14 – 17 апрельдә Казан фәнни үзәге гуманитар лабораториясе фәнни хезмәткәре һәм “Питер.Татар” порталы корреспонденты Максим Кузнецов Казанда иде. Анда ул Бөтендөнья татар конгрессы бинасында очрашуда катнашты, үзенең яңа китабының вёрсткасын тикшереп укып чыкты, театрга һәм рестораннарга йөрде, бер татар кызын очрашуга чакырды – соңгы пункттан башка, барысы да уңышлы итеп килеп чыкты.
14 апрельдә көндез Казанга очып килеп, мин аэропорттан такси белән алдан алган фатирга барып җиттем. Таксистның сүзләренчә, бу район – Казансу елгасы төньяк буендагы Яңа Савин районы – элита районы була, “анда прокурорлар һәм спортсменнар” яши, ди. Кызыклы! Һәм район чынлап та элита районы булып күренә: яңа йортлар, күп ресторан, Казансу елгасына һәм Казан Кремленә, Кул Шәриф мәчетенә матур күренеш. Нәкъ анда мин дүрт көн буе яшәдем.
Казанга очып килүдән соң бары берничә сәгатьтән мин Бөтендөнья татар конгрессына бик мөһим очрашуга ашыктым. Анда мине һәм минем башлыгымны – Казан фәнни үзәге күпфакторы гуманитар анализ һәм когнитив филология лабораториясе мөдирен Алексей Арзамазовны – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Разил Зиннәтуллин көтә иде. Анда чакыру – бик зур хөрмәт, дип уйлыйм мин. Разил Зиннәтуллин белән очрашуда без минем “Татарский язык с нуля: самоучитель для начинающих” китабымны яңадан бастыру турында сөйләштек. Ул бу сорау хәл ителгән дип әйтте. (Бу хакта тулырак монда укыгыз: https://piter.tatar/2025/04/19/botendonya-tatar-kongressy-maksim-kuzneczovnyng-tatar-tele-yzojratkechen-yangadan-bastyrachak/ – татарча; https://piter.tatar/2025/04/19/vsemirnyj-kongress-tatar-pereizdast-knigu-maksima-kuzneczova-po-tatarskomu-yazyku/ – русча.)

Бары ул көнне шәһәр буйлап бераз йөрергә мөмкинлек булган сәбәпле, йортымнан ерак урнаштырылмаган “Казан” гаилә үзәге янына барырга булдым. Бу бина бик матур һәм кызыклы, андагы яр буе урамнары да бик матур. “Казан” гаилә үзәге карау мәйданчыгына да менәргә булдым, аннан бу искиткеч матур шәһәргә сокланып карадым.

Киләсе көннәрдә мин Декабристлар урамы, 2 адресындагы Татарстан китап нәшрияты һәм “Татмедиа” холдингына йөрдем. Анда минем бик әһәмиятле бурыч бар иде – үземнең яңа китабымның вёрсткасын тикшереп укып чыгасы иде. Яңа китабымның исеме – “Эпӗ чӑвашла калаҫатӑп. Чувашский язык с нуля: самоучитель для начинающих”. (Әйе, чуваш теле буенча да үзөйрәткеч яздым!) Хәзер ул басылуга әзерләнә, һәм бу бик авыр һәм җентекле эш дип әйтергә кирәк. Татар теле үзөйрәткечемдә кебек үк, чуваш теле буенча китабымда бик күп урта калынлыктагы язылышка, курсивга, урта калынлыктагы курсивга да алган сүзләр, бик күп сноскалар, таблицалар да күп. Бу барысы да вёрсткалаучылар тарафыннан дөрес итеп ясалсын өчен, мөхәррир китапны берничә тапкыр дикъкать белән укып чыгарга тиеш. Ләкин минем китапларым редакцияләүдә дә, вёрсткалауда да бик авыр булган сәбәпле, автор аның өстендә эшләүгә үзе дә катнашырга тиеш. Өч көн дәвамында мин Татарстан китап нәшриятына үземнең китабымның вёрсткасын тикшереп уку өчен эшкә кебек йөрдем. Һәм бу заяга булмады – вёрсткага барысы да дөрес булсын өчен шактый күп төзәтүләр керттем. Моның өчен миңа кыска вакытта ике йөздән артык басма битләрне укып чыгарга кирәк иде (элегрәк компьютерда да үз китабымның вёрсткасын тикшереп укып чыккач, мөхәрриргә төзәтүләр җибәрдем, ләкин шулай итеп бар вёрстка хаталарын да күрмәссең; берничә урында үзем дә, фәнни редактор да а хәрефе урнына ӑ хәрефенең язылганын, ӗ хәрефе урнына исә е хәрефенең язылганын элек күреп алмаганбыз икән). Мин моны эшләргә көчкә өлгердем, ләкин өлгердем. Һәм шуның аркасында яңа китабым хаталарсыз дөнья күрәчәк дип ышанып була.



