11 майда Невский проспект, 70 адресындагы Журналистлар йортының кинозалында Татарстан киносы көне булып узды. Тамашачыларга ике фильм – “Телсез күке” (“Немая кукушка”) һәм “Гашыйклар тавы” (“Гора влюблённых”) күрсәтелде.
Фильмнар күрсәтелер алдыннан чыгыш ясаган Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасының даими вәкиле Шамил Шәяхмәтовның сүзләренчә, Петербургта яшәүче татарлар, татар кинокүрсәтүенә килеп эләгер өчен алдан бирәсе гаризалар җибәреп, залны өч сәгать дәвамында гына шыгрым тулганнар. Бу Төньяк башкалада Татарстан сәнгатенә карата зур кызыксыну барлыгын ачыктан-ачык исбатлый; татар театрлары спектакльләре дә бездә бик популяр. Ләкин татар киносын карарга мөмкинлек Петербургта бик сирәк була, шуңа күрә дә Татарстан киносы көне татар җәмгыятебездә зур кызыксыну уятты.


Чара, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллык юбилеена багышлап, Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасының даими вәкиллеге, Ленинград өлкәсе Сосновый Бор шәһәр округы “Кунак” татар мәдәни җәмгыяте һәм “АЛС-Стройконструкция” ҖЧҖ тарафыннан оештырылды. Аны оештыру идеясенең авторы – Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Рәхмәтуллина. Татарстан даими вәкиллеге, “Кунак” җәмгыяте (җитәкчесе Рөстәм Малахов) һәм “АЛС-Стройконструкция” башлыгы Рәшид Сәбитов белән бергә алар Татарстанга рәсми мөрәҗәгать язганнар, һәм анда Петербургта Татарстан киносы көнен үткәрергә бик теләп риза булганнар.

Безнең залыбызда буш урын юк!..
“Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллык юбилее елында без Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә яшәүче татарлар өчен һәм бар теләүчеләр өчен сугыш һәм сугыш вакытында кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр темасын ачыклаучы фильмнар күрсәтү нияте белән чыктык. “Татаркино” оешмасына мөрәҗәгать иттек, анда безгә ике яңа, күптән түгел генә төшергән, киң прокатка әле чыкмаган фильм тәкъдим иттеләр”, – дип сөйли порталыбызга “Кунак” җәмгыяте рәисе Рөстәм Малахов. “Гашыйклар тавы” фильмы хакында ябылган күрсәтүләрдә бик яхшы бәяләр бирелде. Шуңа күрә без, бу фильмнар тамашачыбызга ошар дип һич шикләнмичә, уйланылган проектны тормышка ашырдык һәм Петербург тамашачыларына бу фильмнарны күрсәттек. Бу бик күп уңай хисләр кузгатты”, – дип дәвам итә ул.

Тамашачылар ике фильм – “Телсез күке” (“Немая кукушка”) һәм “Гашыйклар тавы” (“Гора влюблённых”) карады. Икесе дә татар телендә (беренчесе – өлешчә, икенчесе – тулысынча) рус телендәге субтитрлар белән бара иде. Безнең җәмгыятебез өчен бу бик дөрес карар: туган телендә сирәк сөйләшүче кешеләр татар сөйләмен тыңларга җыелдылар, ләкин экранда ни сөйләгәнне субтитрларсыз аңлау алар өчен кыенлыклар тудыра алыр иде. Ә болай – татар телен дә тыңлап, барысын да аңлап була, бик уңай!


(«Телсез күке» фильмыннан кадрлар)
Петербург тамашачысына күрсәткән ике фильм да сугыш темасы белән бәйләнгән булса да, алар сугыш турында гына сөйләмиләр. Сугыш китә, ә мәхәббәт – мәңгелек тема ул. “Телсез күке” фильмында, мәсәлән, Зариф исемле егеткә (Илсаф Нәҗипов) үз сөйгән кызы Кәшифә белән (аны искиткеч матур, кара чәчле матуркай Сәидә Мөхәммәтҗанова, танылган яшь җырчы уйный), Фин сугышы фронтына китү сәбәпле, аерылырга туры килә, әмма нәкъ мәхәббәт татар егетен үлемнән коткара: авыр мизгелдә сөйгән кызын искә төшереп, ул аның белән җырлаган татар моңын җырлый башлый, һәм, моны ишеткәч, аңа Финляндиядә туып үскән һәм Финляндия өчен сугышучы татар егете Зыятдин (Эльдар Гатауллин), снайпер, атмый. Зариф та Зыятдинны үтерми – һәм шул аркада алар үз гаскәрләре өчен хыянәтчеләр булып чыга. Ә бәлки, кайвакыт хыянәт булып күренүче хәл хыянәт булмыйдыр?


“Гашыйклар тавы” фильмында да Сәет исемле егетне (Булат Гатауллин; аны Петербург тамашачылары күптән түгел Кариев театры спектакльләрендә күрделәр) сөйгән ярыннан Ясминәдән (Эльза Кәримова) сугыш аера. Ләкин ул, әсирлеккә эләгеп, аннары башка хатынга өйләнеп, туган авылына кайтмый – Ясминәсен бик сагынса да. Алтмыш ел узгач, картайган Сәетне (Илдус Әхмәтҗанов) аның улы (Рафик Таһиров) табып, туган авылына кайтара, һәм бер-берсен сөйгән ике йөрәк ниһаять яңадан берләшә. Фильмны Татарстанда танылган әдип Илдар Юзеев пьесасы буенча аның улы, шундый ук танылган режиссёр Салават Юзеев төшергән, һәм ул пьесадагы бәхетсез финалдан бәхетлесен ясаган. Бәлки, бу дөрестер: экранда бәхетле мәхәббәт тарихларын күрәсе килә!..


(Кайда син, мәхәббәтем?..)
Тамашачылар алдында чара башында Татарстан Республикасының “Татаркино” дәүләт бюджет мәдәният учреждениесенең башлыгы Миләүшә Айтуганова чыгыш ясады. Чара ахырында исә җәмәгатьнең Салават Юзеевка кызыксынучы сораулар бирергә мөмкинлеге бар иде. Безгә зур татар кинематографистларының килгәне зур мәдәни чарага әверелде, алда да шундый чаралар оештырылсын!

Максим Кузнецов,
КФҮ фәнни хезмәткәре.
Фотолар авторныкы һәм Фәридә Гренданыкы.