26 октябрьда Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге каршындагы К.Насыйри институтының белем бирү һәм мәдәният үзәге һәм “Ак калфак-Нева”  татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы «Кем ул Сара Шакулова?” темасына әдәби лекция үткәрделәр. Докладны  Санкт-Петербургтагы К.Насыри үзәгенең методисты — Фахразиева Альбина Рафис кызы укыды.

Сара Шакулова — Франциядә, Сорбоннада укыган беренче татар хатын-кызы. Анда ул механника профессоры фәнни дәрәҗәсен алган. Ләкин Россиядә аның чит илдә алган югары белеме саналмаган, һәм аңа, үз белемнәрен күрсәтү һәм укыту мөмкинлегенә ирешер өчен, Мәскәү Император Университетында яңадан имтиханнар тапшырырга туры килгән Ул күп укыды, үз белемнәрен камилләштерергә тырышты, төрле дипломнар һәм сертификатлар алды, БАССР мәгариф халык комиссары урынбасары һәм професссиональ техник белем буенча баш идарә мөдире, РСФСР мәгариф халык комиссариатының милли мәктәпләр бүлеге инспекторы булып эшләгән, Мәскәүдәге атаклы Асадуллаев йортында урнашкан Н.Нариманов исемендәге беренче татар урта мәктәбен оештырган, татар мәктәпләре өчен математикадан дәреслекләр, яшьләр тәрбиясенә багышланган мәкаләләр язган, күп укыткан һәм башкаларга мәгърифәт тараткан.

Татар хатын-кызлары арасында милләтебез өчен үз вакытын һәм көчен кызганмаган шундый атаклы шәхесләребез милли мирасыбыз булып тора!


26 октября образовательно-культурный центр института К.Насыри в Санкт-Петербурге при Постоянном представительстве Республики Татарстан в Санкт-Петербурге и Общественная организация татарских женщин «АК КАЛФАК — НЕВА» в г. Санкт-Петербурге и Ленинградской области провели лекцию «Кто такая Сара Шакулова?«. Доклад читала методист центра института К.Насыри в Санкт-Петербурге — Фахразиева Альбина Рафисовна.

Сара Шакулова — первая татарочка, учившаяся во Франции в Сорбонне. Там она получила научное звание профессора механики. В России же ее образование не было признано, и ей пришлось сдавать экзамены в Императорском Московском Университете, чтобы доказывать свои знания и иметь возможность преподавать. Она постоянно училась, совершенствовалась, имела большое количество дипломов, сертификатов, работала заместителем народного комиссара просвещения и заведующей главного управления профессионально-технического образования Башкирской АССР, Наркомпросе РСФСР, создала татарскую школу им.Нариманова в Москве, написала учебники по математике для татарских школ, работы по воспитанию, преподавала и просвещала людей.

Наличие среди татарских женщин таких выдающиеся личностей, не жалеющие своих сил и времени на благо нашей нации, как Сара Шакулова, является национальным достоянием!

Альбина Фахразиева

, , , ,
Похожие новости