18 майда “Московские ворота” метросы янындагы “Руки вверх” клубында яшьләр арасында популяр татар җырчысы Марат Яруллин концерт бирде. Аны петербурглылар өчен татар һәм башкорт яшьләренең “Питер буйлары” оешмасы оештырган (җитәкчесе Юлия Хучашева).
Концерт сәгать 19 да башланырга тиеш булса да, кунаклар – нигездә яшь татар кызлары – клуб янына концерт башлавыннан сәгать ярым элек килә башлады. Алар барысы да Марат Яруллинның шәһәребезгә концерт белән киләчәген бик көткәннәрдер.

Марат Яруллин татар эстрадасында берничә ел элек кенә популярлыкка ирешкән булса да, хәзер аны иң популяр татар артистларының берсе дип атап була. Аның “Агыйдел буйлары”, “Минем серем”, “Яна йөрәгем”, “Гүзәлем”, “Җылы сүз” җырлары татар кызларының күбесенең плейлистларына керәдер. Мин үзем дә кайчандыр аның “Бураннарда адаштым” җырын бер кичәдә башкарган идем. Аны шәһәребездә дә яратуларын 18 майда булып узган концерт ачыктан-ачык исбатлады.

(Порталыбызның хезмәткәрләренең берсен табыгыз)
Артист үзе, сәхнәгә чыгып, Петербургтагы концертына шулхәтле кеше килерен көтмәде дип әйтте. Ләкин аны бик яхшы каршыладылар: кунакларның күбесе Марат Яруллин белән бергә җырладылар, аны смартфоннарга еш кына төшерделәр, биеделәр. Концерт дискотекага әверелде – ә яшьләр өчен тагын ни кирәк? Шунысын да әйтик: Марат һәм аның командасы (ә ул концертында һәр музыкантын һәм биючесен тамашачылар белән таныштырды) Петербургта чыгыш ясаганнан көн элек Мәскәүдә дә концерт бирде. Петербургка ул төн белән китеп килгән.




Марат Яруллин Казанда яшәсә дә, үзе Нижгар татарларыннан. Ул залда якташлары бармы-юкмы дип сорагач, күп куллар күтәрелде. Табылган якташларын Марат бераз Нижгар татарларына хас цылаштыручы әйтелеш белән күңеллеләндерде; бөтен төн җиткәнче диярлек сузылган кичә бик күңелле – җырлар, биюләр, шаяртулар белән булып узды.


Ә тиздән, 13 июньдә, шәһәребездә тагын бер танылган татар җырчысы, Гүзәл Уразова, концерт бирәчәк. Билетлар urazova.ru сайтында.
Максим Кузнецов,
КФҮ фәнни хезмәткәре.
t.me/maksimkuznecovofficial