Татарстан Республикасының төньяк башкаладагы Даими вәиллегендә күренекле  Русия һәм башкорт язучысы — сатирик һәм журналист  Марсель Сәлимов белән очрашу булганлыгы хакында хәбәр иткән идек инде. Марсель Сәлимов  — Русия Федерациясе  һәм Башкорт автономияле Совет Социалистик  Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, интернациональ Язучылар берлегенең мактаулы әгъзасы. «Дуслык» ордены кавалеры, «Русиянең алтын каләме» мактаулы исеме лауреаты, “Дөнья илчесе” (Германия) һәм “Иң яхшы шагыйрь” (Кытай) исемнәренә, халыкара һәм бөтендөнья әдәби премияләре, иҗади бәйгеләре һәм фестивальләре бүләкләренә лаек.

Әлеге очрашу нигездә язмышларын һәм иҗатын Уфа — Петербург- Казан белән бәйләгән милләттәшләрнең бик җылы әңгәмәсенә әйләнде.

Очрашу барышында хуҗаларның да, кунакның да Татарстан, Башкортостан  һәм Санкт — Петербург белән бәйле истәлекләре байтак булып чыкты. Иҗат юлында очраткан шәхесләр дә һәм танышлар да уртак икән. Бу табигый хәл. Без кайда гына туып — үссәк тә рухи башкалабыз Казанга тартылабыз, ана телендә тәүге сүзләрне әйткән туган якны сагынып яшибез.

«Невский альманах» редациясендә очрашу

 Шуңадыр бу очрашу бик җылы һәм туганнарча якын булды. Язмыш ихтыярына  буйсынып гомерләрен төньяк башкалар белән бәйләүче милләттәшләр дә әлеге очрашудан бик канәгать калды.

Татарстанның Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге күп истәлекле очрашулар шаһиты булды. Ул учактагы уты беркайчан да сүнмәгән якты өйне хәтерләтә. Төньяк башкалада яшәүче татарлар бу яктан бик бәхетле.  Безнең милләттәшләр оештырган милли — мәдәни кичәләрдә катнашу, тарихи шәхесләр белән очрашу, фикер алышу мөмкинлегебез бар. Даими вәкиллекнең китапханәсе дә бик бай. Уфа кунагы Марсель Сәлимов алып килгән “Кызыл таң”, “Өмет” газеталары  “Һәнәк” журналы китапханәнең сирәк басмалар өлешен баетты.

Очрашуга иҗат әһелләре, төрле буын вәкилләре һәм журналистлар килгән иде.

Марсель Сәлимов иҗаты хакында сөйләде, берничә яңа әсәрен укып ишеттерде. Сорауларга җавап бирде.

Очрашуны Татарстанның Петербургтагы даими вәкиле Ренат Вәлиуллин алып барды.

Марсель Сәлимов Петербургта “Невский Альманах” журналы редакциясендә дә очрашуда булды. Аны бу басма белән күптәнге дуслык бәйли икән.

Башкортостан сатирик – язучысы иллегә якын төрле телләрдә нәшер ителгән китап авторы.

Зәрия Хәсәнова, Riter tatar порталы мохтәрияте әгъзасы.

Добавить комментарий

, ,
Похожие новости