5 июльдә, шимбә көнне, Ленинград өлкәсе Тосно районы Шапки посёлогында күңелле бәйрәм – Ленинград Сабантуе булып үтте. Татарларны һәм башкортларны аларның бәйрәме белән котларга Ленинград өлкәсе губернаторы Александр Дрозденко да килде.
Иртә таңнан ук Ленинград өлкәсендә һәм Санкт-Петербургта яшәүче татарлар, башкортлар, чувашлар һәм аларның дуслары автобуслар һәм шәхси транспорт белән Шапки посёлогында урнашкан кырга (бәйрәм турында сөйләшкәндә, шундый кырлар мәйдан дип атыйлар) килә башладылар. “Файда” татар мәдәни җәмгыяте җитәкчесе Илнур Гарифуллин сүзләренчә, ул мәйданда Сабантуй беренче тапкыр булып узды – һәм ул, әйтергә кирәк, бик уңышлы бәйрәм булды!
Аның оештыруына Ленинград өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе, Ленинград өлкәсе җирле үзидарә, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр комитеты һәм Ленинград өлкәсе Тосно районы администрациясе бик нык һәм җаваплы итеп тотындылар. 2 июльдә Санкт-Петербург ТАСС пресс-үзәгендә Ленинград өлкәсе җирле үзидарә, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр комитеты рәисе урынбасары Андрей Панов, Ленинград өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Айрат Маннанов, Ленинград өлкәсе “Файда” татар мәдәни җәмгыяте җитәкчесе Илнур Гарифуллин һәм Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасының даими вәкиле Шамил Шәяхмәтов Ленинград Сабантуена багышланган конференция үткәрделәр, бәйрәмгә әзерләнүнең ничек баруы турында сөйләделәр. (“Питер.Татар” порталы бу хакта язган иде.) Ленинград өлкәсе шәһәрләре урамнарында Ленинград Сабантуе рекламасы булган билбордларны күреп була иде. Бу бәйрәм турында мөмкин кадәр күбрәк кеше белсен өчен, барысы да ясалды.
Һәм заяга түгел! Эшнең күплегенә карамастан, татарларның һәм башкортларның бәйрәменә Ленинград өлкәсе губернаторы Александр Дрозденко килде. Аны мәйданга керү янында татарлар һәм башкортлар каршыладылар: “Файда” җәмгыяте активисткасы Диләрә Йосыпова, татарча һәм русча кыска сөйләм тотып, үзе пешергән чәкчәк белән, ә “Ирәндек” башкорт ансамбленнән хатын-кызлар аны кумыс белән сыйладылар.


Аннары губернатор төрле палаткалар карап йөри башлады. Ательер Миләүшә Диярова аңарга татар хатын-кыз башлык киемен күрсәтте. Аннары губернаторны Ленинград өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе һәм Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе башкортларның корылтае палаткаларында каршыладылар. Булат Шафигуллин, “Татарский дворик” проекты җитәкчесе, Александр Дрозденко белән «Татарский дворик»ның эшен Ленинград өлкәсендә гамәлгә ашыру турында сөйләште. Губернатор хезмәткәрләренә бу сорауны Петербург халыкара икътисади форумында төзелгән Ленинград өлкәсе һәм Татарстан Республикасы арасында эшләү планына кертергә йөкләмә бирде.
“Ак калфак – Нева” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы рәисе, Санкт-Петербург Каюм Насыйри институты мәгариф һәм мәдәният үзәге татар теле методисты Фирая Рәшитова губернаторга татар теле курслары турында сөйләде һәм татар токмачын күрсәтте. Аннары төбәк башлыгы Ленинград өлкәсе Дуслык йорты һәм “Ленинградский доброволец” оешмасы палаткаларына да кереп чыкты, аннан соң милли коллективларның концертын карарга утырды – “Мирас” татар мәдәни үзәге каршындагы бию ансамбленнән кызлар, “Бәйрәм бүген” шигыре яттан укыган Диләрә Йосыпова, “Ирәндек” ансамбле һәм “Непоседы” бию ансамбле губернатор алдында чыгыш ясарга лаек булдылар.

Шуннан соң бәйрәмне алып баручылар Александр Дрозденконы чыгыш ясарга чакыргач, ул, сәхнәгә менеп, кунаклар белән татарча “Исәнмесез” дип исәнләште. “Кадерле дуслар, мин барыгызны да Ленинград Сабантуе бәйрәмендә сәламлим. Бу язгы чәчүнең бетү бәйрәме, татар һәм башкорт халыкларының бәйрәме, аны бөтен Ленинград өлкәсе дә ярата. Бу кырда эшләүче кешеләрнең бәйрәме генә түгел, бу милли мәдәниятләрнең, гореф-гадәтләрнең, биюләрнең, спортның күңелле бәйрәме дә. Монда килгәч, башкорт һәм татар ашамлыкларын татып карап туймыйча һич булмый. Мин шундый төрле халыклар, милләтләр, күршеләр берләштерүче бәйрәмнәрнең һәр төбәктә булып узуын бик мөһим дип саныйм. Сабантуйның монда үз урынын тапканы бик яхшы, без алда да киңәячәкбез. Монда ат чабышы да оештырырга фикер бар. Барыгызга да яхшы кәеф, бәхет һәм мәхәббәт телим, һәм, әлбәттә, озак көтелгән җиңүне телим. 25 нче ел 45 нче ел шикелле булсын”, – дип әйтте Александр Дрозденко. (Аның чыгышының тулы видеосын телеграм-каналыбызда карагыз.)




