19 майда Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасының даими вәкиллегендә “Питер.Татар” журналистлары һәм киңәшчеләре порталыбызның туган көнен билгеләп үтәргә җыелдылар.

“Питер.Татар” порталы Татарстан Республикасы даими вәкиллеге хуплавы белән IT-белгеч Равил Закиров инициативасы буенча үз эшен ерактагы инде 2019 елда башлап җибәрде. Бу узган алты елда портал хөрмәтле һәм популяр Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарлары тормышыннан хәбәрләр турында сөйли торган массакүләм мәгълүмат чарасына әверелде. Татар җәмгыятебездә безне беләләр һәм яраталар. Һәм, әлбәттә, безне укыйлар – сезнең кызыксынуыгыздан башка, кадерле укучыларыбыз, безнең бернәрсә дә килеп чыкмас иде, без бит сезнең өчен эшлибез.

Порталыбызның журналистлары сез Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар тормышы турындагы хәбәрләр белсен өчен төбәгебездә һәр татар теле һәм мәдәнияте белән бәйләнгән чарага килеп эләгергә тырышалар һәм аннары алар хакында мәкаләләр тырышып, җентекләп язалар, еш кына кич азагында яки төнлә. Без барыбыз да мәшгуль кешеләр, ләкин сезне игътибарсыз калдыра алмыйбыз.

Яңалыкларыбызны Татарстанда да укыйлар: кайбер язмаларыбыз Бөтендөнья татар конгрессы сайтында да алынып басылалар. Һәм Татарстанда гына түгел – безнең укучыларыбыз Мәскәүдә дә, Екатеринбургта да, хәтта Австралиядә яшиләр.

Шамил Шәяхмәтов порталыбызның эше белән канәгать

Бүген “Питер.Татар” порталы – хәзерге челтәр басмасы. Аның бар төп социаль челтәрләрдә дә төркемнәре бар (әмма piter.tatar сайты үзе турында да онытмагыз!), смартфоннар өчен мобиль кушымтасы да бар. Барысы да сезнең уңайлыгыгыз өчен!

Портал үткәрә торган онлайн-викториналар (квизлар) турында да онытмыйк. Порталның нигез салучысы һәм баш редакторы Равил Закиров, белгечләр белән хезмәттәшлектә сораулар уйлап чыгарып, портал исеменнән бар теләүчеләр өчен танылган татар шәхесләренә багышланган квизлар үткәрә. Габдулла Тукай, Муса Җәлил һәм Каюм Насыйри иҗаты һәм тормышы турында квизлар портал укучыларыбыз арасында зур кызыксыну уятты, беренче өч урын алганнар кечкенә акча бүләген дә алдылар. Планнарда татар теленә багышланган квиз үткәрү бар. Һәм тагын соңгы елларда портал Яңа ел онлайн-концертларын да оештыра.

Равил Закиров еракта яшәсә дә, безнең белән бергә булды

Үзем портал эшенә Санкт-Петербург Каюм Насыйри институты мәгариф һәм мәдәният үзәге татар теле методисты Фирая Рәшитова тәкъдиме буенча 2024 елда кушылдым һәм шул вакыттан бирле монда төрле татар чаралары турында татарча мәкаләләр язам. Бу үземә татар телен куллану, үземне “тонуста тоту” яхшы ысул була, татар мәдәни тормышы үзәгендә булырга да мөмкинлек бирә. Моның өчен мин “Питер.Татар” порталына бик рәхмәтлемен.

Соңгы вакытта порталыбызда Ася-Августа Никифорованың төрле темаларга эсселары да бастырыла дип билгеләп үтәргә кирәк. Аның язмалары укучылардан күп уңай бәя ала.

Татарстан Республикасы даими вәкиллегендә очрашу вакытында вәкиллекнең җитәкчелеге – Татарстан даими вәкиле Шамил Шәяхмәтов һәм аның урынбасары Дамир Сабиров, журналистлар – Линара Николашкина, Фәридә Гренда, Зария Хәсәнова һәм мин, һәм киңәшчеләр – Фирая Рәшитова һәм Рашит Мәһдиев Татарстаннан видеоэлемтәгә чыккан Равил Закиров, Гүзәл Садыйкова һәм Таһир Вәлиуллин белән бергә “Питер.Татар” порталыбызның эшенә нәтиҗә ясадылар һәм порталның перспективалары турында сөйләштеләр. 2022 елда портал Татнетны үстерү фонды тарафыннан оештырылган престиж “Белем җәүһәрләре” халыкара интернет-проектлар конкурсында өч номинациядә лауреат булды, дип искә төшерде Равил Закиров; хәзер дә ниндидер журналистлар конкурсына, мәсәлән “Бәллүр каләм”гә, гариза биреп була диюе белән барысы да ризалаштылар. Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасының даими вәкиллеге һәм Санкт-Петербург дәүләт университеты Журналистика һәм массакүләм коммуникацияләр югары мәктәбе үзара килешү төзегәч, “Питер.Татар” порталында СПбГУ студентлары практикасын да үтә алырлар дигән сүзләр дә яңгырады.

Кепкалар киләсе хуҗаларын көтә

Равил Закиров портал хезмәткәрләре өчен бүләкләр – портал логотибы булган кепкалар җибәргән. Хәзер барыбызның да шундый “тану билгесе” булыр, тиздән удостоверениеләр дә ясалачак.

Үз бәйрәмебез уңаеннан без үзебезгә укучыларыбызның артачагын телибез. Порталыбызда хәбәрләр укыгыз, аның социаль челтәрләрдәге ресурсларын күзәтеп барыгыз, дусларыгызга да безнең турында сөйләгез!

Сезнең яраткан “Питер.Татар” порталыгызның коллективы: Равил Закиров, Максим Кузнецов (бу мәкаләнең авторы), Линара Николашкина, Фәридә Гренда, Гүзәл Садыйкова, Зария Хәсәнова, Таһир Вәлиуллин, Фирая Рәшитова, Ринат Мәһдиев.

Добавить комментарий

, , , , , , , , , , , , , ,
Похожие новости