25 апрельдә Моховая ур., 15 адресындагы Санкт-Петербург Милләтләр йортында Мәскәү “Мирас” татар җыры ансамбле концерт бирде. Үз чыгышы белән Мәскәү татарлары Петербург милләттәшләрен үзләренә сөйдерделәр.

Ике сәгать һич сизелмичә үтте. Ул кичәдә җыр артыннан җыр яңгырый иде, һәм тамашачылар һәр номердан соң бик теләп һәм каты итеп кул чаптылар. Ә җырлар 25 тән артык иде бит – Мәскәү артистлары петербурглыларны шатландырыр өчен аерым чыгышлар белән түгел, зур концерт программасы белән килделәр! Моның өчен төньяк башкаласы татарлары “Мирас” ансамбленә, аеруча коллективның башлыгына Тәнизә Кармышовага һәм сәнгать җитәкчесенә Индира Сәгъдиевага, зур рәхмәт белдерә.

Концертта татар халык җырлары да, классик эстрада җырлары да, халык яраткан рус телендәге классик җырлар да (ансамбльнең солисткасы Әлфия Белякова башкаруында) яңгырады. Җырларның күбесе сәләтле гармунчы Рушан Люкманов моңнарына башкарылды, ләкин а капелло (ягъни аккомпанементсыз) итеп башкарылганнары да бар иде – алар аеруча көчле итеп яңгырадылар. Ансамбльнең солисты Илдар Динмөхәммәтовның башкорт телендә “Һандуғас” (“Сандугач”) җырын башкарганы тамашачыларның күңелендә нык тәэсир калдырды. Мәскәү “Мирас” ансамблен тыңлап, Петербург татарлары аңладылар: татар җырларын башкару классик традициясе исән-сау, һәм ул, аны саклап торучы коллективлар аркасында, алда да яшәр.

Мәскәү “Мирас” ансамблен Петербург “Мирас” татар мәдәни үзәге артисты да – биюче Азамат Рәхимов хуплады. Аның татар малае һәм Чарли Чаплин сурәтләрендә биюләрен тамашачылар бик ошатты.

Концерт программасы тәмамланганнан соң да петербурглылар мәскәүлеләрне җибәрергә теләми иде. Кичә ахырында тамашачылар артистлар белән бергә биергә бардылар, аннары барысы да һәммәсенә таныш татар җырларын бергә башкардылар да.

Ул татар җыры кичәсендә булган кунаклар үз тәэсирләрен Интернетта да бастырырга оялмыйлар. “Концертның беренче минутларында ук мин артистларның ничек күренгәненә сокландырдым, артистларның костюмнары югары дәрәҗәдә иде. Шуны аларның татар җырларын башкаруы турында да әйтә алам. Кайвакыт, җырлап, артистлар бии иделәр дә, һәм бу безгә, кече ватаныбызны һәм татар моңнарын сагынучы тамашачыларга, тәэсирләр өстәде генә. Концерт бик бай эчтәлекле булды һәм уңышлы булып узды, без рус җырларын да ишеттек, моның өчен “Мирас”ның сәнгать җитәкчесенә һәм башлыгына зур рәхмәт! Мин үземнең бар кайгыртуларымны һәм мәсьәләләремне онытып киттем, сезнең музыкагыз, башкаруыгыз миңа, моннан бүленеп, сәнгать дөньясына күмергә булыштылар. Бар искиткеч концертның катнашучыларына зур рәхмәт белдерәм! Сезгә яңа иҗади уңышлар, нык сәламәтлек телим, безне, тагын да килгәч, үз концертларыгыз белән шатландырырыгызга ышанам!” – дип язды порталыбызның ВК сәхифәсендә Рәмзия Макулова.

Мәскәү “Мирас” татар җыры ансамбле Мәскәү татар мәдәни үзәгендә 2013 елда булдырылды. Аның артистлары үзләре алдына, татар җырлау сәнгате мирасын баетып, аны киләсе буыннарга тапшыру бурычын куялар. “Мирас” ансамбле Үзәк Россия бар Сабантуйларында катнаша, төрле престиж музыкаль конкурслар лауреаты була.

Максим Кузнецов,
КФҮ фәнни хезмәткәре.

Ул концерт турында русча язган Ася-Августа Никифорованың мәкаләсен дә укыгыз: Выступление московского ансамбля «Мирас» в Петербурге: как предвкушение Сабантуя стало путешествием в Татарстан.

Түбәндә ул концерттан фотогалереяны карагыз:

Добавить комментарий

, , , , , , , , , ,
Похожие новости