удмуртиядә татар телле мәктәпләр бармы?
— Татар телен өйрәтүче мәктәпләр бар, ләкин алар 90 нчы еллардагы кебек күп түгел. Ул елларда Удмуртия мәктәпләрендә мең ярымлап бала татар телен өйрәнә иде. Ә бүгенге көндә – 500 дән чак кына артыграк.
— Ә нинди мәктәпләрдә? Алар кайсы районнарда, кайсы шәһәрләрдә?
— Ижау шәһәрендә Габдулла Тукай исемендәге 6 нчы гимназия бар, анда татар телен фән буларак өйрәнәләр. Һәм 97 нче мәктәп тә бар. Кайбер мәктәпләрдә татар телен атнага ике сәгать, кайберләрендә атнага бер сәгать, кайберләрендә өч сәгать өйрәнәләр. Тулысынча, бөтен фәннәрне дә татар телендә өйрәнә торган мәктәпләр юк инде.
— Ә элек шундый мәктәпләр булганнармы?
— Бездә 20 нче татар мәктәбе булган, анда башлангыч сыйныфларда фәннәр татарча өйрәнелгән. Аннан соң да татар телен өйрәнүгә нык басым ясалган. Театр, музыка уен коралларында уйнау түгәрәкләре эшләгән. Атна саен иҗади очрашулар үткән. Шуңа күрә ул 20 мәктәпне тәмамлаган балалар арасында танылган музыкантлар, галимнәр шактый.
— Ә хәзер анда татар теленә укытмыйлармы инде?
— Ул 20 татар мәктәбе күптән ябылды. Аның җимерек хәлдәге бинасы Татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Мәсгуд Гаратуев инициативасы белән үзгәртеп кору чорында ремонтланды (ул Азин урамында иде) һәм 1998 елда гимназия булып эшли башлады. Бу 6 нчы гимназия татарларда күп өметләр уяткан иде. Әлеге гимназиягә конкурс белән генә алдылар. Биредә укырга теләүчеләр күп иде, чөнки директор Гөлзирә Әхмәтшина иң яхшы укытучыларны җыйды. Тора-бара гимназиядә кабинетлар җитми башлады, физкультура залы, физика-химия кабинетлары булмау сәбәпле, балаларны якын-тирәдәге мәктәпләргә йөртергә туры килде. Ата-аналар ризасызлык белдерә башлагач, шәһәр хакимияте гимназияне 38 нче гомуми белем бирү мәктәбенә күчерү турында карар кабул итә. Бу 2010 ел була. Ике мәктәпне берләштереп, 1А классыннан 11А классына хәтле гимназия класслары булып калды 38 нче мәктәптә. Ә исеме 6 нчы гимназия дип калды. Тулы канлы гимназиянең югалуына таба беренче адым була бу дип уйлыйм. Бүгенге көндә гимназиядә балалар саны 600 дән артык, ләкин шул 600 дән артык баланың 220 тирәсе генә гимназия сыйныфларында укый. Ел саен беренче классларны җыю авырдан бара. Кайбер мәктәпләрдә унар беренче классны ачалар, ә анда ике классны көчкә җыялар, чөнки әлеге микрорайонда яшәүче балалар саны да аз. Мәктәп җитәкчелеге һәм укытучылар татар классын ачарга тырышалар. Тик әти-әниләр балаларын татар классына яздырырга атлыгып тормыйлар, чөнки алар үзләре дә татар телен начар беләләр.
— Ә Удмуртия авылларында татар теле укытыла торган мәктәпләр бармы әле?
— Балезино районында, Юкамен районында татар класслары бар. Балезино районы Кистем авылында бүгенге көндә 700 дән артык кеше яши, мәктәптә 85 бала укый. Кызганычка каршы, анда да татар сыйныфларына бетү куркынычы яный, чөнки, беренчедән, авыл руслаша. Авыл трассага якын, Глазовка, Играга якын, шуңа бурычка баткан гаиләләрнең күбесе Кистем авылына китереп урнаштыралар. Риэлторларның эше инде бу. Моңа хәтле бу авылда гел Касыймовлар гына яшәсәләр, бүген инде анда башка милләт фамилияләрен дә очратырга мөмкин.
