ИҢ МОҢСУ БӘЙРӘМ!
Хөрмәтле ветераннар, кадерле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре!
Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы һәм шәхсән үз исемемнән барыгызны да Бөек Җиңүнең 80 еллыгы белән ихластан тәбрик итәм!
9 Май — халкыбыз өчен иң шатлыклы, ләкин шул ук вакытта иң моңсу бәйрәмнәрнең берсе. 1941 елда илебез иминлеге өчен барлык милләтләр дә иңгә-иң торып дошманга каршы күтәрелде. Туган авылларын, үз гаиләләрен, кадерле нигезләрен илбасарлардан таптатмас өчен, татар милләтенең ул-кызлары да үз-үзләрен аямыйча сугышты, җиңүне якынайтуга зур өлеш кертте.
Бу Җиңүнең ничек яулануы турында онытырга хакыбыз юк. Әлеге бәйрәмгә һәм батырларыбызга булган игътибарыбызны, хөрмәтебезне арттыру өчен Бөтендөнья татар конгрессы татар дөньясында “Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Тынычлык елы” дип игълан итте.
Бүгенге тынычсыз вакытта хәрби хезмәтләрен узучы, илебез иминлеге өчен махсус хәрби операциядә катнашучылар да бабайлары һәм туганнары кебек үк, юлбарыстай көрәшеп, Ватаныбыз иминлеген саклый, дөньяга тынычлык көннәрен якынайта. Андагы кыю ул-кызларыбызга барысына да җиңү белән, исән-имин кире үз гаиләләренә әйләнеп кайтырга насыйп булсын.
Хөрмәтле ветераннар, хәрби хезмәтләрен узучылар, илебез сагында торучы батыр затлар! Һәрбер яңа аткан таң бары тик яхшы хәбәрләр алып килсен, туган җиребез күге һәрвакыт аяз булсын. Барыгызга да саулык-сәламәтлек һәм уңышлар телим. Каһарманнар даны мәңгелек!
Васил ШӘЙХРАЗЫЕВ,
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе.
