Һәр кешенең язмышы һәм тормышы өчкә бүленә. Үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге. Ниндидер мөһим вакыйгалар шушы өч чорга җентекле күз салырга мәҗбүр итә. 

Бүгенгесе көндә инде без күркәм юбилее булу сәбәпле Дамир Сабировның тормышын барларга булдык. Әлбиттә, яхшы мәгънәсендә.

Дамир Сабиров дигәндә, безнең күз алдына хәрбиләрчә төз, сабыр һәм һәрвакыт ниндидер эш белән мәшгуль, каядыр ашыгучан кеше килеп баса.

Дамир әфәнде белән без ул Татарстан республикасының Санкт — Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими Вәкиллегендә эшли башлаган вакытта таныштык. Дамир Рагибовичка ниндидер рәсми һәм эшлекле текстларны татарчадан урысчага яки киресенчә урысчадан татарчага тәрҗемә итү кирәксә,  мине журналист буларак Даими Вәкиллеккә Казан  һәм Татарстан белән бәйле яңалыкларны кызыксындыру китерә иде.

Еллар узды, даими вәкил итеп Ренат Вәлиуллинны билгеләделәр. Ренат Накифович татар теле белгече булганга, тәрҗемәгә ихтыяҗ да бетте.  Әмма Дамир Сабиров белән аралашу  элекке дәрәҗәдә калды.  Күп кенә милли — мәдәни чараларны оештыруда Петербург татарларын Казан белән бәйләүдә Дамир Сабиров төп урыннарның берсен тота дип әйтергә кирәк. 

Татарстан республикасының Санкт — Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле урынбасары буларак Дамир әфәнде шактый җитди һәм җаваплы эш алып бара.

Шушы урында сүз башына әйләнеп кайтырга кирәк. Тәртипкә һәм һәр үз алдына куелган бурычны җиренә җиткереп башкарырга Дамир Хәрби Диңгез Флотында  2 ранг капитаны дәрәҗәсендә хезмәт иткәндә өйрәнгәндер. Бәлки,  хәрбиләргә хас төгәллеккә һәм җаваплылыкка Севастополь югары хәрби -диңгез инженерлык училищесының физик-энергетик җайланмалары факультетында белем алганда ук нигез салынгандыр. Һәрхәлдә Дамир Сабиров һәм җаваплылык,   Дамир Сабиров һәм төгәллек аерылгысыз төшенчәләр.

Югарыда санап үткән рәсми хезмәттә булган һәркемгә кирәкле сыйфатлар Дамир әфәндедә Татарстан республикасы Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте институтында яңадан һөнәри белем алганда рухи байлык белән тулыланган булса кирәк.

2007 елның гыйнвареннан Дамир Сабиров каршында диңгез түгел, ә мең елдан артык тарихы, иксез — чиксез милли йолалары, күркәм гореф — гадәтләре, күпмилләтле халкы булган Казан һәм Татарстан киңлекләре ачыла. 

Мари җирендә туып — үскән, хәрби чыныгу алган татар малае, ниһаять, рухи башкалабыз Казан белән бер сулышта яши башлый. Үзе өчен халкыбыз тарихының яңа битләрен ача, күркәм шәхесләр белән таныша.  

Татарстан республикасының Санкт — Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле урынбасары итеп билгеләнгәч ( 2014 ел), Дамир Сабиров аеруча күп укый, халкыбыз, Татарстан шәһәрләре, билгеле шәхесләре тарихын өйрәнә. Яңа һәм кызыклы тарихи дәверләрне күңеле аша уздыра.  Фидакарь  хезмәтләре өчен күп медальләр белән бүләкләнә. Татарстан республикасы дәүләт гражданлык хезмәте 1 сыйныф киңәшчесе дәрәҗәсенә лаек.

Алда әйтеп үткәнебезчә, адәм баласының яшәү чоры өчкә бүленә.  Дамир Сабировның үткәне хәрби хезмәт белән бәйле. Аның бүгенгесенә шул чорда җитди һәм рәсми нигез салынган.

Хәрби хезмәттән аермалы буларак, аның бүгенгесе күпкә кызыклырак һәм рухи яктан бай. Күпләргә эләкми андый бәхет. Ул даими рәвештә Казан белән бәйләнештә, Татарстан башкаласының күпләргә үрнәк булып, һәръяклап күркәм үсүен алдан күреп һәм белеп бара, дип әйтергә була.   

Татар кешесе кайда гына яшәсә дә, һичвакытта Казанны онытып тормый. Шәхесләребезне радио — телевидение һәм матбугат аша күтәрсәләр — сөенәбез, тәнкыйтьләсәләр — көенәбез. «Рубин » һәм «Ак Барс» спорт командалары уеннарын күзәтеп барабыз. Алар өчен куанабыз яки борчылабыз. Таныш булмаган татар кешесе исеме яңгыраса да, ул инде безнеке, күңел инде аны кабул итте. 

Ә менә Дамир Сабировның исеме Санкт — Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә яшәгән һәр татар кешесенә таныш. Чөнки ул рухи башкалабызга якын тора. Безне дә әнә шул Татарстан яңалыклары һәм әһәмиятле  вакыйгалары белән якыннан һәм һәръяклап танышырга өнди. Безне — төньяк башкала татарларын оештыра, чакыра һәм үгетли.

Бүгенге көндә менә шулай Дамир Сабиров тулы канлы тормыш белән яши. Аның күңелсезләнеп утырырга вакыты юк. Ул киләчәккә матур һәм җитди планнар корган. Планнары халкыбыз һәм Казан белән бәйле булганга да тормышка ашарына шик юк. Гаиләсе ягыннан да бәхетле Дамир. Ике улы һәм оныклары бар.

Ничә гасырлар буе тарих исбат итте бит инде. Үзе өчен генә яшәмәгән кешенең киләчәге дә матур һәм күркәм. Шуңа күрә без, Дамир Сабиров рухи башкалабыз — Казанга таяна дибез. Димәк, Дамирның таяну ноктасы  иманлы, ныклы һәм ышанычлы, дип авыз тутырып әйтә алабыз. 

Шулай булгач, Дамир әфәнде бәхеткә, озын һәм сәламәт тормышка лаек. Иманым камил, минем бу сүзләремә Санкт — Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә яшәгән һәр милләттәшебез рәхәтләнеп һәм куанып кул куярга әзер.

Зәрия Хәсәнова, 

Санкт — Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар журналистлары клубы рәисе.

Добавить комментарий

, ,
Похожие новости