Балезино районында, Юкамен районында да төп татарлар яши. XIV гасырдан бирле биредә татарлар яшәгән дияргә нигез бар.
Рәмзия Габбасова
— Ә анда, Кистем авылында, ниндидер төрле, әдәби телдән аерылышкан диалектта сөйләшәләрме?
— Кистем авылының үз сөйләме бар. Балезино районында, Юкамен районында да төп татарлар яши. 265 ел элек Ижау шәһәренә нигез салынган, завод төзелеше башланган вакытта анда татарлар күченеп килгән (күпчелек Әгерҗе, Минзәлә, Кукмара, Актаныштан). Ә менә Балезино ягында җирле халык яши. Гордино авылында, мәсәлән, күптән түгел генә 1323 елгы кабер ташы табылды. Димәк, шул вакыттан бирле биредә татарлар яшәгән дияргә нигез бар. Шуңа күрә аларның сөйләме дә безнекеннән аерыла. Үзебез инде Казан татарлары, әдәби телдәрәк сөйләшәбез: мәсәлән, үзем дә Әгерҗе районыннан, редакциядә эшли торган кызларның да күбесе. Балезино районында яшәүчеләр үзләренең сөйләмен саклап калганнар, һәм без, журналистлар, элегрәк анда баргач, без аларны, алар – безне аңламый идек: бер сүзне аңласак, икенчесен юк. Хәзер җиңелрәк аралашабыз.
— Бәлки, мин үзем алар белән сөйләшә алмас идемдер. Анда, мәсәлән, нинди аерымлыклар бар?
— Аларның сүзләре безнекеннән күбесе аерылып тора. Мәсәлән, “яман яхшы” дип сөйләшәләр. Без “бик яхшы” дибез, алар – “яман яхшы” диләр. Бездә “яман” сүзе “начар” мәгънәсендә бит, “начар яхшы” дип әйтмибез, мәсәлән, без “бик яхшы” дибез, ә аларда “яман” – ул “бик” дигән мәгънәдә. Без “йөгереп килдек, ашыгып килдек” дисәк, алар “сикертеп килдек” диләр.
— Ә инфинитивлар турында сөйләшсәк, анда “барырга” урыныннан “бармага” дип әйтәләрме?
— Әйе, “бармага телим” яки “бармаа телим”.
Сүз уңаеннан, без шушы яклар белән берничә проектны тормышка ашырдык. Балезино районында берничә ел элек Татарстан Республикасы Рәисе гранты ярдәмендә “Касыймовлар җыены”н үткәргән идек, һәм аннан соң аны ел саен уздыра башладылар. Быел 9 августта шулай ук Татарстан Рәисе гранты ярдәмендә “Чүпче буе татарлары” җыенын уздырачакбыз.
— Бу бәйрәмме?
— Әйе, бу бәйрәм. Бездә менә Сабантуйлар да уза, ә бу җыен элек Сабантуйлар, печән эшләре беткәч, август аенда узган. Ул бер атна дәвам иткән, алар кунакка йөрешкәннәр, бәйрәм иткәннәр. Чүпче буе татарларының җыенын Удмуртиянең төньяк районнарында яшәүче татарларны берләштерү максатыннан уздырабыз. Ә проектның төп максаты – шушы якларда гына сакланып калган халык иҗатын барлау.
