Ул татар теле сөючеләрен берләштерүгә, дөрес язу һәм әдәби татар телен белүгә кызыксынуны арттыруга юнәлдерелгән. Диктантта һәркем катнаша ала.
Акциягә катнашу, язу ноктасын оештыру, диктантны онлайн язу өчен тулырак мәгълүматны diktant.tatar сайтында табарга мөмкин. Оештыручыларга үз нокталарын билгеләп сайтта теркәлергә кирәк. Диктантны онлайн язучыларга да теркәлергә кирәк. Диктантны кәгазьдә язучыларга исә теркәлергә кирәкми.
Диктантта катнашучылар өчен өч төрле текст әзерләнде: катлаулы (Идел-Урал өлкәсе өчен), уртача (РФ төбәкләре өчен) һәм җиңел (чит илләр өчен) дәрәҗәләр.
Катлаулы дәрәҗә: Шәриф Камалның «Матур туганда» романыннан өзек;
Уртача дәрәҗә: Гомәр Бәширнең «Туган ягым – яшел бишек» хикәясеннән өзек;
Җиңел дәрәҗә: Мирсәй Әмирнең «Агыйдел» хикәясеннән өзек.
Шәриф Камал (Байгилдиев; 1884-1942) – язучы, драматург, журналист, Татарстанның Атказанган сәнгать эшлеклесе. Быел тууына 140 ел тулды.
Гомәр Бәшир (1901-1999) – язучы, фольклорчы, Гаяз Исхакый премиясе, Г. Тукай ис. дәүләт бүләге лауреаты. Татарстанның халык язучысы.
Мирсәй Әмир (1907-1980) – язучы, драматург, прозаик, публицист, Татарстанның Атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай ис. дәүләт бүләге лауреаты.
Быел беренче тапкыр диктантны латин әлифбасында язарга мөмкин булачак. Аның өчен Tatar Grammar берләшмәсе “Агыйдел” хикәясеннән өзекне латин әлифбасына күчерде. Бу, беренчедән, башка илләрдә яшәүче милләттәшлеребез өчен эшләнә.
8-10 ноябрьдә ТНВ Татарстан һәм ТНВ Планета телеканалларында 10:00 сәгатьтә артистлар, җәмәгать эшлеклеләре һәм башка танылган шәхесләр катнашында
Гөлназ Сәфәрова алып барган диктант уку эфиры оештырылачак. Ул ТР Милли китапханәсендә яздырылды.
Казандагы төп язу ноктасы – Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты. Анда якынча 300 кешегә урын булачак. Шулай ук анда Шәриф Камалга багышланган күргәзмә дә оештырылачак. Әлеге күргәзмә ТР Милли музее, Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры хезмәттәшлегендә әзерләнде.
Оештыручылар:
Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар конгрессы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, Казан федераль университеты, ТР Милли музее, Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты), «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе.
Элемтә:
Амил Нур (“Татарча диктант 2024″ кураторы)
телефон: 236-50-56 (өст. 343)
НИГЕЗЛӘМӘ — https://tatar-congress.org/yanalyklar/8-10-noyabr-konnerende-donya-kylemende-tatarcha-diktant-aktsiyase-ix-tapkyr-uzachak/