Юлия Хучашева җитәкчелегендәге татар һәм башкорт яшьләренең “Питер буйлары” оешмасы Петербург татар яшьләренә зур бүләк бирде – татар эстрадасыннан иң популяр җырчыларның берсенең, Гүзәл Уразованың, концертын оештырды. Шул концертта яшьләр, бар кайгыртулары турында да онытып, чын күңелдән биеделәр, җырладылар, күңел ачтылар.

Концерт 13 июньдә Московская метросы районындагы “Jagger” клубында оештырылды, ул дискотека форматында булып узды. Шәһәребездә шундый концертларның уздырылуы, татар яшьләренең аларга барырга мөмкинлеге булуы – бик мөһим эш, дип уйлыйм мин. Традицион татар мәдәниятен саклап тотуга юнәлдерелгән бәйрәмнәр, фестивальләр, мәдәни чаралар да булсын, ләкин татарлык алда да яшәр өчен нәкъ яшьләрне кызыксындыра ала торган татар концертларын, бию кичәләрен уздырмаска да ярамый. “Питер буйлары” оешмасына Санкт-Петербургта шундый чаралар оештыруы, татар яшьләренә милли мохиттә күңел ачу мөмкинлек бирүе өчен зур рәхмәт!

Кичә кунаклары “Jagger” клубында сәгать 19 дан бирле инде җыела башладылар, һәм, сәгать 20 дә сәхнәгә баштан Гүзәл Уразованың ире Илдар Хакимов, ә аннары Гүзәл үзе чыккач, барысы да таңга калганнан каты итеп кычкырып җибәрделәр. Ачык күренә: Төньяк башкалада, башка татарлар яшәгән төбәкләрдә кебек тә, Гүзәл Уразованы һәм аның җыр иҗатын беләләр һәм бик яраталар. Концертка килгән кунакларның күбесе Гүзәлнең җырларының текстларын яттан белә иде икән – Гүзәл, сәхнәдә чүгәләп, кемгәдер микрофон биргәндә, кызлар үзләре җырлый башлый иделәр. Ә җырлар бик күңелле иде – “Килче яныма”, “Күчтәнәч”, “Тимәсен тик күзләрем” һәм башкалар.


Гүзәл Уразова – Татарстан Республикасының атказанган һәм халык артисты, Башкортстан Республикасының да атказанган артисты дип әйтеп үтик. Үзе сәхнәдән әйткәнчә, ул музыкаль карьерасын 23 ел элек инде башлаган, кайбер кешеләр аңа: “Мин сезнең җырларыгыз белән үстем!” – дип әйтәләр инде икән, аның сүзләренчә. Ләкин бу хәл һич сизелми: алдыбызда матур, яшь кыз чыгыш ясый иде, нинди “23 ел элек”?! Үзенә 23 яшь бирерсең.

Илдар Хакимов, сөйгән хатынына ярдәм итеп, берничә җыр үзе башкарды (“Миңа син генә кирәк”), берничә – Гүзәл белән. Иренең Гүзәлне хуплавын күрергә бик шатлыклы иде: бар ир-атлар да үз хатын-кызларын шулай хупласыннар!

Гүзәл залга татарча эндәште, шуны да билгеләп үтәргә кирәк. Шәһәребездә гаммәви чараларда, хәтта татар чараларында да, татар телен еш ишетмәссең, кызганычка каршы; шуңа күрә һәр татар телле чара, аеруча яшьләр өчен оештырылганы, безнең өчен бик әһәмиятле: алар кешеләрдә туган телнең кирәклеген, аның белән зур шәһәрдә дә куллану мөмкинлекләр булуын аңлауны ныгыталар.

Тамашачылар Гүзәл Уразованы бик җылы итеп каршыладылар: ир-атлар аңа чәчәк бүләк иттеләр, кызлар аның белән бергә фотога төштеләр. Һәм җырчыга нәрсә дә булса бүләк иткәннәрнең барысы да үзләре дә аңардан үзе булган календарьлар бүләккә алдылар.

Табынучыларның шатлыгына каршы, Гүзәл сәхнәдән Петербургка тагын да 10 ноябрьдә яңа концерт программасы белән килер дип вәгъдә итте. Димәк, 10 ноябрьдә тагын да Гүзәл Уразованың концертында очрашабыз!
Максим Кузнецов,
КФҮ фәнни хезмәткәре.












