Чикләнсә дә гомер, яшьлек безнең

Эзсез сүнә диеп уйлама!

Әйтсен яшьләр: менә шулай яшәп,

Шулай үлсәң иде дөньяда!

 Муса Җәлил.

Татарстан Республикасының Санкт — Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге ( даими вәкил Ренат Вәлиуллин) оештырга бу мәдәни — патриотик чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланды.  Чара проектын әзерләүдә Муса Җәлилнең кызы Люция ханым зур ярдәм күрсәткән.

Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, татар халкының каһарман улы,  антифашист һәм танылган әдип яу кырында тиңдәшсез көрәш алып барган һәм язмышын кискен борган,  батырлыгы һәм сүнмәс рухы белән исемен мәңгеләштергән җирләргә яңадан урап кайтты.

Хәер, Ленинград өлкәсе һәм Санкт -Петербург халкы күңеленнән Җәлилнең югалып та торганы булмады. Аның исеме ирек сөюче, азатлыкның чын кадерен белүче төрле милләт вәкилләре арасында горурлык, соклану һәм  рәхмәт хисе булып саклана.

Моның шулай икәнлегенә Муса Җәлилгә багышланган батырлык почмагы һәм стендны ачканга кадәр үк инанырга туры килде. 

Мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча  урынбасары Юрий Викторов, мәсәлән,  балачактан Муса Җәлил иҗаты белән таныш булуын сөйләде.

— Без укыган 395 нче санлы мәктәптә татар шагыйре Җәлилнең иҗаты уку программасында бар иде. Мәктәпне тәмамлагач та минем Муса язган әсәрләр һәм аның язмышы белән кызыксынуым кимемәде. Әйтергә кирәк, педагог һөнәрен сайлавыма да каһарман шагыйрь тәэсир итте булса кирәк. Минем Муса Җәлил турында киләсе буыннарга да җиткерәсем, аларны антифашист- шагыйрь үрнәгендә тәрбиялисем килде, — диде Юрий Михайлович.

Гомумән, бу чарага килгән төрле милләт вәкилләренең берсенең дә Муса Җәлил иҗатына һәм язмышына битараф булмаулары ачык күренде. Чак кына алгарак китеп сигезенче сыйныф укучылары —  Гибриела Катеренчук ( «Палачка», «Чәчәкләр»), Сирушо Манукян ( «Кичер илем»), Анастасия Злобина ( «Дуска») һәм Константин Хохловның  ( «Бәхет») Муса Җәлил шигырьләрен балаларга хас дулкынлану һәм ихласлык белән сөйләүләре әлеге мәдәни — патриотик чараның чагу бер күренеше булды. Башлангыч сыйныф укучысы Екатерина Ермакова «Кыз моңы» биюе белән сокландырды. Хикмәт биюнең балет хәрәкәтләре белән тулыланган булуында һәм татар кызлары киемендә башкарылуында гына түгел иде бугай.  Ул бию милләтенә, диненә, яшенә  карамастан буыннар арасында яшәячәк өзелмәс хис- тойгылар хакында да иде. Екатерина үсәр, еллар үтәр, әмма ул үз хөрмәтенә яңгыраган алкышларны һәм бүләк итеп бирелгән чәчәк гөлләмәсен онытмас. Шушы урында буыннар өзелмәсенә һәм каһарманлык онытылмаячагына тагын бер матур ишарә. Кызчыкка чәчәк гөлләмәсен Ленинград өлкәсе һәм Санкт- Петербург шәһәре татар җәмгыятенең зур абруйлы, милләт аксакалы Иниятулла Кутуев бүләк итте.

Мин мәктәп укучылары чыгышына махсус аерым тукталдым. Гәрчә алар татар милләтеннән булмаса да, чарага җитди һәм ихлас әзерләнгәннәр. Алар күңелендә Җәлил батырлыгы аша безнең халыкка карата ихтирам һәм хөрмәт сакланыр дип ышаныйк.

