19 май – Татарстан Республикасы матбугат көне. Нәкъ шул көнне Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасының даими вәкиллеге җитәкчелеге – даими вәкил Шамил Шәяхмәтов һәм аның урынбасары Дамир Сабиров, Санкт-Петербург Каюм Насыйри институты мәгариф һәм мәдәният үзәге татар теле курслары методисты, “Ак калфак – Нева” Санкт-Петербург татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Фирая Рәшитова, Казан фәнни үзәге күпфакторлы гуманитар анализ һәм когнитив филология лабораториясе фәнни хезмәткәре, “Питер.Татар” порталы корреспонденты Максим Кузнецов һәм башка Санкт-Петербург татар җәмгыяте вәкилләре Санкт-Петербург дәүләт университеты Журналистика һәм массакүләм коммуникацияләр югары мәктәбе җитәкчелеге һәм студентлары белән очрашу уздырдылар.

СПбГУ Журналистика һәм массакүләм коммуникацияләр югары мәктәбендә татар җәмгыяте вәкилләрен укудан тыш эшчәнлек буенча директоры урынбасары Наталья Тренина каршылады. Аннары хөрмәтле рәсми затлар һәм җәмәгать эшлеклеләре белән очрашыр өчен журналистика югары мәктәбе директор Анатолий Пую килде. Аның белән сөйләшкәндә мөһим темалар: студентларның практикасын Татарстан компанияләрендә оештыру, студентларны Сабантуй бәйрәменә җәлеп итү, аларны төрле проектлар кысаларында татар мәдәнияте белән таныштыру һ. б. күтәрелгән иде. Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасының даими вәкиллегенең һәм Санкт-Петербург дәүләт университеты Журналистика һәм массакүләм коммуникацияләр югары мәктәбенең үзара хезмәттәшлек итәргә ниятләре бар, тиздән бу учреждениеләр арасында килешү төзелер дип ышанып була. Һәм ул татар җәмгыятенә дә, университетка да файда китерә алыр.

(минем иң озак сурәт астындагы язуым)
Бу сөйләшүдән соң Анатолий Пую татар җәмгыяте вәкилләрен Журналистика һәм массакүләм коммуникацияләр югары мәктәбе студентлары белән очрашуга озата барды. Университетта уку процессы баруы сәбәпле ул сөйләшү озакка сузыла алмаган булса да, иң төп сүзләр әйтелде. Шамил Шәяхмәтов студентларга үзе җитәкли торган даими вәкиллекнең нәрсә белән шөгыльләнүен кыскача әйтте, аларга “Питер.Татар” порталының барлыгын да белдерде. Максим Кузнецов порталның эше турында сөйләде, анда Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар җәмгыяте тормышыннан хәбәрләр русча һәм татарча бастырыла дип хәбәр итте. Фирая Рәшитова Санкт-Петербург Татар мәдәни үзәге каршындагы Каюм Насыйри институты мәгариф һәм мәдәният үзәгендә татар теле курсларының эшләвен белдереп, студентларны киләсе октябрьдән бирле татарчаны өйрәнергә чакырды. Очрашуда беренче татар газетасы “Нур”ның Гатаулла Баязитов инициативасы буенча 1905 елда нәкъ Петербургта басылып чыга башлаганы да искә төшерелде. Анатолий Пую 1990 елларда яңартылган Санкт-Петербург “Нур” газетасын басылып чыгарырга СПбГУ журналистика факультеты ярдәм иткән дип хәбәр итте.




Узган очрашу Санкт-Петербург татар җәмгыяте алдында да, Санкт-Петербург дәүләт университеты алдында да яңа перспективалар ача. Татарстан даими вәкиллеге һәм татар иҗтимагый оешмалар ярдәме белән Төньяк башкаладан студент-журналистлар Татарстан Республикасында эшләүче компанияләрдә, даими вәкиллекнең сайтында яки “Питер.Татар” порталында практика үтә һәм татар мәдәнияте белән таныша алырлар дип өметләнәбез.

(Кайда минем филология факультетында узган елларым?..)
Максим Кузнецов,
КФҮ фәнни хезмәткәре.
Фотолар авторныкы, Дания Никифорованыкы һәм Мария Правдинаныкы (СПбГУ)