Без дә, “Яңарыш” газетасы журналистлары, бу фольклорны барлауга зур өлеш кертәбез. Шул якларга экспедицияләргә чыгып, бәетләр, мөнәҗәтләр, әкиятләр җыештырдык, Балезино һәм Юкамен районнарының унике авылына барырга тиеш идек без проектыбыз буенча. Ләкин унике генә булмады, хәтта уналты авылга бардык. Зур проблемаларның берсе – шушы авылларның бетүгә таба баруы. Ул авылларда күбрәк өлкән буын яши. Алардан үз авылларында гына сакланып калган халык авыз иҗатын, җырлар-бәетләр язып алдык, аларны җыенда ишетербез дип уйлыйбыз. Ул авыллар турында газетада мәкаләләр чыкты. Бер журналистыбыз шушы язып алган материалларны документаль фильм итеп эшләячәк. Ул җырлар шулай ук аудио рәвештә флэшкага язылып, шул яктагы мәдәният йортларына, мәдәният хезмәткәрләренә таратылачак, һәм алар киләчәктә үз эшләрендә бу материалларны куллана алачаклар.
— “Яңарыш” газетасы кайчаннан бирле чыгарыла?
— Газета 1991 елдан бирле чыга, киләсе елда, Алла бирсә, газетаның юбилее булачак, 35 ел.
— Ә сез дәүләт газетасымы?
— Дәүләт газетасы. Республика бюджеты тарафыннан финансланабыз, безнең чыгымнарның 70 проценты Удмуртия Республикасы бюджетыннан түләнә. Ә 30 процентын без үзебез эшлибез.
— Ничек итеп?
— Рекламалар, котлаулар, подписка белән эшләргә тырышабыз.
— Сезнең абүнәчеләр (подписчиклар) күпме?
— Кызганычка каршы, алар елдан-ел кими. Без аларны сакларга омтылабыз. Өч мең ярым, өч мең алты йөз саныннан төшмәскә тырышабыз.
— 3600 абүнәче – бу бик аз түгел, дип уйлыйм мин.
— Башка республика газеталарының тиражы белән чагыштырганда, газетабызның тиражы зарланырлык түгел. Бүген газетага ихтыяҗ көннән-көн кими. Интернет, кәрәзле телефоннар подпискага тәэсир итә. Халык инде газетага язылам дип атлагып тормый элеккеге замандагы кебек. Һәрбер абүнәче өчен безгә көрәшергә туры килә. “Газетага язылыгыз”, – дисәң, урта буын: “Без укый белмибез”, – ди, ә өлкән буын: “Безнең күз күрми хәзер”, – ди, ләкин урта буын, өлкән буын хисабына без тиражны саклыйбыз. Ә балалар турында әйткән дә юк: алар мәктәптән газета укыр дәрәҗәдә белем алып чыкмыйлар. Кызганыч, ләкин бу чынбарлык.
— Мин Удмуртиядә татар телендәге дә, удмурт телендәге дә газеталар барлыгын мөһим дип саныйм, чөнки рус телендә хәбәрләр телевизордан да, радиодан да, Интернеттан да укып була, ә татар һәм удмурт телләрендәгеләрен газеталардан гына алып була диярлек. Үз телләрен яратучы, хөрмәтләүче кешеләр өчен газеталар мөһим мәгълүмат чыганагы булып калалар, дип уйлыйм. Мин милли телләрдә бастырылучы газеталарның саклануын телим.
