7 июньдә Ленинград өлкәсе Всеволожск районы Энколово авылында иске традиция буенча татар һәм башкорт Сабантуй бәйрәме булып узды. Берничә дистә мең кеше иҗади коллективлар һәм индивидуаль артистларның концертын карады, милли уеннарда катнашты, канатта йөрүченең һәм көрәшчеләрнең җитезлегенә сокландырды.

Иске заманнарда Сабантуй сабан ашлыкларын чәчеп бетерүгә багышланган авыл бәйрәме булган булса, хәзер ул иҗади коллективлар, җырчылар һәм биючеләр катнашуында зур фестивальгә, татар һәм башкорт милли бәйрәменә әверелгән. Ачык мәгълүмат буенча, Энколово авылында Сабантуй 1956 елдан бирле булып уза. Димәк, киләсе елда Сабантуебызның юбилеен билгеләп үтәчәкбез!

Ленинград өлкәсендә һәм Санкт-Петербургның үзендә күп милли бәйрәм булып уза, ләкин Сабантуй – алардан иң зуры, иң популяры, иң күңеллесе дип әйтеп буладыр. Аны оештыру белән 1990 еллардан Санкт-Петербург татар милли-мәдәни автономиясе шөгыльләнә, аңа бу эштә Санкт-Петербург администрациясе, Ленинград өлкәсе администрациясе, Татарстан Республикасы хөкүмәте һәм Башкортстан Республикасы хөкүмәте ярдәм күрсәтәләр. Шуңа күрә бу бәйрәм һәрвакыт бик кызыклы.

Быел да анда татар этноавылы, башкорт этноавылы һәм төп сцена оештырылган иде. Татарстан Республикасыннан Сабантуебызга Алабуга районыннан артистлар һәм сәүдәгәрләр килгәннәр, Башкортстаннан исә – Дәүләкән һәм Гафури районнарыннан. Республикалардан артистлар бәйрәмнең икенче өлешендә чыгыш ясадылар, ә сәгать 10 да башланган беренчесендә безнең җирле коллективларыбыз, җырчыларыбыз һәм биючеләребез тамашачылар алдында үз иҗатын күрсәттеләр. Татар “Акчарлак”, “Нур”, “Файда” җыр ансамбльләре, башкорт “Ирәндек” җыр ансамбле һәм “Наза” бию ансамбле, җырчылар Линара Николашкина һәм Альбина Ишмурзина, биюче Азамат Рәхимов, Гүзәл Исмәгыйлева җитәкчелегендәге Питер татар театры һәм башкалар исбатладылар: бездә дә талантлы татар һәм башкорт артистлары бар, республикаларда гына түгел!

Бәйрәм хедлайнеры, ягъни төп артисты, популяр татар җырчысы Айдар Галимов булды. Аның чыгышы вакытында хәтта кояш чыкты. «Кызыл розалар» һәм башка җырларына йөзләгән кеше бергә биеде.

Татар һәм башкорт яшьләренең “Питер буйлары” оешмасы (җитәкчесе Юлия Хучашева) яшьләр өчен үз күңел ачу программасын тәкъдим итте. Аны “Питер буйлары” активистлары Алия Вәкилова һәм Ландыш Шәфигуллина алып бардылар. “Питер буйлары” программасында җырлар тану конкурсы, Питер татар театры һәм “Ак каен” коллективлары чыгышлары һәм башкасы да булды. Ә бәйрәм ахырында “Питер буйлары” мәйданчыгында яшь башкорт диджее Ләйсән Зәйнетдинова белән яшьләр өчен дискотека оештырылды. Ләйсән яшьләргә башкортча эндәште (әлбәттә, татарлар да аны яхшы аңлаган), бу исә туган телнең яшьләр арасында да кулланылуының мөмкинлеген һәммәсенә дә күрсәтте. Үзем Сабантуйларда күп ел инде йөрсәм дә, элек нәкъ яшьләр өчен мәйданчыкның оештырылганын хәтерләмим. Ә бу – бик яхшы эш дип әйтергә кирәк: яшьләрне Сабантуйга һәм туган телгә җәлеп итү – бу бик дөрес.

Шул Сабантуйда “Питер.Татар” порталы журналистларына удостоверениеләр дә тапшырылды. Үзем, Линара Николашкина һәм Фәридә Грендага удостоверениеләр һәм бейджлар тапшырып, бу импровизацияләгән церемонияне видеога төшерттем дә (аны “Питер.Татар” телеграм-каналында карагыз).

Быелгы зур Энколово Сабантуе бик күңелле узды. Моның өчен бар оештыручыларына һәм артистларга да зур рәхмәт белдерәбез!

5 июльдә Тосно Сабантуенда очрашканга кадәр!

Максим Кузнецов,
КФҮ фәнни хезмәткәре.

Фотолар авторныкы.

Добавить комментарий

, , , , , , , , , , , , , , , , , , ,
Похожие новости