Кичә, 12 июньдә, без Россия көнен билгеләп үттек. Зур дәүләт бәйрәме уңаеннан Санкт-Петербург Александровский садында, Адмииралтейство бинасы алдында, Милләтләр балы дигән фестиваль оештырылды. Анда күп төрле Россиядә яшәүче халыклар иҗади коллективлары катнашты, шул исәптән Светлана Җиһангирова җитәкчелегендәге татар “Акчарлак” ансамбле дә.

Татар «Акчарлак» ансамбле чыгышыннан элек

12 июнь – Россия көне, дәүләт бәйрәме. Аны гамәлгә кертү сәбәбе урта һәм олы буыннардан күп кешеләр өчен ямансу булса да (шул көнне 1990 елда РСФСР дәүләти суверенитеты турындагы декларация кабул ителгән иде, һәм бу, минем карашымча, совет хакимияте өчен бик каты һөҗүм булды), хәзер бу бәйрәм безнең бөек, бар халыкларының да телләрен һәм мәдәниятләрен саклап үстерергә мөмкинлек бирүче илдә яшәвебез белән горурлану көненә әверелгән. Шуңа күрә бөтен илебездә бәйрәм чаралары оештырыла, шул исәптән төрле халыклар коллективлары катнашуындагы фестивальләр дә.

Санкт-Петербургта Россия көнендә традиция буенча Милләтләр балы дигән фестиваль уздырыла. Быел ул тугызынчы тапкыр инде булып узды. Санкт-Петербургта яшәүче төрле халыклар вәкилләрен җыйган фестиваль шәһәр үзәгендә – Александровский садында, Адмиралтейство бинасы алдында, кунаклар каршылады. Ул Санкт-Петербург Милләтләр йорты тарафыннан Санкт-Петербург милләтара мөнәсәбәтләр һәм миграцион сәясәтне гамәлгә ашыру комитеты ярдәме белән оештырылды.

Фестиваль Адмиралтейство бинасы алдында булып үтте

Бәйрәмдә дистәләгән җыр һәм бию коллективы чыгыш ясады. Санкт-Петербург татарларыннан вәкилләр Светлана Җиһангирова җитәкчелегендәге “Акчарлак” ансамбле артистлары булды. Алар үз “визит карточкасы”на әверелгән “Бәхеттә, шатлыкта” җырын башкардылар, аннары сәхнә алдында татар биюен дә күрсәттеләр. (“Акчарлак” ансамбле җыр белән чыгышы видеосын телеграм-каналыбызда карагыз.)

Аннары Санкт-Петербург Милләтләр балында удмурт “Невский италмас” ансамбле (җитәкчесе Ольга Яковель), башкорт “Ирәндек” ансамбле (җитәкчесе Гөлназ Ибраһимова), чуваш “Парне” ансамбле (җитәкчесе Татьяна Ильина) һәм башкалар да чыгыш ясадылар. Ләкин алар гына түгел – алардан тыш, тамашачылар казакъ, үзбәк, алман, ләһ, якут, корея, ингерманланд фин, эстон, калмык, бурят, гөрҗи, абхаз, осетин, әрмән, дагстан артистларын күрделәр. Тамашачыларның аерым кызыксынуын Кавказ халыклары бию коллективларының чыгышлары уятты: матур милли киемнәрдә яшь егетләр һәм кызлар сәхнәгә яки сәхнә алдына чыккач, тамашачыларның күбесе шул ук мизгелдә Кавказ биюләрен видеога төшерер өчен смартфоннар чыгарып торды.

Минем кебек телләр белән шөгыльләнүче кешегә шундый милләтара фестивальләр дуслар, танышлар белән төрле телләрдә сөйләшергә мөмкинлек бирәләр. Татар, удмурт, башкорт һәм чуваш телләрендә сөйләшү мөмкинлеген мин ул көнне ычкындырмадым.

Безнең шәһәребез дә, бөтен илебез дә бик күпмилләтле, һәм бар халыклар да бер-беребез белән дус-тату булып яшиләр – шуны Милләтләр балы шикелле фестивальләр ачыктан-ачык исбатлыйлар. Бергә булыйк, бердәм булыйк, дуслыгыбызны саклап тотыйк!

Максим Кузнецов,
КФҮ фәнни хезмәткәре.

Добавить комментарий

, , , , , , , , , , , ,
Похожие новости