31 майда, язның соңгы көнендә, Ленинград өлкәсе Бугры шәһәрендә чувашларның Акатуй бәйрәме булып узды. Анда чувашлар гына түгел, татарлар да катнаштылар.

Барыбыз да татарларның (һәм башкортларның) төп милли бәйрәменең Сабантуй булуын белсәк, чувашларның Акатуй бәйрәме турында кайберләребез белмидер. Ләкин бу бәйрәм төбәгебездә (Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә) якынча егерме ел дәвамында инде оештырыла, һәм ул да, Сабантуйдан кечкенәрәк булса да, истә калырлык һәм күңелле булып уза, анда сәхнәдән чуваш телендәге котлаулар тыңлап була, чуваш җырларына биеп була да.

Быел Акатуй бәйрәме беренче тапкыр шәһәр статусын күптән түгел генә алган Бугрыда булып узды, артистлар һәм кунаклар Бугры мәдәният һәм күңел ачу үзәге янындагы мәйданда җыелдылар. Ләкин бәйрәм программасы башланганнан элек, сәгать 10 да башланып, мәдәният йортында яшьләр конференциясе дә булып узды. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган ул чарада яшьләр ул сугышның каһарманнарын искә төшерделәр, аларның гомер юллары турында сөйләделәр. Конференцияне чуваш җәмгыяте активисты Анастасия Степанова алып барды. Үзем, миңа сүз бирелгәч, үземнең сугыш кагылган кардәшләрем турында сөйләдем. Чуваш җәмгыятебез милли мәдәнияткә багышланган проектлар белән генә шөгыльләнми, зур патриотик эш тә алып бара, һәм бүгенге көндә бу бик дөрес.

Сәгать уникенче яртыда мәйдандагы сәхнәдә концерт башланды. Анда чуваш җырлары гына түгел, татар җырлары да яңгырады: ике номер белән безнең яраткан “Файда” ансамблебез чыгыш ясады (җитәкчесе Диләрә Йосыпова). Ә сәгать 12 дә Акатуй бәйрәменең тантаналы ачылуы булды. Сәхнәдән җыелганнарга Ленинград өлкәсе Дуслык йорты җитәкчесе һәм Щеглово авыл поселениесе башлыгы Юрий Паламарчук, Всеволожск муниципаль районы администрациясе рәисе урынбасары Светлана Цымбаревич, Бугры шәһәр поселениесе рәисе Елена Моисеева, Бугры шәһәр поселениесе администрациясе урынбасары Светлана Ломашевская, сугышчан хәрәкәтләр ветераны, полковник, педагогика фәннәре докторы, профессор Григорий Дмитриев, Санкт-Петербург чуваш милли-мәдәни автономиясе һәм Ленинград өлкәсе чуваш мәдәни җәмгыяте рәисе, Ленинград өлкәсе губернаторы каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр буенча киңәш әгъзасы Валериан Гаврилов мөрәҗәгать иттеләр. Аннары концерт дәвам ителде.

Бәйрәмнең тантаналы ачылуы

Үз чыгышлары белән кунакларны һәм бер-берсен җирле “Юрату” һәм “Парне” чуваш фольклор ансамбльләре, “Кевер” һәм “Ахаяс” чуваш бию ансамбльләре, Мәскәүдән “Ентеш” чуваш ансамбле, Чувашстаннан “Арман” ансамбле һәм “Созвучие” балалар студиясе һәм башкалар шатландырдылар. Чуваш җырчысын Виктория Захарованы аеруча җылы итеп каршыладылар. Красное Село шәһәреннән “Нур” татар ансамбле дә (җитәкчесе Эльдар Мурдашев) ике җыр белән чыгыш ясады. Һәм аннан соң Зифа Иванова һәм мин үзем, сәхнәгә менгәч, чувашча “Ҫурхи вӑрманта” җырын башкардык. Безнең чыгышыбыз татар һәм чуваш дусларымны бик гаҗәпләндерде, аларны таңга калдырды! (Аны анда карый аласыз: https://t.me/maksimkuznecovofficial/138; Венера Думцева видеосы.)

Акатуй кысаларында төрле ярышлар да уздырылды. Махсус хәрби операция катнашучысы Геннадий Дмитриевтан бүләккә герләр спорты ярышында беренче урын Алексей Миронов яулады, дротиклар ыргыту ярышында исә – Бугрыда яшәүче яшь кеше Никита Семенецкий. Бәйрәмнең бар кунакларына да түләүсез рәвештә пылау өләштеләр.

Акатуй бәйрәмен бар оештырганнарга, аеруча Валериан Гавриловга, зур рәхмәт белдерәм! Бергә чувашча җыр белән чыгыш ясарга тәкъдим иткән Зифа Ивановага да зур рәхмәт һәм пысӑк тав әйтәсем килә!

Төбәгебездәге киләсе милли бәйрәм – 7 июньдә Энколово авылында узачак Сабантуй, анда күрешербез!

Максим Кузнецов,
КФҮ фәнни хезмәткәре.

Добавить комментарий

, , , , , , , , , , , , , , ,
Похожие новости