27 апрельдә Бронницкая ур., 24 адресындагы “Космонавт” клубында татар җырлары яңгырадылар. Анда “Хижина музыканта” музыкаль төркем һәм аның фронтмены Раил Арсланов концерт бирделәр.

«Космонавт» клубы янындагы чират бинасының икенче катына сузыла

Клуб янына барып килгәч үк, кунаклардан озын чират күрдем һәм моңа бераз гаҗәпләндем дә: Раил Арслановның шәһәребездә шундый күп табынучылары икән! Алар арасында татарлар күп, ләкин татар булмаган кешеләр дә күптер. Раилнең исә русча да, татарча да җырлары бар – димәк, ул хәзерге татар мәдәниятен башка милләтләр кешеләре арасында да популярлаштыра. Рус яшьләре, Раилнең җырларын бер үк плейлистта тыңлап, русча җырлардан татар телендәгеләргә күчә алалар. Бу исә аларда татар эстрадасына, татар теленә карата кызыксыну уята ала. Һәм бу бик яхшы – татар мәдәнияте белән барлык милләт кешеләре кызыксынсыннар!

Раилгә 30 яшь

Быел Раил Арсланов үз “Хижина музыканта” төркеме белән юбилей туры кысаларында төрле шәһәрләрдә концертлар бирә. 2025 елда Раил ике юбилей билгели: аны популяр иткән YouTube’тагы “Хижина музыканта” видеоблогына 10 яшь тула, Раилгә үзенә исә – 30! Һәм бу 30 яшьтән 25 яшь дәвамында инде ул, баяннан аерылмыйча, җырлый. Яшь кызларга аның эчкерсез, лирик, рок һәм рэп стильләрендәге җырлары бик ошыйлар, егетләр дә аларны теләп тыңлый.

Үз Петербургтагы концертын Раил Арсланов “За окном рассвет” җыры белән башлады, аннары башка популяр җырлары да яңгырады: “Белый танец”, “Беззаботное лето”, “Где моя юность”, “Когда я счастлив”. Зур популярлыкка ирешкән “Не влюбляйся” хитын табынучылар телефоннарында фонарикларны кабызып тыңладылар. Һәм, әлбәттә, татар телендәге җырлар да – “Яшьлек”, “Китмә син”, “Килче-килче” яңгырадылар. Артист татарча җырлаганда, танцполдагы тамашачылар Татарстан флагларын күтәрделәр – Санкт-Петербург клубы гүя Казан концертлар мәйданчыгына әверелде.

Раил Арсланов «Питер.Татар» порталы авторлары, җырчы Альбина Ишмурзина һәм аларның гаилә әгъзалары белән

Раил, яхшы кичә өчен зур рәхмәт сиңа! Һәм 14 декабрьдә сине шәһәребездә тагын үз концертыңа көтәбез!

Ася-Августа Никифорова – «Питер.Татар» порталы мәкаләләре авторы һәм Раил Арсланов табынучысы

Ася-Августа Никифоровага бу концертка чакырганы өчен рәхмәт белдерәм.

Максим Кузнецов

Түбәндә ул концерттан фотогалереясын карагыз:

Добавить комментарий

, , , , , , , , ,
Похожие новости