20 апрельдә Санкт-Петербургта, Гагарин проспекты, 1 йорт адресында урнашкан бинасындагы “ПримАрт” концертлар залында, “Алтын Ай” Мәскәү башкорт биюе ансамбле (җитәкчесе Ансар Искужин) зур концерт бирде.

Бу концерт башкортларда гына түгел, татарларда да зур кызыксыну уятты. Алдан регистрацияләнеп, башкорт биюләрен карарга якынча ике йөз кеше килде. Башкортлар белән татарлар – бер-беребезгә бик якын халыклар: аларның матди һәм рухи мәдәниятләрендә аерымлыклар булса да, телләре бер-берсенә бик охшаш. Теләк булса, татарлар башкортча бик тиз арада сөйләшергә өйрәнә алалар, һәм киресенчә.

Мәскәү башкортлары петербурглылар өчен ике сәгатьлек концерт бирделәр. “Алтын Ай” ансамбленнән тыш, тамашачылар алдында бу концертта җырчылар Арсен һәм Луиза Кәримовлар (төбәкләр һәм республика конкурслары лауреатлары), Гәлсәр Байгускарова (россиякүләм һәм халыкара конкурслар лауреаты, берничә конкурс җиңүчесе дә) һәм саксофончы Ридаль (И. Бутман ис. I Халыкара джаз конкурс-фестиваль җиңүчесе) чыгыш ясадылар. Үз җырлары һәм музыкасы белән алар биюләр концерты программасын бизәделәр.

Биючеләр бу концертка озак вакыт дәвамында әзерләнгәннәр. Үз программасына алар элек күрсәткән биюләрне дә, яңа номерларны да керттеләр. Һәм тамашачыларга бу бик ошады – һәр биюдән соң алар ихлас күңелдән озак кул чаптылар, күбесе башкорт артистларының чыгышларын үзләре өчен видеога да төшерделәр.

Ә сез, чынаяк яки самавыр баш өстенә куеп, бии аласызмы?

Шундый чараларның милләтара һәм төбәкара бәйләнешләр ныгытуда зур роль уйнавын билгеләп китәргә кирәк. Петербургта яшәүчеләрнең башкорт биюләрен карап сокланырга мөмкинлегенең бары тик Сабантуйда түгел, башка чараларда да барлыгы – яхшы һәм дөрес хәл бу, чөнки җәмгыятьне Россия халыклары гореф-гадәтләре белән таныштыру, аларны дәүләт тарафыннан хуплау – милләтара дуслык нигезе ул.

“Алтын Ай” Мәскәү башкорт бию ансамбле 2011 елда оештырылган. Ул вакыттан бирле ул, үзе алдында башкорт бию мәдәниятен саклау һәм популярлаштыру бурыч куеп, төрле мәйданчыкларда кешеләрне традицион башкорт бию сәнгате белән таныштыра. Коллективта кызлар да, егетләр дә, балалар да шөгыльләнә. Күпмилләтле мегаполиста яшәсәләр дә, алар үз мәдәниятен онытмыйлар һәм моның белән күп кеше өчен мисал булып торалар.

Санкт-Петербургта “Алтын Ай” Мәскәү башкорт бию ансамбле концерты Башкортстан Республикасы Башлыгы грантына Башкортстан Республикасы грантлары фонды ярдәме белән “Мәскәү башкорт яшьләр мәдәни үзәге” проекты кысаларында булып узды.

Соңгы җөмләне башкортча язсам да, татарлар аңлар: Бик ҙур рәхмәт һеҙгә, ҡәҙерле башҡорт дуҫтарыбыҙ!

Максим Кузнецов,
КФҮ фәнни хезмәткәре.
Беренче фото – «Алтын Ай» Мәскәү башкорт биюе ансамбле сәхифәсеннән (https://vk.com/alttin_ai), башкалары – авторныкы.

Түбәндә башкорт бию концертыннан тагы берничә фото карагыз:

Добавить комментарий

, , , , , , , ,
Похожие новости