Александр Дрозденко Татарстан вәкиллеген иң актив булуын белдергән.

(Казан, 23 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Ленинград өлкәсе Губернаторы Александр Дрозденко Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге вәкиле Ренат Вәлиуллинга «Ленинград өлкәсе территориясендә милләтара, конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга юнәлдерелгән күпьеллык хезмәт өчен» Рәхмәт хаты тапшырган. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

«Рәхмәт хатын Губернатор Ленинград өлкәсе Хөкүмәте утырышында тапшырды. Быел ул беренче тапкыр җыелыш уздырды. Барлыгы 10 кешене тәбрикләделәр. Безгә бирелгән Рәхмәт хаты минем генә түгел, ә барлык коллективыбызның зур эшчәнлеген аңлата», — диде Ренат Вәлиуллин.

Аның сүзләренчә, Губернатор Татарстанны иң әйдәп баручы партнер дип атаган. «Сезнең эшегезне күрәбез, беләбез», — диде ул. Безнең вәкиллекне Ленинград өлкәсендә иң актив булуын билгеләп үтте. Җавап чыгышымда эшчәнлегебезгә ярдәм күрсәтелгәне өчен рәхмәт белдердем һәм Татарстанның Ленинград өлкәсе белән сәүдә-икътисадый мөнәсәбәте яхшы булуын әйттем», — диде Ренат Вәлиуллин.

Источник: https://tatar-inform.tatar/news/society/23-07-2020/renat-v-liullin-leningrad-lk-se-gubernatory-tarafynnan-r-hm-t-haty-bel-n-b-l-kl-ng-n-5758616

Добавить комментарий

, , , ,
Похожие новости