Агымдагы елның сентябрендә тәүге татар гәзите «Нур — Свет» ның чыга башлауына 120 ел тула.
Атналык татар мөселман гәзитен һичшиксез беренче татар басмасы дип атарга мөмкин.
Идел-Урал татарларының бөтен милли вакытлы матбугаты тарихы Атаулла Баязитов нигез салган «Нур — Свет» тан башлана дип ассызыклап була.
«Нур» газетасына нигез салучы – зур дин һәм дәүләт эшлеклесе, публицист, журналист, мәгърифәтче, фикер иясе, Петербург һәм бөтен Россия мөселманнарының иҗтимагый активлыгын оештыручы Атаулла Баязитов (1846-1911).
Әгәр башта газета либераль булса, аның битләрендә ирекле фикер хупланса, бераз соңрак ул консерватив төс ала. Газета мәкаләләреннән күренгәнчә, Атаулла Баязитов Россиядә революцион үзгәрешләр шартларында дини кыйммәтләрне саклауга зур әһәмият биргән. Шул ук вакытта ул мөселманнарның сәяси грамоталылыгын арттыру, яңа үзгәрешләргә бирешүчәнлеген ассызыклады, дип языла тарих битләрендә.

Хөсәен Фәезханов һәм Каюм Насыйри кебек мәгърифәтчеләр 19 гасырның икенче яртысында ук татар телендә газета-журналлар чыгарырга омтылалар, әмма империя түрәләре моңа һәрьяклап комачаулыйлар, катгый формада моны кире кагуны дәвам итәләр.
Консерватив хакимият империя белән идарә итү ысулын үзгәртү белән кызыксынмый һәм татарларга журнал — газеталарын чыгарырга ирек бирмәскә тырыша.
XX гасыр башына Россия империясендә төрле типтагы һәм юнәлештәге барлыгы 1002 вакытлы матбугат басыла.
Бары тик 1905 елгы инкыйлаб һәм аннан соң килгән йомшарулар гына татарларга үз вакытлы матбугатын булдырырга мөмкинлек бирә. Алар Россиянең язма халыкларыннан соңгысы булып диярлек мондый хокукка ия булдылар.
«Нур — Свет» газетасы, үз исемен аклый, башка шәһәрләрдәге татар вакытлы матбугатын булдыручылар аңа йөз тоткан. Россия империясенең мөселманнарга карата эчке сәясәте йомшару нәтиҗәсендә, кыска вакыт эчендә Казанда, Уфада, Ырынбурда, Әстерханда һәм империянең башка шәһәрләрендә татар җәмгыятенең рухи һәм мәдәни ихтыяҗын канәгатьләндерә торган дистәләгән газета-журналлар чыга башлый.
Мәсәлән, 1905-1907 елларда татар телендә өч дистәдән артык газета һәм журнал чыга башлый.
Төньяк башкалада Равил Зөфәр улы Закиров җитәкләгән «Питер татар» порталын ниндидер дәрәҗәдә «Нур — Свет» газетасының дәвамы дип әйтергә мөмкин. Укучыга төрле юнәлештә җиткерелүләренә, арада озак еллар ятуга карамастан, «Нур — Свет»ның да, «Питер татар» порталының да максатлары бер — халыкчанлык, милләткә сөю, көнүзәк мәгълүмати яңалыклардан хәбәрдар булу һәм аларны «кайнар» килеш укучыга җиткерү.
Зәрия Хәсәнова,
«Питер татар» мохтәрияте әгъзасы.