Ә моның алдыннан Гатчина мәдәният йортының залларының берсендә башкортлар үз телендә диктант яздылар.

26 апрельдә Ленинград өлкәсе Гатчина шәһәре һәм Гатчина районы “Юлдаш” татар һәм башкорт җәмгыяте зур юбилеен билгеләп үтте: быел аңа 25 яшь тулды. Бу вакыйгага багышланган концерт Гатчина мәдәният йортында булып узды. Тантаналы кичә артистларның чыгышларын һәм күп тәбрикләү сүзләрен үз эченә алды.

Сәгать 12 дә мин “Ирәндек” башкорт җыры ансамбленнән ханымнар һәм “Наза” башкорт биюе ансамбленнән кызлар белән бергә, Ленин һәйкәле янында заказлаган автобуска утырып, Гатчина шәһәренә бардым. Ул шәһәрдә мин кайчандыр, бәләкәй бала булганда, үзем дә яши идем, ләкин моны хәтерләмим. Хәзер исә Гатчинага таныш ижора телен белүче бер әбигә кунакка һәм милләтара фестивальләргә йөрим.

Башкортлар үз телендә диктант язарга әзерләнәләр

Гатчина мәдәният йортына башкорт хатын-кызлары белән без башкортча диктант язар өчен алдан барып килдек. Татар теле белән мин шактый күбрәк эшлим, шуңа күрә башкортча язарга, сөйләшү турында әйтмичә дә, миңа авыррак. Ләкин шул ук вакытта минем өчен бу кызыклы, һәм башкорт ханымнары мине һәр ел үз телендә диктант язарга көтәләр. Башкортча диктант язганнан соң мине, башкортча бераз сөйләшергә үтенеп, хәтта видеога төштеләр.

Мин башкортча да яза алам!

Сәгать 15 тә исә Гатчина мәдәният йорты тамашачылар залында тантаналы концерт башланды. Гатчина шәһәрендә һәм Гатчина районында яшәүче татарларны һәм башкортларны берләштерүче “Юлдаш” җәмгыятен аның чирек гасырлык юбилее белән котларга Санкт-Петербургтан һәм Ленинград өлкәсеннән иҗади коллективлар, рәсми затлар, дин эшлеклеләре килделәр. Концерт җәмгыять белән бер исемне йөртүче “Юлдаш” ансамбле чыгышы белән ачылды, аның артистлары “Аллага шөкер” һәм “Эзләдем, бәгърем, сине” җырларын башкардылар. Безгә “Юлдаш” ансамбленең сәнгать җитәкчесе Надия Шәфигуллина әйткәненчә, ансамбль “Юлдаш” җәмгыяте башлыгы Ильяс Норов башлап җибәрүеннән булдырылды һәм ул концертта аның дебюты булды. Бик яхшы дебют! Яңа татар ансамбленә уңышлар теләп, ул төбәгебезнең Сабантуйларында һәм башка бәйрәмнәрендә-фестивальләрендә катнашачак дип өметләнәбез!

Юбилей концертын артист Вячеслав Клюев алып барды, ләкин концертның программасын уйлап оештырган “Юлдаш” җәмгыяте башлыгы Ильяс Норов та сәхнәдән төшмәде диярлек. Концерт башында ул килгән югары кунакларына рәхмәт белдерде, аннары исә, иҗади номерлар арасында, югары кунаклар, сәхнәгә менеп, ул җитәкләгән оешманы юбилее белән котлый иделәр. Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасының даими вәкиллеге консультанты Алинә Җиһаншина, башта татарча барысын да котлап, аннары Ильяс Норовка “ТАССР төзелүгә 100 ел” медален тапшырды. Бу атказанган бүләк заяга бирелми – Ильяс Норов Гатчина районында һәм Ленинград өлкәсендә татар мәдәниятен саклау һәм үстерүгә зур өлешен керткәне өчен бүләкләнде.

Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасының даими вәкиллеге консультанты Алинә Җиһаншина Ильяс Норовка «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды

Үз котлау сүзләрен төбәгебездәге һәр татар хөрмәтләгән Тосно районы “Изге юл” татар җәмгыяте рәисе Иняятулла Кутуев, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе башкортлары корылтае рәисе Гөлназ Ибраһимова, танылган мөселман эшлеклесе Шамил Алюшев, Санкт-Петербург татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәис Яркәев, Гатчина районы администрациясе рәисе Людмила Нещадим, Ленинград өлкәсе җирле үзидарә, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр комитеты рәисе киңәшчесе Владимир Михайленко һ. б. кунаклар да әйтте. Һәр югары кунакның сөйләвендә милли телләр, мәдәниятләр саклау кирәклеге һәм “Юлдаш” җәмгыятенең бу өлкәдә уңышлы эшләве турында сүз барды. “Юлдаш” җәмгыятенең рәисенә дә, әгъзаларының күбесенә дә ул кичәдә рәсми рәхмәт хатлар да тапшырылды. “Юлдаш” җәмгыятенең башлангыч чорында торган 96 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Дилбәр Гәләй кызы Сәгыйдованың чыгышын аерым билгеләргә кирәк.

Бөек Ватан сугышында “Юлдаш” җәмгыятенең әгъзаларының күбесенең аталары һәм бабайлары катнашканнар. Хәзер исә махсус хәрби операциядә аларның уллары катнаша. Алар, сугышта яралангач, госпитальгә эләккәч тә, фронтка кайтканнар, үз каһарманлыгы белән алар бабалары кебек зур хөрмәткә лаеклыгын исбатлыйлар. Залда булган яшь каһарманнарның ата-аналарына кул чабып, бөтен зал урыннарыннан торды.

Тамашачылар алдында сәләтле җырчылар да – халыкара конкурслар лауреаты, Санкт-Петербург театрлары артисты Дамир Закиров, Гатчина шәһәре филармониясе мөдире Динар Байтемиров, Татарстан Республикасы атказанган артисты Гөлшат Имамиева чыгыш ясадылар. “Питер.Татар” порталыбызның хезмәткәре, афишалар урнаштыручы Линара Николашкина да, “Ак розалар” җырын башкарып, концертның тамашачыларын шатландырды. Татарстан Республикасы халык артисты гармунчы Кирам Сатиев кичә кунакларын барлык үлчәмдәге гармуннарда уйнавы белән гаҗәпләндерде. Башкорт “Ирәндек” һәм “Наза” коллективлары да чыгыш ясады: ханымнар җыры белән, ә яшь кызлар Алинә һәм Гөлзидә – соло биюләре белән шатландырдылар.

«Ирәндек» башкорт җыры ансамбле чыгышы

“Юлдаш” җәмгыяте юбилеена багышланган бәйрәм концерты коллектив рәвештә Габдулла Тукай шигыренә язган “И туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.

“Питер.Татар” порталы исеменнән без Ленинград өлкәсе Гатчина шәһәре һәм Гатчина районы “Юлдаш” татар һәм башкорт җәмгыятен юбилее белән котлыйбыз һәм аңа милли мәдәниятләр саклау һәм үстерү эшендә уңышлар телибез! Бу эштә без барыбыз да юлдашлар!

Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе башкортлары корылтае рәисе Гөлназ Ибраһимовага үз артистлары белән бергә барып кайту оештырганы, башкортча диктант язарга һәм “Юлдаш” җәмгыяте юбилеена багышланган концертны карарга мөмкинлек биргәне өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм!

Максим Кузнецов,
КФҮ фәнни хезмәткәре.

Добавить комментарий

, , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , ,
Похожие новости