16 ноябрьдә, шимбә көнне, Чайковский ур., 24 адресында урнашкан Санкт-Петербург татар милли-мәдәни автономиясе мәдәни үзәгенә татар телен чынлап яратучылар җыелды. Анда беренче тапкыр татар теленә багышланган “Татарча беләсеңме?” исемле командалар өчен викторина булып узды. Аны Татар милли үзәге каршында эшләүче Санкт-Петербургтагы КФУ Каюм Насыйри институты мәгариф һәм мәдәният үзәге татар теле методисты Фирая Рәшитова һәм Казан фәнни үзәге күпфакторлы гуманитар анализ һәм когнитив филология лабораториясе фәнни хезмәткәре, “Татарский язык с нуля: самоучитель для начинающих” китабы авторы Максим Кузнецов үткәрделәр.

1. Викторина алып баручылары Максим Кузнецов һәм Фирая Рәшитова

Моның алдыннан, пәнҗешәмбе көнне, Фирая Рәшитова һәм Максим Кузнецовны үз эш урынында Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасының даими вәкиленең урынбасары Дамир Сабиров кабул итте. Өчәү алар викторинаны ничек үткәрергә кирәклеген һәр яктан тикшерделәр, аның барышы турында килештеләр. Чынлап та, теләсә нинди чара яхшы булып үтсен өчен, аны яхшы, җентекле рәвештә әзерләргә кирәк.

2. Менә ничек барысы да үткәрелде

Шундый викторинаны үткәрү фикере белән Максим Кузнецов көз башында әле чыкты, аны “Питер.Татар” порталы баш мөхәррире Равил Закиров, татар теле методисты Фирая Рәшитова һәм ТР СПб һәм ЛО даими вәкиле урынбасары Дамир Сабиров хупладылар. Санкт-Петербургта яшәүче туган телен белүче татарлардан берничә команда җыеп, аларны татар теле белән бәйләнгән сорауларына җавап бирдереп, уен яздыру бик яхшы фикер булып чыкты, узган шимбәдә бу барысына да аңлаешлы булды.

3. «Татарстатбюро» конкурсы — статистика мәгълүматларын башкалардан төгәлрәк белеп алырга кирәк иде

Викторинаны Фирая Рәшитова һәм Максим Кузнецов, аның авторы, икәү үткәрделәр. Ул җиде биремнән торды, биремнәр татар теленнән русчага һәм рус теленнән татарчага төрле авырлык дәрәҗәсендәге сүзләр тәрҗемә итү, фонетик һәм орфографик авырлыклар булган татар сүзләрен дөрес ишеттерерлек итеп укып бирү, татарларга һәм татар теленә кагылышылы статистика мәгълүматларын башкалардан төгәлрәк белеп алу һәм башкасы белән дә бәйләнгән иде. Уенда өч команда үзара ярышты: Рәсимә Фатыйхова җитәкчелегендәге “Әдәби марафон” акциясенә катнашканнардан торган “Әдәбимарафончылар” исемлесе, Зөбәрҗәт Ягъфәрова җитәкчелегендәге Санкт-Петербургтагы КФУ Каюм Насыйри институты мәгариф һәм мәдәният үзәге татар теле курслары укучыларыннан торган “Якташлар” исемлесе һәм Айгөл Селезнёва җитәкчелегендәге Ленинград өлкәсе “Файда” татар җәмгыяте әгъзаларыннан торган команда. Һәр команда ярышташларын үзе белән үз шигарен кычкырып әйтеп таныштырды. Командалар туплаган балларны татар телен өйрәнүче телчеләр Артём Кураев һәм Алла Панова санадылар. Баллар санау бланкына карап, шундый нәтиҗәгә килеп була: бар командалар да бер-берсе белән бертигез бардылар, ләкин җиңүче билгеләнде – 77 балл җыеп, “Татарча беләсеңме?” викторинасында “Файда” җәмгыяте командасы җиңде! Җиңгән команданың бар әгъзалары да татар телендәге шигъри җыентыклар бүләккә алдылар. Чын күңелдән татар теле буенча викторинада көрәшеп алган җиңү белән Айгөл Селезнёва, Рәхимә Моисеева, Сәбилә Сөнгатова, Венера Думцева һәм Диләрә Йосыпованы тәбрик итәбез!

7. «Файда» командасы — җиңүчеләр!

Җиңүчеләр мәгълүм булганнан элек Максим Кузнецов, тәҗрибәле артист булмаса да, Салават Фәтхетдиновның “Мин яратам сине, Татарстан!” җырын аның башкаручысының манерасында җырлады. Бу барысына да кызыклы булды дип ышанасы килә. Ә чараның ахырында барысы да бергә Габдулла Тукайның танылган “И туган тел, и матур тел!” шигыренә язган җырны да башкардылар – монысы үзенчәлекле, татар телле мохитне тудырды кебек.

Моннан соң Максим Кузнецов җыелганнар белән агымдагы ел ахырында үзенең татар теле үзөйрәткеченең икенче тиражы һәм үзенең үк яңа чуваш теле үзөйрәткече бастырылачак дигән ышанычны уртаклашты, викторинаны оештыруда бар ярдәм иткән кешеләргә рәхмәт белдерде. Ул җылы кич чәй эчү белән тәмамланды.

10. Максим җырлый

Киләсе көздә “Татарча беләсеңме?” викторинасын кабат үткәрербез дип ышанасы килә!

Әлеге мәкаләнең һәм викторина сорауларының авторы Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасының даими вәкиллегенә викторина җиңүчеләренә призлар табып биргәне өчен, “Питер.Татар” порталы баш мөхәррире Равил Закировка викторина оештыру белән бәйләнгән чыгымнар компенсацияләгәне өчен, Санкт-Петербургтагы КФУ Каюм Насыйри институты мәгариф һәм мәдәният үзәге татар теле методисты Фирая Рәшитовага фикерен хуплаганы, чараны үткәрүдә ярдәм иткәне өчен, кадерле әнисенә Елена Валентиновнага татар жилетын теккәне өчен һәм викторинада бар катнашканнарга да татар теленә карата кызыксыну өчен чын күңелдән рәхмәт белдерә.

Викторинада катнашкан Ася-Августа Никифорова һәм Фәридә Гренданың тәэсирләрен дә укыгыз: https://vk.com/piter_tatar?w=wall-183502792_13819; https://vk.com/piter_tatar?w=wall-183502792_13825

СПб КФУ Каюм Насыйри институты
Текст: Максим Кузнецов
Фотолар: төп фото, 5, 8, 10 — Артём Кураевныкы, 1, 9, 11, 12, 13 — Фәридә Гренданыкы, 2, 3, 4, 14 — Флюра Латышенконыкы, 6 — Максим Кузнецовныкы, 7 — «Файда» җәмгыяте сәхифәсеннән алынган

, , , , , , , , , , , , ,
Похожие новости