Җәлилче унбер татар яугиренең фашист төрмәсендә 1944 елның 25 августында гомере киселгәнгә 77 ел. Изге сугыш антын соң чиккәчә керсез саклаган яугирләр: Абдулла Алиш, Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков, Гариф Шабай, Әхмәт Симай, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаровларның һәркайсы халкыбыз күңелендә генә түгел, Бөек Ватан сугышы тарихында да якты ядкәр булып сакланырлык данлы һәм фаҗигале гомер кичерде.
Төньяк башкалада шушы коточкыч фаҗига уңаеннан (безнең халкыбыз өчен ул милли фаҗига) каһарман татар ягирләре истәлегенә багышланган чара узды.
Данлы һәм дулкынландыргыч милли йолага әйләнгән мәдәни чараны быел да Татарстан республикасының Санкт — Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге (даими вәкил Ренат Вәлиуллин) күңелләрдә якты истәлек булырлык итеп оештырган иде.
Истәлекле чара, гадәттәгечә, төньяк башкаланың Муса Җәлилгә һәйкәл куелган Гаванская урамындагы 18нче санлы йорт янындагы бакчада узды.
Төньяк башкалада Муса Мостафа улы Җәлиловка һәйкәл ачылу табигый хәл. Татар шагыйре Волхов фронтында Ленинградны яклап көрәшкән, 2нче удар армиядә өлкән сәяси җитәкче, “Отвага” гәзите хәбәрчесе булган. Биредә аның язмышы төптән үзгәргән, каләмен коралга алыштырырга мәҗбүр булган.
1942 елның июнендә совет гаскәрләренең Любань операциясе (Ленинград өлкәсе) вакытында Муса Җәлил каты яраланып, аңсыз килеш, дошманга әсирлеккә эләгә.
Әсирлектә дә Муса дошманга каршы көрәшне дәвам итә. Немецлар оештырган «Идел-Урал» легионына языла. Шпандау концлагеренда төрмәдән качу өчен төркем оештыра. Яшерен оешмадагылар восстаниега әзерләнә. Әмма 1943 елның августында, восстаниегә берничә көн кала, бер бәндә аларны сата.
1944 елның 25 августында Берлиндагы Плётцензее төрмәсендә Муса Җәлил һәм аның ун көрәштәше гильотинада җәзага тарттырыла.
СССР Югары Советы Президиумының 1956 елның 2 февралендәге указы белән немец-фашист басып алучыларына каршы көрәштә күрсәткән искиткеч батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен Муса Мостафа улы Җәлиловка (әдәби псевдонимы — Муса Җәлил) Советлар Союзы Герое (үлгәннән соң) исеме, 1957 елда “Моабит дәфтәре” җыентыгы өчен Ленин исемендәге Дәүләт премиясе бирелә. Хатыны Әминәгә зур хөрмәт йөзеннән шунысын әйтергә кирәк: ул әлеге премияне балалары арасында тигез бүлә.
Моннан ун ел элек Санкт- Петербургта татар халкының данлы улы, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, билгеле антифашист, герой-шагыйрь Муса Җәлилгә һәйкәл ачылды. Һәйкәлне ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашкан иде. Һәйкәлне Башкортстанда туып-үскән сынчы (скульптор) Тукай, Атаулла Баязитов, Пушкин һәм Гумилев һәйкәлләре авторы Әхнәф Зыякаев иҗат итте. Һәйкәлгә «Татар халкының бөек улы, Ленинградны яклаучы, көрәшче-шагыйрь, антифашист Муса Җәлилгә», дип язылган.
Төньяк башкала һәм Ленинград өлкәсе татарлары Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен онытмый. Ел саен петербурглылар герой-шагыйрь туган һәм каһарман җәлилчеләрнең гомере өзелгән фаҗигале август көнендә Муса Җәлил һәйкәле янына мәдәни чарага җыела. Шагыйрьне һәм аның яудашларын хөрмәтләп — олылап чәчәк гөлләмәләре сала. Әйткәнебезчә, бу матур йола быел да кабатланды.
Мәдәни чара Санкт-Петербург һәм Русия төньяк-көнбатыш мөселманнары Рухи идарәсе имам — хатыйбы Азамат Гайнетдиновның Бөек Ватан сугышы яуларында шаһит киткән милләттәшләр рухына дога укуы белән башланды.
Татарстанның Санкт- Петербургтагы Даими вәкиле урынбасары Дамир Сабиров чараны ачып Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен бер минут тын калып искә алырга чакырды.
Истәлекле чарада Люция ханым Җәлилова, аның кызы Лилиан Наврозашвили, шәһәрнең Татар милли — мәдәни мохтәрияте рәисе урынбасары Шамил Алюшев, Төбәк татар иҗтимагый оешмасы «Нур плюс» рәисе Ринат Мәһдиев, шәһәрнең Василеостровский районы хакимияте, 4нче санлы китапханә, Милләтләр йорты белгечләре, өлкән буын вәкилләре, яшьләр, шигырь язучылар катнашты һәм чыгыш ясады.
Чара барышында сынчы, Муса Җәлил һәйкәле авторы Әхнәф Зыякаев, «Нур плюс» җәмгыяте рәисе Ринат Мәһдиев һәм «Ак калфак — Нева» татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Фирая Рәшитова Габдулла Тукайның 135 еллык юбилее айканлы махсус эшләнгән билге белән бүләкләнде.
Җәлилчеләр истәлегенә багышланган милли чараны Фирая Рәшитова бик матур алып барды.
Зәрия Хәсәнова, Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе Татар журналистлары клубы рәисе.