19 апрельдә Санкт-Петербург татар җәмгыятендә зур вакыйга булды: “Питер татар театры” төрек драматургы Тунҗер Җүҗеноглуның (аның исемен шулай дип татарча язар идем) пьесасы буенча куелган “Ташкын” спектаклен күрсәтте.
Куркуда яшәргә ярамый, курку җанны юк итә…
А. И. Герцен исемендәге Россия дәүләт педагогика университеты Колонналы залы тагын да зур татар чарасын кабул итте. Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасының даими вәкиллеге һәм университет арасында килешү буенча хәзер анда татар музыкаль концертлары, спектакльләре булып уза. 2023 елда гына барлыкка килгән “Питер татар театры” өчен әлеге залда чыгыш ясау беренче тәҗрибә булмады инде: былтыр һәвәскәр артистлары анда ике тапкыр “Заман чире” спектаклен күрсәткәннәр. Ләкин хәзер аларны һәвәскәрләр дип атап буламы икән?

Минемчә, һич булмый. Хәзер алар һәвәскәрләр түгел, профессионаллар! Спектакль алдыннан сәхнәгә менгән Татарстан Республикасының даими вәкиле Шамил Шәяхмәтов заяга ассызыкламады: артистлар бу көнгә, үз спектаклен премьерасына, тугыз ай дәвамында әзерләнгәннәр. Бу срок хатын-кыз йөкле булуы вакыты кебек килеп чыга, һәм бу бик кызыклы очраклы туры килү: пьесада да бар хәл йөкле кыз тирәсендә бара.





Йөкле яшь кыз (аны Гүзәл Исмәгыйлева уйный) үз ире (Линар Хаҗиев), аның анасы (Альбина Шәмсетдинова), атасы (Илшат Дәүлетбаев), әбисе (Розалия Кәрамова) һәм бабае белән (Рамил Атангулов) биек тауларда югалган бер авылда яши. Шул авылда яшәүчеләр, таулардан ишелеп, аларның һәрберсен һәлак итә ала торган ташкыннан һәрвакыттагы куркуда яшиләр, шул сәбәпле аларда сәер һәм үз сәерлегендә мәрхәмәтсез кагыйдәләр куелган: елның күп өлешен кычкырырга, күңел ачарга, хәтта бала тудырырга тыела, югыйсә ташкын ишелә, барысын да үтерә ала! Бу кагыйдәләрне бозучыларга – җәза, үлемгә хөкем итү! Ләкин бала туры килмәгән вакытта туарга җыенса, монда кызның гаебе бар микән?.. Ул бала тудырган вакытта кычкыра алган һәм моннан барысын да үтерәчәк ташкын ишелә алган сәбәпле, аны тереләй җиргә күмү дөресмени?.. Коры күңелле рәис ханым (Рәхимә Фәхриева) моны дөрес дип хәл иткәч, кызның гаиләсе, барысына да карамастан, кыюлык белән – хакимияткә каршы! – аны саклауга тора. Һәм бала тугач, барысы да дога кыла башлый, ләкин авыл яшәүчеләр өчен һич көтелмәгән хәл килеп чыга – ташкын ишелми.
Үз куркуларыңны җиңәргә кирәк!





Спектакль бик җитди, югары рәвештә куелган иде. Һичшиксез, хәзер “Питер татар театры” артистларын һәвәскәрләр һич тә димәссең. Актёрлар үз рольләрен бик зур ихлас белән уйный иделәр, без гүя игелек белән мәрхәмәтсезлекнең көрәшен, чын куркуны һәм чын мәхәббәтне күрдек. Тунҗер Җүҗеноглу пьесасын татарчага Рәхимә Фәхриева тәрҗемә иткән, һәм аның тәрҗемәсе бик аңлаешлы булды. Актёрлар да үз сүзләрен ап-ачык итеп әйтә иделәр, шуның аркасында, авыр, гадәти булмаган темага карамастан, тамашачыларга сәхнәдә нәрсәнең булуы яхшы итеп аңлашыла иде. Сер түгел: Санкт-Петербургта яши торган татарларның күбесе татарча бик сирәк сөйләшә, гаиләләрдә туган тел онытыла, шуңа күрә аны аңларга да авыррак булып чыга. Безгә Татарстаннан зур театрлардан коллективлар гастрольләргә килгәндә, спектакльләр наушниклар ярдәме белән русчага синхрон тәрҗемә тәэмин итү мөмкинлеге бар театрларда бара, ләкин университет залында шундый мөмкинлек, мөгаен, юк иде. Шуңа карамастан, моннан бернинди мәсьәлә килеп чыкмады. Аңлаешлы тәрҗемәдән һәм актёрларның ачык әйтелешеннән башка, шуны да әйтергә кирәк: тамашачыларга спектакль алдыннан рус телендәге либретто (спектакльдә нәрсәнең күрсәтелүен ачыклаган текст) тәкъдим ителде, бу да кунакларга сәхнәдә нәрсәнең булуын аңларга булыша иде. Бик яхшы әзерләнү, моңа сокланырга гына кала! Һәм шундый чаралар татар мәдәниятен хөрмәтләүчеләргә бергә җыенырга, очрашырга, ошаган кешене чакырырга да мөмкинлек бирә, бу хакта да онытмыйк!



Шуны да әйтмичә булмый: “Питер татар театры” артистлары татар җәмгыятебезгә, спектакльгә керүне бушлай итеп, бик зур бүләк ясады. Ләкин, әлбәттә, алар үзләре өчен бар реквизит, костюмнар түләүсез түгел иде. Шуңа күрә мин артистларга акчалата рәхмәт белдерүне гадел дип саныйм. Үзем кечкенә иганә җибәрдем, сез дә үз иганәгезне Гүзәл Исмәгыйлеваның номеры аша (+7-952-383-36-17, Гузель Илдаровна К.) Сберга, Альфа-банкка яки Т-банкка җибәрә алсагыз, артистлар шатландырырлар.
Сезнең өчен уйнап кына калмыйча, сәхнәдә яшәделәр:
Яшь егет – Линар Хаҗиев (театр режиссёры)
Яшь кыз – Гүзәл Исмәгыйлева (театр җитәкчесе)
Әби – Розалия Кәрамова
Бабай – Рамил Атангулов
Ир – Илшат Дәүләтбаев (театр реквизиторы)
Хатын – Альбина Шәмсетдинова
Рәис ханым – Рәхимә Фәхриева
Кендек әбисе – Гөлсем Мирсәетова
Күмгән кызның өрәге, җәмгыять әгъзасы – Эльмира Әхмәтова (театр хореографы һәм костюмеры)
Җәмгыять әгъзасы – Резидә Арсланова
Бабайның абыйсының өрәге, каравылчы – Равил Ибраһимов
Каравылчы – Эльдар Мурдашев
Аларга ярдәм иттеләр: гримёр Талия Якупова, тавыш режиссёры Диләрә Йосыпова, ут көйләүче Руслан Вафин, бэклайнер (реквизитор куючы) Шамил Хашимов.

Бәлки, Татарстан Республикасы хакимияте дә безнең татар театрыбызны ничек тә булса хуплар…
Максим Кузнецов,
КФҮ фәнни хезмәткәре.
Соңгы фото – Лилия Ибраһимованыкы, башкалары – әлеге мәкаләнең авторыныкы, Ася-Августа Никифорованыкы һәм Фәридә Гренданыкы.