Июль ае минем өчен бик файдалы һәм бай эчтәлекле булды. Баштан мин Казанда үземнең яңа китабымның презентациясен үткәрдем, аннары аннан Ижауга әбием янына бардым.

Минем яңа китабым – “Чувашский язык с нуля: самоучитель для начинающих” дигән дәреслек – июнь аенда Казандагы Татарстан китап нәшриятында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән басылып чыкты, шул ук вакытта анда минем башлыгым Алексей Арзамазовның (Казан фәнни үзәге күпфакторлы гуманитар анализ һәм когнитив филология лабораториясе мөдиренең, Патрис Лумумба исемендәге Россия халыклар дуслыгы университеты Рус теле институты профессорының, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе профессорының) яңа “Татарча сөйләшик. Интенсивный курс татарского языка” дигән китабы да бастырылды. Икебезнең дә китапларыбызның презентациясе 9 июльдә Бауман урамында урнашкан танылган “Ногай” отелендә булып узды. Бу вакыйгага күп кеше җыелды, шул исәптән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы Башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин дә килде. Элек ул безнең шәһәребездә – Санкт-Петербургта – ун ел дәвамында Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасының даими вәкиле булып эшли иде диярлек, шуңа күрә ул мине яхшы белә, бер-беребезне күрергә бик шат булдык. “Бүген бик әһәмиятле көн. Бездә төрле тел үзөйрәткечләре бик күп булса да, татар теле туган теле булмаган кешеләр тарафыннан язылган дәреслекләр элек булмаган иде. Алар өйрәнүчеләргә телдә барысын да ничек аңлатырга кирәклеген аңлыйлар. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән бу китаплар бастырылуы белән котлыйм сезне!” – дип әйтте ул үз чыгышында. Үзем җыелганнарны чуваш теле үзөйрәткечемнең структурасы, үзенчәлекләре белән таныштырдым, аны биш ай дәвамында гына язганым турында да әйттем (ике ай дәвамында чуваш теле грамматикасын башка чыганаклар буенча өйрәнә идем, аннары китапка кергән чуваш теле нигезләрен яктыртучы 15 дәрес өч айда яздым). Китабымның Татарстан китап нәшриятыннан редакторы Энҗе Хөснетдинова, аны белән эшләп, үзе дә чуваш теле аңлый башлаганын әйтте. Тышлыктагы кызның кем булуын да белдердем – аның исеме Пелагея Терентьева, ул Ленинград өлкәсе Чуваш мәдәни җәмгыяте активисткасы, җирле чуваш һәм татар ансамбльләре катнашучысы. Үз матурлыгы белән ул китабымны бик бизәде.

Презентациядән соң мин поезд белән үзем туган һәм әбием яшәгән шәһәргә – Ижауга бардым. Әбиемә Галина Николаевнага 80 яшь инде, ул татарча сөйләшә белә, ләкин бик сирәк сөйләшә. Җәен берничә көнгә бер тапкыр бакчага йөри, яшелчәләр һәм җиләк-җимеш үстәрә. Мин Ижауда булган вакытта без аның белән бергә кинога, кафега, аның бакчасына бардык. Үзем дә туган шәһәремдә берничә таныш урынга – “Удмурт дунне” һәм “Ӟечбур!” газеталары редакцияләренә, “Вордскем кыл” һәм “Кенеш” журналлары редакцияләренә, әлбәттә “Яңарыш” редакциясенә дә барып кайттым; “Яңарыш” редакциясендә булып, мин журналист булып эшләгән Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарларының “Питер.Татар” порталы өчен газетаның баш мөхәррире, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасовадан интервью алдым. Удмуртия Республикасы Халыклар дуслыгы йорты директоры Юлия Шахтина белән дә очраштым. Үземнең мәкаләм бастырылган фәнни журналны алырга Удмурт дәүләт университетына да килеп чыктым, анда очраклы рәвештә бик матур бер кыз белән танышырга насыйп булды. Хәтта, мин беркайчан да булмаган Удмуртия Республикасы Милли китапханәсенә яки сынлы сәнгатьләр музеена бергә барасыбыз килә иде, ләкин, кызганычка каршы, килеп чыкмады.

Тиздән, август ахырында, мин Казанда булачак Бөтендөнья татар яшьләре форумына делегат, “Питер.Татар” порталы вәкиле буларак барырмын. Ижауга да барып килеп чыгарга мөмкинлекнең булачагына ышанам, чөнки “Яңарыш” газетасы журналистлары белән дә, әбием белән дә, ул кыз белән дә тагын да күрешәсем бик килә.

Максим Кузнецов,
КФҮ фәнни хезмәткәре.
Санкт-Петербург – Казан – Ижау

Добавить комментарий

, , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , ,
Похожие новости