Хөрмәтле әдәбият сөюче, туган телен хөрмәт итүче, алга максат куеп һәрвакыт уңышка ирешергә омтылучы дуслар!

Яңа елны без яңа теләкләр, яңа хыяллар, яңа максатлар белән каршы алабыз.

Әмма календарьда 1 гыйнвар бите барлыкка килү әле бу теләкләрнең, хыялларның тормышка ашуына бер гарантия дә бирми. Уңышка ирешү ул — һәрдаим, һәр көн саен максатыңа таба бер адым атлау ул. Максатына таба барганда туктап калган, артка борылган кеше уңышка ирешә алмый.

Моңа ничек өйрәнергә соң?

Аның сере бик гади. Максатка ирешергә өйрәнү өчен бик күпләр #әдәбимарафон проектында катнаша. 21 көн дәвамында үзендә яхшы гадәт — туган телдә әдәби әсәрләр уку гадәтен формалаштыра. Үзендә дисциплина тәрбияли. Яңа дуслар таба! Интернет челтәрен файдалы татарча мәгълүмат белән тулыландыра. Әдәби әсәрләр укып күңел дөньясын баета. Рухын ныгыта. Максатына ирешә.

Шушы ук методиканы кулланып киләсе Яңа елда сез башка максатларыгызга да ирешә алачаксыз. Кирәк булса, максат куеп берәр чит тел өйрәнәсез, программалауны үзләштерәсез, йорт салып чыгасыз, яңа проект төзисез, кирәк кадәр акча эшлисез һ.б. Бары тик яхшы уйлар белән максатыңа таба бара белергә генә кирәк.

Бүгенге көндә әдәби марафон финалистлары арасында дөньякүләм бәйгеләрдә җиңүчеләр, россиякүләм һәм республикакүләм гран-при алучылар, үз бизнесларын булдыручылар, мәктәпне алтын медальгә тәмамлаучылар һ.б. бар. Алар арасында Син дә була аласың!

Әдәбимарафон проектында катнашу һәм финалга үтү өчен:

  1. рәсми берләшмә/каналга языл: vk.com/adabimarathon, https://t.me/adabimarathon;
  2. проектның асылын аңлау өчен бәйге нигезләмәсе белән таныш: http://tat-i.net/tt/adabimarafon;
  3. моңарчы урнаштырмаган булсаң, смартфонга/компьютерга татар клавиатурасы урнаштыр: http://tat-i.net/tt/node/12;
  4. ВКонтакте’дагы рәсми аккаунттагы (https://vk.com/adabimarathon) рәсми игълан комментарийларында «+» тамгасын, исем-фамилияне, ничә яшь икәнен, ил/төбәк/шәһәр/районны хәбәр итеп катнашырга теләк белдер һәм бу язма белән үз аккаунтыңда уртаклаш;
  5. 21 көн дәвамында (1-21 гыйнвар) татарча китап/журнал (роман, повесть, хикәя, пьеса, поэма, шигырь) укы һәм укыган әдәби әсәрдән иң мәгънәле, кызыклы һәм файдалы өзекләрне үз сәхифәңдә башкаларны кызыктырырлык итеп, фотосурәтләр/видеоязмалар өстәп #әдәбимарафон, #татарстанязучыларберлеге, #татнетныүстерүфонды һәм партнерларның хэштеглары, әсәр исеме һәм авторы хэштеглары белән урнаштырып бар (катнашучының профиле ачык булырга тиеш!).

https://vk.com/wall-143856908_17409

Хәерле сәгатьтә! Киләсе елда марафон финалистларын бүләкләү тантанасында очрашырга насыйп булсын!

Добавить комментарий

Похожие новости