17 майда Ленинград өлкәсе Дуслык йорты бөтенроссия “Музейлар төне” акциясенә кушылды. Бу акция кысаларында ул ачылган ишекләр көнен уздырды: кунаклар Дуслык йортындагы милли музейларга барырга, Дуслык йортының төп корпуста (“Бакчачы Гульдның йортында”) экскурсиягә кушылырга, мастер-классларда катнашырга мөмкинлек алдылар. Чарага Ленинград өлкәсе “Файда” татар мәдәни җәмгыяте активистлары да катнашты.

“Ну-ка, люди, встаньте в круг, встаньте в круг, встаньте в круг!”

Узган шимбәдә Дуслык йортындагы милли музейларга барып кайтырга теләгәннәр сәгате килде. Сәгать 18 дә анда кунаклар өчен танып белү һәм күңел ачу программасы башланды. Ул Дуслык йорты каршындагы эшләүче милли-мәдәни оешмалар ясаган музейлар, бакчачы Гульд йорты, конференц-залындагы рәсемнәр күргәзмәсе белән танышуны, милли уеннарда һәм мастер-классларда катнашуны үз эченә алды.

Дуслык йортының музейлар корпусында милли оешмалар вәкилләре бар кунакларга да үз мәдәниятләре турында сөйләделәр. Үз ишекләрен ул көнне татар, чуваш, башкорт һәм үзбәк, мари, коми, рус, украин, белорус, ингерманланд-фин музейлары ачтылар. Һәрберсендә дә аларның хуҗалары кунакларның сорауларына җаваплар бирделәр, аларга экспонатлар күрсәттеләр, кешеләрне үз гореф-гадәтләре белән таныштырдылар. Рөстәм Хучашев ис. татар мәдәнияте һәм көнкүреше музеенда “Файда” татар мәдәни җәмгыяте активистлары кунакларны каршы алдылар. Җәмгыять рәисе Илнур Гарифуллин җитәкчелегендә Эльнара Хөсәенова, Рушания Йосыпова, Венера Думцева, Янифә Федосова, Венера Мунжикова, Роза Дмитриева һәм Айгөл Селезнёва Дуслык йорты кунаклары өчен татар музеенда экскурсияләр үткәрделәр, балалар өчен тәлинкәләрне татар орнаменты белән бизәү буенча мастер-класс та алып бардылар.

Сәгать 18 дән башлап сәгать саен кешеләр Дуслык йорты алдындагы мәйданда җыелдылар, аннары аларны Дуслык йортының төп корпусына экскурсиягә чакырдылар. Экскурсияләрне Ленинград өлкәсе Дуслык йорты милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр бүлеге башлыгы Дмитрий Родышевцев алып барды. Экскурсиядән кунаклар Дуслык йортының хәзерге төп корпусы кайчандыр патшабикә Екатерина II гә хезмәт иткән бакчачы Вильям Гульдның йорты булганлыгын белделәр. Ә тиздән Дуслык йорты янында яңа мәдәни киңлек төзелер, дип хәбәр итте Дмитрий Родышевцев.

Дмитрий Родышевцев экскурсия алып бара

Конференцияләр корпусында кунакларны “Победа. Одна на всех” рәсемнәр күргәзмәсе белән таныштырды, Дуслык йорты эше турында сөйләде милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр бүлеге баш белгече, Төньяк-Көнбатыш федераль округ Ресурслар үзәге җитәкчесе Анна Мельникова. Ул кунакларга нефтьтән ясаган, Ленинград өлкәсе губернаторы Александр Дрозденко имзасы булган Ленинград өлкәсе картасын да күрсәтте.

Саламнан курчак ясау мастер-классы

Мәйданда күңел ачу программасын Дуслык йорты җитәкчесе урынбасары, “Россия халыклары ассамблеясы” төбәк бүлеге җитәкчесе Елена Ермолина алып барды. Күңел ачу программасы татар милли уеннарын үз эченә алды, аларны “Файда” татар милли-мәдәни җәмгыяте активистлары үткәрергә ярдәм иттеләр.

“Файда” татар мәдәни җәмгыяте активисткасы Янифә Федосова Рөстәм Хучашев исемендәге татар музеенда кунакларга экспозицияне күрсәтә

Музыка өчен милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр бүлеге баш белгече Станислав Зорин, мастер-класслар оештыру өчен – шул ук бүлегенең ияртүче хезмәткәре Елизавета Говорунова җаваплы булдылар. Дуслык йорты хезмәткәрләренең бердәм эшенә күрә, чара уңышлы узды. Дүрт сәгать дәвамында сузылган ачык ишекләр көне 500 кеше туплады.

Дуслык йорты хезмәткәрләре – афәриннәр!

Максим Кузнецов,
КФҮ фәнни хезмәткәре.

t.me/maksimkuznecovofficial
Фотолар авторныкы, Ленинград өлкәсе Дуслык йорты телеграм-каналыннан һәм “Файда” татар милли җәмгыятенең сәхифәсеннән

Җавап калдыру

, , , , , , , , , , , , , , , , ,
Похожие новости