21 майда Санкт-Петербургта, Воскресенская яр буе урамындагы “Гнездо глухаря” клубында, гадәти булмаган концерт булып узды. Аны танылган полиглот Дмитрий Петров үз “ПетровБэнд” төркеме белән бирде.
Дмитрий Петров – Россиядә бик танылган шәхес, аны бөтен илдә дә сәләтле чит телләр укытучысы булып беләләр. 2012–2016 елларда ул “Культура” телеканалында “Полиглот” тапшыруын алып барып, анда сигез төрле тел буенча – инглиз, итальян, француз, испан, алман, һинд, португал һәм хәтта кытай теле буенча укучылар белән курслар оештырган. Бу тапшыру үз вакытында бик популяр иде һәм күп кешегә чит тел өйрәнүдә үз көчләренә ышанырга ярдәм иткән. Аннары Дмитрий Петров Казакъстанда казакъ теле курсын алып барган һәм соңыннан Россия телләре белән шөгыльләнә башлаган: 2019 елда ул Татарстан хакимиятенең чакыруы буенча ТНВ телеканалында 24 дәрестән гыйбарәт татар теле курсын алып барган, 2023 елда калмык теленә дә тотынган. Аның телләр белүе шаккатыра: ул дистәләгән телләр белә, күп телләр буенча уку әсбапларын да чыгара. Татар теле буенча дәреслеге дә бар (“Татарский язык. 16 уроков. Базовый тренинг”).

Ә тагын Дмитрий Петров музыка иҗаты белән шөгыльләнә икән. 21 майда булып узган концертта ул “ПетровБэнд” исемле төркеме белән кунаклар алдында төрле телләрендәге җырлар башкарды (берничә Дмитрий Петров үзе язган рус телендәге җыр да яңгырады). “Кайбер без белгән җырларның чит телендәге оригиналлары барлыгын без белмибез”, ди Дмитрий Юрьевич. Мәсәлән, “Я начал жизнь в трущобах городских” җырының португал телендәге оригиналы (Бразилия балыкчыларының җыры), ә “Люди встречаются, люди влюбляются, женятся” җырының – венгр телендәгесе (оригиналларын Дмитрий Петров оригинал телләрендә башкарды). Кайбер җырларны ул (кайвакыт дусларының ярдәме белән) берничә телдә башкарды: мәсәлән, гарәп, француз һәм итальян телләрендә, инглиз, француз һәм кечуа телләрендә дә. Тагын концертта кытай, грек, литва, чех, латин, алман телләре яңгырады – телләр сөючеләр өчен чын оҗмах.

Минем өчен Дмитрий Петров яхшы мисал – телләр белән дә, музыка белән дә шөгыльләнүдә. Мин дә кайчандыр (мәсәлән, сентябрь ахырында, туган көнем уңаеннан) үз дусларым өчен төрле телләрендәге җырлар булган концерт бирермен дип ышанам.
Максим Кузнецов,
КФҮ фәнни хезмәткәре.