«Каюм Насыйри исемендәге гыйлем үзәгендә 20 март көнендә узган татар теле дәресе бик үзенчәлекле булды. Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә урнашкан Даими Вәкиллеге татар телен өйрәнү буенча быелгысы елда дәресләр алып бара башлады, бирдә кызыксынучылар татар телен дә өйрәнә ала, татар халкының милли гореф-гадәтләре белән дә таныша алачак. Татар теле дәресләренә балалар, яшьләр белән беррәттән өлкән яшьтәгеләр дә килеп катнаштылар. Методик яктан уйланылган, өстәмә кулланма материаллар белән баетылган дәрес һәркемгә дә ошады. Татар теле укытучыбыз Хайруллина Алинә Дамир кызы яшь кенә булса да бик нәтиҗәле дәрес бирде. «Ак калфак — Нева» хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Рашитова Фирая Илгизәр кызының эш тәҗрибәсе бик тирән, ул дәресне сюжетлы фильмнар белән баетып, яңа методик алымнар кулланып эшләү кирәклеген күрсәтте. Берничә этаптан торган дәрес сәламләү өлешеннән үк кызыксыну уята. Беренче очрашу, танышу, аралашу алымнары икенче этапта кулланыла. Татар халкының милли киемнәре, тәмле ашлары, ризыклары, аларны пешерү, татар милли гореф-гадәтләре — болар барысы да милләтнең үзенчәлекләрен өйрәнергә ярдәм итәләр. Мәкалләрнең турыдан туры тәрҗемәсен өйрәнү, аларга охшаган рус телендәге мәкалләрне искә төшерү дә укырга килгән дусларыбызга бик ошады.


Татар теле дәресендә Әлмәт шәһәрендә эшләп килүче «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы әгьзасы Диләрә ханым Гимранованың катнашуы ямь өстәде. Диләрә ханым күренекле галим, мәгьрифәтче, журналист, дин белгече Ризаэддин Фәхреддин мемориаль музеенда озак еллар эшләп олы тәҗрибә җыйган, галимнең мирасы буенча гыйльми хезмәт язып филология фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә ирешкән. Татаостан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре буларак ул дәреснең барышы белән бик кызыксынды, мәдәни өлешенә өстәмәләр дә кертте. Диләрә ханым татар телен өйрәнү өчен эшләнгән басма китапны бик кулай дип тапты, видеосюжетлар белән, күрсәтмә материаллар белән баетылган дәреснең укырга килүчеләр өчен бик уңай икәнлеген билгеләп үтте. Үзенең чыгышында Р.Фәхреддиннең педагогик хезмәтләре турында сөйләде, һәр гаиләнең тарихын өйрәнү мөһим булуына басым ясады, гаилә шәҗәрәсен ясау алымнарын күрсәтте. Р.Фәхреддиннең «Гаилә» хезмәтенә нигезләнеп татар гаиләсенең бөтенлеген тәэмин итүне, үзкыйммәтен саклый белүне, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуны бүгенге көндә бик актуаль мәсьәләләр булуын аңлатып үтте. Дәрестә катнашкан һәрбер кеше бик нык кызыксынды, Диләрә ханыма сораулар бирде, шәҗәрәләрен ясарга теләкләрен белдерде. Бу көнне узган очрашу күптән түгел генә узган «Татар гаиләсе милли мәдәният һәм мәгариф сагында» дип аталган чараның дәвамына әверелде. Татарстан Ркспубликасының Санкт-Петербург шәһәрендә урнашкан Даими Вәкиллеге рәисе урынбасары Дамир Сабиров катнашында узган бу очрашуда Р.Фәхреддин музее җитәкчесе Диләрә ханым Гимранова белән «Ак калфак — Нева» хатын- кызлар оешмасы җитәкчесе Фирая ханым Рашитова киләчәктә дә бергәләп эшләргә кирәклеге турында, уртак чаралар оештыру хакында фикер алышу белән дәвам итте. Диләрә ханым бүләк итеп алып килгән китаплар татар теле дәресләрен үткәргән вакытта кулланма материал булырлар. Сөйләшү, аралашу соңыннан чәй өстәле артында дәвам итте. Өчпочмаклар, гөбәдияләр, пәрәмәчлә, бәлешләр пешерү турында сөйләшә-сөйләшә татарча үләнле чәй эчү араларны тагын да якынайтты, табынны җанландырып җибәрде. Татар теле дәресенә килүчеләргә, дәресне әзерләүче, алып баручы укытучыларга, дәрестә чыгыш ясаган кунагыбызга рәхмәтләребезне җиткерәбез. Милләттәшләр, бергә булыйк, бердәм булыйк! Милли ашлар белән табыннарны бизик, кунакларны сыйлыйк!!!

Добавить комментарий

, , ,
Похожие новости