— Әлбәттә, без дә шулай дип телибез. Газетага язылу кампаниясе вакытында без өйгә кайтып кермибез, халык арасында аралашабыз, сөйләшәбез, очрашулар, бәйрәмнәр уздырабыз, мәктәпләргә чыгабыз. Шуңа сөенәбез: кемнәрдер өчен газета – рухи байлык күтәрү ысулы. Газетаны яздырып алучыларның күпчелеге беренче хәрефеннән соңгы хәрефенә хәтле укый. Аңлап укый. Газетаны көтеп ала. Әгәр газета ниндидер сәбәпләр белән вакытында килми икән, югалтып эзли башлый, редакциягә шалтырата. Кайберләре: “Сез атна саен шулкадәр язмаларны каян аласыз?” – дип кызыксына. “Яңарыш” газетасы шуның белән дә үзенчәлекле, без аннан-моннан язмалар алып, газетаны тутырмыйбыз, башка газеталарны кабатламыйбыз, ә газета укучылардан килгән хатларга күбрәк игътибар бирәбез, журналистлар газетаны укучыларга якынрак темаларга үзләре язалар. Динебез, туган телебез турында язмаларга өстенлек бирәбез.Ике “Иҗади мәйдан”ыбыз бар. Берсе шигърияткә күбрәк юнәлдерелгән, икенчесендә чәчмә әсәрләр, проза бирәбез. Һәрбер язма кешене рухи яктан, әхлакый яктан баета торган темаларга багышланган, туган телебезгә мәхәббәт уята торган, патриотизм тәрбияли торган язмалар бастырабыз. “Алтын йомгак” сәхифәсендә балаларның туган телебезгә карата мөнәсәбәтен бирә торган язмалар урын ала.
“Яңарыш” газетасы – мәгълүмат бирүче газета гына түгел. Ул – Удмуртиядә яшәүче татарларны берләштереп торучы штаб.
Рәмзия Габбасова
— Миңа бик ошыйлар шундый балаларның язмалары, алар бик гади телдә язылган, аларны телне өйрәнергә башлаучы кеше дә аңлар.
— Әйе, алар кыска гына җөмләләр белән үзләренең фикерләрен белдерәләр: ул нинди китап ярата, әнисе белән нәрсә эшли, йорт хайваннары белән нинди мөнәсәбәттә, аның табигатькә, туган телебезгә, гаиләсенә карашы нинди? Бала һәрнәрсәгә үз фикерен белдерә ала. Бүген ул туган телебездә камил сөйләшмәсә дә, үсә-үсә ул аның кирәклеген аңлаячак, аннары үз гаиләсендә саклаячак, үз балаларына да бирәчәк дип ышанабыз. “Яңарыш” газетасы – мәгълүмат бирүче газета гына түгел. Ул – Удмуртиядә яшәүче татарларны берләштереп торучы штаб, дип әйтер идем, чөнки безнең “Яңарыш” редакциясенә татарлар төрле проблемалар буенча мөрәҗәгать итәләр. Нинди генә сораулар юк – шәхси сораулар, урамда колонка каткан, су кранга керми, юл беткән дип хәбәр итәләр. Кешеләр безгә мөрәҗәгать итәләр – без бергәләшеп хәл итү юлларын эзлибез, кирәкле җирләргә хатлар язабыз. Халык белән эләмтә булган вакытта гына безнең газетабызның киләчәге бар дип ышанабыз.
Удмуртия татарлары Ижауда гына яшәмиләр. Удмуртиядә ничә район бар, һәрберсендә татарлар бар. Кайда 20 кеше, кайда 200 кеше, кайда 3 кеше. Мәсәлән, Яр районында бер генә татар газетаны алдыра, без аны эзләп табып, аның турында яздык. Вавож районында да татарлар күп түгел. Анда бер генә язылучыбыз яши, бу карт әби, аны малае карый, һәм алар үз авылында бердәнбер татарлар. Алар белән дә газетаны укучыларны таныштырдык.
— Удмуртия көньягында нинди районнарда татарлар яши?
— Мәсәлән, Алнаш районында рәсми саннар буенча 300 ләп татар яши, без анда очрашуга яз көнне барган идек. Анда бер 50 татар килде. Бу бик әз инде, 300 кешенең күбесе пропискада гына тора, күбесе Алабугага, Чаллыга китеп эшлиләр, шунда яшиләр диделәр безгә. Кыяс районы Тауҗамал һәм Байсар авыллары элек Әгерҗе районына караган. Шуңа күрә анда татарлар күп. Ләкин бу авыллар да картаюга таба баралар.