Бу көннәрдән берсендә нәшриятка минем башлыгым Алексей Арзамазов та килде, чөнки минем китабым белән бергә аның яңа китабы да – “Татарча сөйләшик. Интенсивный курс татарского языка” дигәне басылуга әзерләнә. Димәк, тиздән тагын бер татар теле үзөйрәткече басылып чыгачак. Китапларыбызның икесен дә бастыруга 30 апрельдә җибәрергә тиешләр, дип әйттеләр безгә мөхәррирләр. Бик яхшы хәбәр, көзен исә китапларның презентацияләрен дә оештырып булыр. Мин үземнең чуваш теле үзөйрәткечемнең презентацияләрен Казанда, Чабаксарда, Уфада һәм бездә Санкт-Петербургта уздырырга ниятләнәм.

Берничә сүз Татарстан китап нәшрияты мөхәррирләре турында да әйтим әле. Алексей Арзамазов һәм аның китабы белән балалар редакциясе мөдире Айсылу Галиәхмәтова эшли иде (бу редакция махсус проектлар өчен дә җаваплы). Минем мөхәррирем исә – Энҗе Хөснетдинова. Ул, чуваш телен белмичә дә, китабым өстендә эшли-эшли, аны хәтта бераз аңлый башлаган. Ул бик яхшы, дикъкатьле, аңлаучы редактор, бар сораулар буенча да без аның белән компромисска килдек. Үзара редакторлар татарча гына сөйләшәләр, мин дә алар белән татарча сөйләшергә тырыша идем. Шул ук редакциядә танылган татар шагыйре Рифат Сәлах та эшли; кызганычка каршы, аның белән очрашып булмады, чөнки ул сәфәрләрдә булган. (Ләкин күптән түгел миндә “Историко-культурное наследие” журналында аңа багышланган фәнни мәкалә дөнья күрде; Рифат Сәлахка үзенә ул бик ошаган: https://udman.ru/ru/zhurnaly/istoriko-kulturnoe-nasledie/arkhiv-nomerov/istoriko-kulturnoe-nasledie-1-15-2025/90-100.pdf)

Энҗе Хөснетдинова белән

16 числода мин бер таныш ханымның киңәше буенча Казан “Сдвиг” камера театрына сәер исемле “Серёжа очень тупой” спектакленә бардым. Бу театр шәһәр үзәгендә урнашкан, үзе бик кечкенә, 89 урынлы гына. Спектакль үзе хәзерге рус әдибе Дмитрий Даниловның пьесасы буенча куелган, аның сюжеты буенча яшь программистка Серёжага өч курьер, аңарга алдан: “Без сездә бер сәгать дәвамында булачакбыз”, – дигәч, аның фатирына киләләр, ләкин, посылканы бирергә теләмичә, программистта сәгать дәвамында утырып, аның башын төрлечә әйләндерәләр. Программистның хатыны Маша өйгә килгәч һәм, сәгать беткәч, курьерлар ниһаять киткәч, хатын иреннән серле посылканы ташлап чыгарырга таләп итә. Посылкада нәрсәнең булганын тамашачы белмичә кала. Соңрак, өйгә кайткач, бу сәеррәк пьесаның Россия театрларының күбесендә куелуын белдем; төрле театрларда аны бик төрлечә куялар икән. Мәсәлән, Казан постановкасының башында Серёжаның Машаны югалтканына ишарә бар (ләкин, алай булса, ничек итеп ул өйгә кайта икән?), ә спектакль ахырында Серёжаның яңа Машаны очратуы күрсәтелә кебек. Ләкин авторның нәрсә әйтәсе килгәне бик тә аңлаешлы түгел: спектакль турындагы мәкаләләрнең кайбер авторлары анда бала табу соравы күтәрелә дип язалар, ләкин пьесадан үзеннән шул хәл күренми. Серёжаның бала табасы килә, ә Машаның килми, һәм шуннан алар бәхетсез пар; моны шулай аңларгамы?



Моннан тыш, ул көннәрдә мин Татарстан Республикасы атналык чуваш телендәге “Сувар” газетасы баш мөхәррире Ирина Трифонова белән очрашуга бардым, ул, чуваш теле үзөйрәткечен язуымны белгәч, күптән инде мине интервьюга чакырып көтә иде. Үзем чувашча бик-бик сирәк сөйләшсәм дә, сөйләшү тәҗрибәм булмаса да диярлек, Ирина Фёдоровна белән чувашча сөйләшергә тырыштым, һәм әңгәмәбез буйлап сөйләшүем яхшыртты кебек. Моннан шундый гади нәтиҗә килеп чыга: телне формада тоту өчен анда сөйләшергә, аны кулланырга кирәк! Туган телегездә сөйләшергә курыкмагыз!

Бер матур кызны очрашуга чакырудан башка, минем бу сәфәрдә барысы да килеп чыкты. Чуваш теле үзөйрәткечем тиздән дөнья күрер, татар теле үзөйрәткечемне дә тиздән яңадан бастырып чыгарырлар дип ышанып була. Ләкин минем бер гади өметем бар: Казан буйлап гүзәл татар кызы белән бергә йөрергә. Кайчан да булса ул тормышка ашырыр, Алла бирсә!










Максим Кузнецов,
КФҮ фәнни хезмәткәре.