Санкт-Петербург шәһәрендә Яңа Татар мәдәнияте үзәге ачылу уңаеннан Милли-мәдәни Автономия рәисе Рәис Яркаев чакырылган кунаклар белән очрашты. Кунакларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиле Ренат Вәлиуллин мөрәҗәгать итте. Мәдәни-массакүләм эштә һәм татар халкының гореф-гадәтләрен ныгытуда зур өлеш керткәннәре өчен «Акчарлак» татар фольклор ансамбле татар милли киемнәре комплектлары белән бүләкләнде. Бу ансамбль белән «Ак калфак-Нева» Советы әгъзасы Светлана Җиһангирова җитәкчелек итә.Аның җитәкчелегендә ансамбль коллективы концертларда катнаша һәм яңа кызыклы проектлар тормышка ашыра.

Фирая Рашитова «Ак калфак-Нева».

Добавить комментарий

, , , , ,
Похожие новости