Котлаудан соң Александр Дрозденко берничә күренекле җәмәгать эшлеклесенә мактау грамоталарын тапшырды. Алар арасында Ленинград өлкәсе Арт-резиденциясе (Ленинград өлкәсе дәүләт бюджет учреждениесе “Молодёжный” үзәге филиалы) иҗади яшьләр үстерү һәм хуплау бүлеге башлыгы Марина Кириллова да булды. Аның Ленинград өлкәсе чуваш мәдәни җәмгыяте активисткасы булуына карамастан, аны татарлар да бик яхшы беләләр, чөнки ул бәйрәмнәрдә татар җырлары белән чыгыш ясый, татар биюләрен ләззәт белән бии. Ленинград Сабантуенда да ул татар мәдәниятен яратуын исбатлады. Атказанган бүләк белән котлыйбыз аны!

(фото «Комитет по МСУ Ленинградской области» телеграм-каналыннан алынды)


Ленинград Сабантуен тантаналы итеп Ленинград өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Айрат Маннанов ачты. Ул: “Чын күңелдән сезгә яхшы ял итәргә, тәмле итеп ашарга, уеннарда катнашырга телим. Безнең Ленинград өлкәсе Сабантуен ачылган дип игълан итәм!” – дигәч, хөрмәтле кунаклар колгаларга сөлгеләр бәйләделәр һәм Ленинград Сабантуе байрагы күтәрелде.



Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасының даими вәкиле Шамил Шәяхмәтов, сәхнәгә менеп, җыелганнарны шәхсән үзеннән татарча котлады һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановтан да котлау укыды. Ленинград өлкәсе губернаторының гына түгел, Татарстан Рәисенең дә Ленинград Сабантуена карата игътибары – бик хөрмәтле ул. Аннары Шамил Шәяхмәтов “Нур” ансамбленнән һәм “Файда” җәмгыятеннән активистларны: Мансур Аббазов, Роза Дмитриева, Рәхимә Моисеева һәм Эльнара Хөсәенованы мактау грамоталары белән бүләкләде. Сәхнәдә шундый грамоталар алу – бик зур намус, аларны да моның белән котлыйбыз!


Бәйрәм концертында барыбыз да белгән һәм яраткан татар, башкорт һәм чуваш артистлар да, башлаучы артистлар да чыгыш ясадылар. Башкортча җырлар белән тамашачыларны “Ирәндек” ансамбле (җитәкчесе Гөлназ Ибраһимова) шатландырды. Әлбәттә, бәйрәм татар “Файда” һәм “Нур” ансамбльләреннән башка да булып узмады. Үз соло номерлары белән кунакларны Динара Нур, Линара Николашкина, Айгөл Сәлихова шатландырдылар. Аерым рәвештә “Мирас” татар мәдәни үзәге каршындагы “Asar” эстрада һәм вокал студиясенең (җитәкчесе Руфинә Насыева) чыгышын билгеләп үтик: башлаучы артистлар (Ася-Августа Никифорова, Миләүшә Диярова, Олег Бурнаев һәм башкалар) сәхнәдән курыкмыйлар! Аларга иҗади уңышлар телик, башка бәйрәмнәрдә дә чыгыш ясарга насыйп булсын!




Ленинград Сабантуенда премьера да булды. Пелагея Терентьева җитәкчелегендәге чуваш “Ахаяс” ансамбле “Тӗлпулу” (“Очрашу”) биюен башкарды. Бу ансамбльдә чуваш кызлары да, татар кызлары да бииләр – һәм бу хәл дә бездәге халыкара дуслык турында күп сөйли.

Бәйрәм программасы режиссёрлары Венера Думцева, татар «Файда» эстрада һәм фольклор ансамбле җитәкчесе, һәм Айгөл Селезнёва булдылар, ә алып баручылары – Рушан Закиров (халыкара конкурслар лауреаты, Татарстан Республикасы яшьләр симфоник оркестры оркестранты) һәм Гүзәлия Шилова (чараларны алып баручы); Венера Думцева да аларга ярдәм итте. Алар үз биремен бик яхшы үттеләр, аларга да зур рәхмәт әйтик!
Шапки посёлогында Сабантуй бик яхшы һәм күңелле булып узды! Ул, төбәк статусын алып, Ленинград Сабантуе дип узган елдан бирле аталса да (моннан элек Шапкидагы Сабантуй Тосно Сабантуе дип атала иде, аны 1998 елдан бирле Иняятулла Кутуев җитәкчелегендәге Тосно районы “Изге юл” татар мәдәни җәмгыяте оештыра иде), бик зур чарага әверелгән инде. Шулай алда да булсын, яшәсен Сабантуй Тосно җирендә!
Максим Кузнецов,
КФҮ фәнни хезмәткәре.

Максим, большое спасибо за подробную информацию о ходе проведения Сабантуя, о задействованных ресурсах , об участниках мероприятий , которые своими выступлениями украсили праздник Сабантуй! Молодцы !! Мероприятие, организованное Татарской Национальной Культурной Автономией Ленинградской области , прошел успешно , на высоком уровне и соответствовало всем стараниям и ожиданиям !!!