«Хәтерләргә һәм онытмаска!» дип исемләнгән батырлык почмагын һәм стендны ачу тантанасына Татарстан Республикасының Санкт — Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин, аның урынбасары Дамир Сабиров,  Муса Җәлилнең кызы Люция Җәлилова, 146 санлы мәктәп җитәкчелеге, ветераннар, язучылар, татар җәмгыяте вәкилләре һәм төрле сыйныф укучылары килгән иде.  Ватанпәрвәрлек чарасы тантаналы һәм дулкынландыргыч үтте. Залга барабан тавышлары остында Россия һәм Татарстан әләмнәре кертелде.  Җыелучылар каһарман яугир Муса Җәлил истәлеген бер минут тын калып хөрмәтләде.

Чыгышлар ихлас һәм дулкынландыргыч яңгырады.  Татарстан Республикасының Санкт — Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин җыелучыларны Татарстан һәм Петербург татарлары исеменнән  җылы тәбрикләде:

— Без бу чараны көтеп алдык. Әлеге батырлык почмагы һәм стенд алда торган зур эшләргә таба бер адым. Киләчәктә Муса Җәлил музеен булдыру күз уңында тотыла, дип ассызыклады,-  Җәлилнең исеме һәм аның сыны куелган һәйкәлләр күп шәһәрләрдә бар. Әмма Санкт — Петербургтагысы билгеле сынчы Әхнәф Зыякаев башкаруында иң уңышлысы дип исәплим, — диде Ренат әфәнде. Ул Татарстан Республикасы һәм Санкт — Петербург арасындагы бәйләнешләрнең арытаба да дәвам итәчәге хакында да сөйләде. Люция Җәлиловага ихтирам йөзеннән һәм актив ватанпәрвәрлек эше алып барганы өчен » Татар  Автономиясе Совет Социалистик Республикасына — 100 ел» истәлек билгесе  тапшырды.

Матур, эчтәлекле чыгышлар күп булды. Әмма минем тагын бер чыгышка аерым тукталып китәсем килә. Ул 1нче санлы китапханә — филиалы мөдире ( СПб, Пискарев проспекты, 10) Елена Коростелева.

— Петербургта Муса Җәлил исемендә сигезьеллык  мәктәп булган. Ләкин аны эреләндерү максатыннан башка мәктәпкә кушканнар. Шулай итеп ул югалган. Безгә Муса Җәлил исемен мәктәпкә кире кайтару хакында уйларга һәм шушы юнәлештә эшләргә кирәк, — диде Елена Васильевна.

Әлбиттә инде аның чыгышы көчле алкышларга күмелде. Соңыннан да Елена Коростелова янына килеп рәхмәт белдерүчеләр чиксез күп булды.

Мәдәни — ватанпәрвәрлек чарасына җыелучылар шагыйрь барельефына чәчәкләр салганнан соң, кунакларны мәктәп белән таныштыру экскурсиясе оештырылды.

Аннары тантаналы шартларда каһарман — шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган  «Хәтерләргә һәм онытмаска!» дип исемләнгән батырлык почмагы һәм стенд ачылды. Кызыл тасманы кисү хокукы Татарстан Республикасының Санкт — Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллинга,  Муса Җәлил кызы Люция ханымга һәм 146 санлы мәктәп директоры Алексей Собольгә бирелде. 

Муса Җәлилгә багышланган почмак һәм стенд төрле милләт вәкиләрен уяу һәм сак булырга, бүгенге тормышка миллионлаган вакытсыз өзелгән гомерләр аша ирешелгәнлеген онытмаска чакыра.

Санкт — Петербургның Калинин районындагы гомум белем бирүче 146 нчы санлы мәктәбе бер карашка башка уку йортларыннан аерылмый да кебек. Әмма мәктәп җитәкчелеге белән якыннан танышкач, бу фикер үзгәрә. Биредә үз тарихына, милләтләр язмышына битараф булмаган педагоглар эшли.

Әгәр без әлеге мәктәптә татар халкының үз исемен каһарманлыгы белән мәңгеләштергән  Муса Җәлилгә багышланган  «Хәтерләргә һәм онытмаска!» дип исемләнгән батырлык почмагы һәм стендның кем башлангычы белән барлыкка килгәнлеген әйтмәсәк, язмабыз тулы булмас.

Бу күркәм эш Татарстан Республикасының Санкт — Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге хезмәткәре Дамир Сабиров башлангычы белән дөнья күрә.

Зәрия Хәсәнова, Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе татар журналистлары клубы рәисе.

Фоторәсемнәр стендтан смартфонга төшереп алында.

Добавить комментарий

, ,
Похожие новости