Ижау, Можга, Сарапул, Воткинск шәһәрләрендә безнең ел саен зур Сабантуйлар уза. Татарлар яшәгән авылларда да Сабантуйлар бик матур уза.
Рәмзия Габбасова
— Сез Татарстан Республикасы белән ничек хезмәттәшлек итәсез?
— Без Бөтендөнья татар конгрессы белән турыдан-туры эләмтәдә. Бөтен борчу-шатлыкларыбызны да конгресс белән уртаклашабыз. Аларга зур рәхмәт. Татарстан Республикасы Рәисе грантлар конкурсында милли оешма буларак катнашырга тырышабыз. Шушы грантларны игълан иткәннән соң ун ел ел саен катнашып, проектларны тормышка ашырырга мөмкинлек алдык. Бу грантларны бирү тәртибен үзгәрткәннән, бу эш тукталып калган иде. Менә узган ел катнашып, “Чүпче буе татарлары” проекты белән җиңдек. Хәзер шуны тормышка ашырабыз. Шундый мөмкинлекне тудырганы өчен Татарстан Республикасы Рәисенә бик зур рәхмәт. Ижау, Можга, Сарапул, Воткинск шәһәрләрендә безнең ел саен зур Сабантуйлар уза. Татарлар яшәгән авылларда да Сабантуйлар бик матур уза. Сабантуйлар уздырган вакытта да Татарстан Республикасының ярдәме зур.
— Ягъни Удмуртия районнарына Татарстан районнары ярдәм итәләрме?
— Әйе. Бу Татарстан Республикасының шушы юнәлештәге сәясәте, ул безгә генә түгел, һәрбер регионга шундый ярдәм күрсәтә. Кураторлар ел саен беркетелә, һәм шушы беркетелгән районнар безгә Сабантуйны уздырырга ярдәм итәләр.
— Сезнең газетагызның тышлыгында “татар һәм башкорт газетасы” дип язылган. Сез башкортлар белән дә эшлисезме?
— Әйе, безнең газетаны “татар һәм башкорт газетасы” дип йөртәләр. Бер егерме ел элек безнең газетада башкорт бите бар иде, аны безгә Ижауда яшәүче башкортларның милли оешмасы вәкилләре әзерләп бирәләр иде. Кызганычка каршы, башкорт оешмасының җитәкчесе үзгәрде, һәм яңа җитәкчеләр бу эшне дәвам итә алмадылар. Бу эш үзеннән-үзе тукталды. Әгәр башкорт халкы вәкилләренең үз фикерләрен язасы килсә, алар безгә язмаларын татарча язып алып киләләр, һәм без татарча бирәбез.
Газета айга бер тапкыр 8 битле “Без бергә” дигән кушымта белән чыга. Бу инде алдагы “Татарстан белән эләмтәгез бармы, алар сезгә ярдәм итәләрме?” дигән соравыгызга җавап. Инде ун елдан артык “Без бергә” кушымтасы Татарстан Хөкүмәте ярдәмендә чыга, аны безгә “Татмедиа” ярдәмендә эшләп җибәрәләр. Бу газетабызның эчтәлеген баета, анда татар дөньясының бөтен яңалыклары бар, татар дөньясының танылган кешеләре турында да, әдәби язмалар да бар. Шуңа күрә безнең газета укучылары бу кушымтаны көтеп алалар, чөнки ул безнең Удмуртия татарларына яңа сулыш бирә, “Яңарыш”ыбызны яңартып җибәрә.
— Петербургтан да кайвакыт анда хәбәрләр бармы?
— Әйе, анда башка регионнар яңалыклары да бар. Шулай ук татар галимнәре белән, артистлары белән, фән эшлеклеләре белән очрашулар, актуаль темаларга язмалар бар. Петербургтан да хәбәрләр булгалый.
— Кызыклы әңгәмә өчен зур рәхмәт Сезгә, Рәмзия Илдус кызы!
Максим Кузнецов әзерләде






220

