Сезнең игътибарга Казан федераль университеты Каюм Насыйри институты Санкт-Петербург мәгариф һәм мәдәният үзәге каршындагы 2024/2025 уку елы татар теле курслары тыңлаучысы Зөбәрҗәт Ягъфәрова эссесын тәкъдим итәбез.

«18 май көнне Санкт-Петербург шәһәре КФУ Каюм Насыйри институты мәгариф һәм мәдәният үзәгендә 2024/2025 уку елында татар телен өйрәнгән укучыларга сертификатлар тапшыру тантанасы булып үтте. Әлеге чарада катнашканнарны татар телен, татар сүзен, татар әдәбиятын, татар иҗатын ярату берләштерә.

Без, татар теле курсларына йөрүчеләр, Эльвира Әхмәтованың «Татар сүзе» җырын үзебезгә девиз итеп алдык:

«Җанга якын барыннан да татар сүзе,
Дуслаштыра, берләштерә җирдә безне.
Үтеп керә һәрбер өйгә, hәр күңелгә,
Татлы да ул, назлы да ул, үтемле дә».


Татар мәдәни үзәге безне ишекләрен киң итеп ачып каршы ала. Биредә җылы, чиста, якты, киләсе килеп кенә тора. Укытучыбыз Фирая Ильгизәр кызы Рәшитова безне ягымлы итеп каршы ала, дәресләрне дөрес оештыра, һәркемгә ярдәм итәргә тырыша. Дәресләрдән башка, без төрле кичләрдә, бәйгеләрдә катнашырга тырышабыз. Кичәләр безнең туган телебезне саклауда мөһим роль уйный, телне үстерүгә зур өлеш кертә.

2024/2025 уку елында бик теләп дөньякүләм «Татарча диктант» акциясендә катнашып, рәхмәт хатларын алдык
Билгеле татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилгә багышланган VII дөньякүләм «Җәлил укуларын» көтеп алдык, кичәдә аның шигырьләрен төрле телләрдә сөйләдек.
Татар теленә багышланган «Татарча беләсеңме?» дип аталган викторинада көч сынаштык. Безнең «Якташлар» төркеме «Ат җиккәндә үзең җик – кешедән җиктермә» татар халык мәкален девиз итеп алып, икенче урынны яулады.
Галим, мәгърифәтче, язучы Каюм Насыйриның тууына 200 ел булуына багышланган кичә дә бик күңелле узды. Аңың тормыш юлы турында фильм карадык, әсәрләре турында фикерләр алыштык, викторинада катнаштык. Яңа заман татар теле һәм әдәбиятына нигез салучы Габдулла Тукайга багышланган дәрес тә булды апрель аенда. Аның иҗади юлын тагын сөйләп үттек, шигырьләрен укыдык.
13 майда «Бөек Җинүнең 80 еллыгы һәм тынычлык елы»на багышланган кичәдә дә катнаштык без. Анда Ленинград блокадасы вакытында тере калган сугыш балалары, хезмәт ветераннары килде. Без аларны Җиңү көне белән котладык, чәй табынын оештырдык. «Акчарлак» төркеме бик матур концерт номерлары белән кичәне тәмамлады.

Дөньякүләм әдәби марафоннарда да катнаша татар теле курсларына йөрүчеләр. ХХХI Дөньякуләм әдәби марафонда ике җиңүче бар: Ася-Августа Никифорова һәм Зөбәрҗәт Ягъфәрова.
Чара чәй эчү белән тәмамланды. Һәр кешегә куанычлы тормыш теләп таралыштык».

Зөбәрҗәт Ягъфәрова.
Текстны Ася-Августа Никифорова җыеп язып җибәреп бирде.
Максим Кузнецов редакциясендә.

Добавить комментарий

, , , , , , , , , , , , ,
Похожие новости